поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ял көнне бииик озак итеп йоклау – акча экономияләүнең иң яхшы ысулы!

Бүген кемнәр туган
  • 07 Июнь
  • Әхсән Фәтхетдинов (1939-2012) - рәссам
  • Мөнирә Мазунова-Хәбибуллина (1949-2024) - пианист
  • Артур Фәләхов - журналист
  • Инсаф Мәрданов - җырчы
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
Архив
 
21.04.2025 Милләт

Милли хәрәкәт ветераны Гөлфәния Җәләлова вафат

37 ел физика, математика һәм астрономия фәннәрен укыткан, милли хәрәкәт ветераны Гөлфәния Җәләлова вафат. Аңа быел беренче майда 89 яшь тулырга тиеш булган.

Гөлфәния Җәләлованы узган атнада «Мирный» бистәсендәге зиратта соңгы юлга озатканнар, дип яза «Татар-информ».

«Без күршеләр идек. Соңгы вакытта ул хастаханәдә ятты. Шунысы гаҗәп: аны озатырга килүчеләр күп булды. Ире – Габдуллаҗан Җәләлов исән-сау, йөреп тора. Балалары ялгызын калдырмый», — дигән «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан утлары» баш мөхәррире урынбасары, язучы Вахит Имамов.

Ире Габдуллаҗан Җәләлов белән

Ул аның татар мәктәпләре эшләсен өчен дип, тырышып йөргәнен искә алды. «Казандагы күренекле укытучы, гомере буе укытты. Татар мәктәпләре эшләсен, үлмәсен дип янып йөргән кешеләрнең берсе иде. Татар дәүләт гуманитар-педагогика институты ябылгач, бер тавыш булмады. Гөлфәния Җәлилова кебек көрәшүчеләр булса, бәлки, нәтиҗәсе башка булыр иде. Гөлфәния апа чигенүне белмәде: аны күпме судка йөрттеләр, штраф салдылар…» — дигән язучы. «Гөлфәния Җәләлова 120нче гимназияне ачтыртты, ләкин ул хыялланганча булмады. Ун ел көрәште, гимназиянең бары тик татар телле булуын гына теләгән иде. Габдуллаҗан һәм Гөлфәния Җәләловлар – чигенүне белмәс кешеләр.

Киләчәктә алар кебекләр булырмы? Алар үзләре өчен түгел, халык өчен дип янып яшәде», — ди Вахит Имамов. Гөлфәния Җәләлова – 1936 елның 1 маенда Кукмара районы Адай авылында дөньяга килә. Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. 37 ел дәверендә Казан мәктәпләрендә һәм медицина институтының физика кафедрасында укыта.

Фото: Татар-информ

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.04.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы