|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2011 Шоу-бизнес
Татар җыры — чүплектә...Гаҗәеп хәлгә юлыктым әле. Чүп түгәргә чыккан җиремнән бер кочак татар җырлары җыентыклары алып кердем. «Барс медиа» компаниясе җитештергән «Татар җыры» фестиваленең гала-концерт видеоязмалары (СД). Татар җырының кешегә кирәге шул кадәргенәме? Әллә инде бу «кадерсезлек» татар җырының коммерция өлешенә генә карыймы? Зифа Басыйрова, Илһам Шакировны чыгарып атмаганнар бит...
Бу «кадерсезлек» хакында милләттәшләребезнең фикерләрен белештек.
Луиза Янсуар, шагыйрә:
Бик сәер... Мин аларга халыкта ихтыяҗ зур дип уйлый идем. Шәхсән үзем арадан күпчелеген тыңлый алмасам да - башкаручыларны, җырларны, диюем. Текст һәм музыкасы ягыннан түбән сыйфатлы, бертөрле булуы сәбәпле. Зәвыксызлык белән дә күңелне кайтаручылары аз түгел. Хәер, бу тапталган фикер инде. Шулай да, сатып алган җыентыкны урамга чыгарып ташларга омтылышның кеше психологиясендә ни рәвешле яралуын әйтә алмыйм. Мин үзем, гадәттә, сайлап алган әйберләрне (дисклар, башкаручылар) саклыйм, дусларыма бүләк итәргә яратам. Арадан бик кадерлеләрен берничә экземплярда алып куям. Бәлки, ул безнең җыр сәнгатенә мөнәсәбәтне күрсәтәдер: җиңелчә карашны? Бәлки кулланучы алардан көткән энергетиканы таба алмаганга шулай эшлидер? Мин үскәндә, мәсәлән, әниләр, әбиләр Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичевларның җырлары язылган пластинкаларны кадерләп, хөрмәтләп сервантның иң түрендә саклый иделәр. Аннан кассеталар, видеоязмалар барлыкка килде. Алар белән дә шундый хәл. Әнием, мәсәлән, Хәния Фәрхинең концертларын калдырмаска тырыша иде. Бара алмаган очракта да, кассеталарны, видеоларын җыеп бара иде. Ул гади җыю гына түгел: һәр яңалыкны күзәтеп, барлап, туплап бару, җырчы иҗатының һәр этабын анализлау...
Бәлки бүгенге эстраданың "җиңеллеге", бер кат куллану өчен яраклаштырылган булуы («одноразовая» посуданы ташлау әллә ни үкенечле түгел бит) аңа шундый ук мөнәсәбәтне дә формалаштырадыр?
Айгөл Бариева, Татарстанның атказанган артисты:
Мондый хәлне беренче ишетәм. Нәрсә әйтергә дә аптыраган инде... Димәк, җырчылар шулкадәр күбәйде. Хәттә аларны тыңлап бетерерлек түгел. Компанияләр дә продукцияне күпләп, ягъни кирәгеннән артык җитештерә. Иске төр кассеталарны ташлаганнарын беләм. Татарчаны гына түгел, русчаларны да ташлыйлар. Гади магнитофонны инде тыңлаучы юклыктан дип саныйм анысын, ә яңа төр СДларны ташлаганнарын күргәнем юк иде әле.
Рөстәм Сәрвәров, «Аксу» студиясе директоры:
И, нигә аңа исегез китте? Берәрсе ремонт ясагандыр да, чыгарып куйгандыр. Хәзер бит борынгы пластинкаларны да чыгарып ташлыйлар. Ә кемдер аларны акчага да таба алмый. Шәһәр балалары татар җырларын тыңламый, әти-әнисе үлгәч тә татар җыр җыентыкларын күтәреп атучылар бар. Бәлкем бу кешегә дисклар бушлай килгәндер. Ә бушлай килгән әйбернең кадере булмый аның. Монда криминал эзләп утырасы юк. Криминал икенче нәрсәдә. 1990 елларда татар телевидениясендә милләтебезнең классиклары булган Салих Сәйдәшев, Мансур Мозафаров һ.б композиторларның әсәрләрен яздырган тасмаларны юкка чыгардылар. Менә дәүләт дәрәҗәсендәге криминал кайда ул!
Айсылу, «Татар радиосы» ди-джеe:
Бу хәл аерым кешегә генә карыйдыр, дип уйлыйм. Радиода эшләүче буларак шуны әйтә алам. Татар җыентыкларына ихтыяҗ бик зур. «Барс-медиа» әзерләгән продукцияне махсус заказ биреп, соратып алалар. Интернеттан яздырту мөмкинчелеге булса да, «безгә CD, DVD кирәк!», диләр.
Күргәнегезчә фикерләр төрле. Шулай да, татар җырын чүплектә күрәсе килми. Бәлкем пачка-пачка эстрада концертлары язмалары чыгарганчы, музыкаль җыентыклар әзерләүче оешмаларга татарның классик әсәрләренә дә игътибарны юнәлтергәдер.
Мөршидә КЫЯМОВА |
Иң күп укылган
|