поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
21.04.2025 Шоу-бизнес

Җырчыларыбыз нәрсә ашарга ярата?

Тәмле ризык кәефне күтәрергә сәләтле! Безгә ошаган ризык белән сыйланган вакытта баш мие кәефкә турыдан-туры йогынты ясый торган билгеле бер гормоннар бүлеп чыгара башлый. Бу – бәхет гармоннары! Популяр җырчыларыбызны исә нинди ризык бәхетле итә ала? Кайсы ашамлыкны алар бик үк өнәп бетерми? Барысын да белештек, хәзер барысын да сөйләрбез.

Зөфәр Хәйретдиновның яраткан ризыклары байтак булып чыкты, әмма алар арасында да “фаворит”лар бар. “Гел сагынып, яратып ашый торган ашамлык ул – бәлеш һәм үзем пешергән коймак. Коймак – минем “фирменный” ризыгым! Кәбестә ризыкларын һәм гөбәдияне бик үк яратып бетермим”, – ди җырчы! 

“Иттән башка тора алмыйм” – дип конкрет рәвештә җавап кайтарды Фирдүс Тямаев. “Стейк, шашлык ише ризыкларга мин үлеп гашыйк”, – дип ассызыклый ул.
 
Әнвәр Нургалиев исә тормышын ипидән башка күз алдына китерә алмый. “Яратмаган ризыкларым күп түгел, әмма бар. Карабодайны җенем сөйми”, – ди ул.
 
“Яратмаган ризыгым юк, балык һәм эремчектән башка яши алмыйм сыман. Бер диетада сөт ризыкларын алып ташлаганнар иде, көчкә түздем”, – ди дөрес туклану буенча ас җырчы Дилә Нигъмәтуллина. 

Зәйнәб Фәрхетдинова бөтен төр ризыкларны да ярата булып чыкты, җырчының җене сөймәгән ашамлыгы юк. “Иписез, итсез тормышымны күз алдына китермим, тик куян итен ашый алмыйм. Үземә яңа, катлаулы ризыклар пешереп карау бик ошый, мисал өчен, том-ямны оста әзерлим”, – дип елмая ул. 
 
Сиринә Зәйнетдинова исә брокколи кәбестәсен яратмый. “Әни пешергән токмачлы ашны көн саен ашар идем. Якын кешеләребез – әниләребез тагын озын-озак еллар янда булсыннар һәм тәмле ашлары бн сөендереп торсыннар”, – ди җырчы. 
 
“Мин сайланып утырмыйм, биргәнне ашыйм”,– дип шаярта Ризат Рамазанов. Тик аңа карамастан, җырчы бәрәңге боламыгы, котлет ише ашамлыкларны аеруча ярата икән, ә
 
Зинира, киресенчә, бөтен төр ашка да үлеп гашыйк. “Мин – борчак ашын һәм боткасын, ә Зинира – дөгеле ризыкларны ашый алмый”, – дип өсти гаилә башлыгы. 
 
Ризат Рамазанов сыман Илназ Баһ та борчак боткасын һәм ашын яратмый булып чыкты. “Мин итле ризыкларга гашыйк. Уха ашын да бик яратам. Иң яраткан десертым – “медовый” торт ” – дип ассызыклый җырчы. 
 

Илүзә КАСЫЙМОВА
Шәһри Казан
№ --- | 21.04.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы