поиск новостей
  • 14.05 "Гөргөри кияүләре" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 14.05 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 11:00, 6+
  • 14.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.05 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
21.04.2025 Медицина

Табиб-невролог Эльвира Щербакова: «Җылыда да аяк туңып йөрү – чир билгесе»

Арабызда салкын көнне генә түгел, җылыда да җылына алмый тилмерүчеләр шактый. Сүзебез аяклары гел салкын кешеләр турында. Бу нәрсәгә бәйле? Салкын аяк чир билгесе була аламы?

Табиб-невролог, медицина фәннәре кандидаты Эльвира Щербакова шул сорауларыбызга ачыклык кертте.   

– Аяклар гел салкын булуның сәбәбе нәрсәдә? – Салкында кул-аякларның туңуы – табигый хәл. Ә менә аяклар даими рәвештә салкын булса, шикләнергә җирлек бар. Кешенең кан тамырлары, эндокрин, нерв системасы эшчәнлеге, матдәләр алмашы бозылганда, шикәр чире, калкансыман биз гормоннары аз бүленеп чыккан очракта да кешенең аяклары гел салкын булырга мөмкин. Гемоглобины түбән булган (анемия) кешедә дә еш кына әнә шундый билгеләр күзәтелә. Йөрәк эшчәнлеге җиткелекле булмаганда эчелгән дарулар да аякларның даими рәвештә салкын торуына китерергә мөмкин. Аякларның салкын булуы – бер хәл. Кайчак әле шуның белән беррәттән аякта төзәлми торган яра, җәрәхәтләр дә пәйда булырга, кешенең атлап йөреше үзгәрергә, аяклар хәлсезләнергә, тән тиресе агарып чыгарга да мөмкин. Шуңа күрә аяклар даими рәвештә салкын торса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Аяклар җылынмаудан күбрәк кемнәр интегә?

– Кечкенә балалар, бигрәк тә бер яше дә тулмаган сабыйлар температура үзгәрешләренә аеруча сизгер була. Шуңа күрә алар бик тиз туңа, бик тиз эссели. Аякларның даими салкынлыгы хатын-кызлар арасында күбрәк очрый. Аларда җылылык алмашы акрынрак бара. Артык ябык, озын буйлы кешеләрнең дә аяклары гел салкын була.

– Ул ничек дәвалана?

– Салкын аякларны дәвалар алдыннан, иң элек аларның ни сәбәпле шундый булуын ачыкларга кирәк. Моның өчен иң элек табиб-терапевтка мөрәҗәгать итү дөрес булыр. Ул барлык кирәкле тикшеренү, анализларны билгеләячәк. Кирәк икән, ул кешене тар белгечкә дә җибәрәчәк. Шул рәвешле даими салкын аякларны ничек дәвалау аны китереп чыгарган чирне дәвалаудан башлана.

– Моны алдан кисәтеп буламы?

– Бу очракта да без даими әйтеп килгән киңәшләрне кабатларга мәҗбүр. Салкын аяклар чире килеп чыкмасын өчен, даими рәвештә диспансеризация узарга, йөрәк-кан тамырлары, калкансыман биз, нерв системасы авыруларыннан интеккән кешеләргә тиешле даруларны вакытында эчеп торырга, дөрес тукланырга кирәк. Даими рәвештә спорт белән шөгыльләнү, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән дә арыну да мондый кимчелекләрне кисәтергә ярдәм итәчәк. Һава торышына карап киенү, өшү-туңулардан саклану да мөһим.

Аяклар салкынлыгын булдырмас өчен тагын берничә киңәш

– Ешрак яланаяк йөрегез. Җәен – чыклы үләндә, вак таш өстендә, өйдә махсус массаж келәмендә йөрергә кирәк. Гомумән, азрак утырып, күбрәк хәрәкәтләнергә тырышыгыз. – Контраст душ керү, аякларга контраст ванна ясау да файдалы. Бу кан тамырларын ныгытырга, ул исә, үз чиратында, аякларның даими рәвештә салкын торуын кисәтергә ярдәм итә.

– Һәр иртә саен акларга массаж ясагыз. Моның өчен башта ике кул белән табан астын, аннары бер-бер артлы аяк бармакларын массажлагыз. Йоклар алдыннан аякларны ылыс суына яки диңгез тозы эретелгән суга тыгып утыру да файдалы булачак.

– Аякны аякка куеп утырырга яратучыларга да бу гадәтеннән арынырга киңәш ителә. Ник дигәндә, шул рәвешле 10–15 минут утырсаң, аяклардагы кан әйләнеше начарланачак.

– Кышкы салкында кысып торган, уңайсыз аяк киеме кияргә дә ярамый. Аның эченнән коры, җылы оекбаш кияргә кирәк.

– Иммунитетыгызны ныгытыгыз. Ашаганда С витаминына бай ризыкларга (гөлҗимеш, карлыган, цитруслар һ.б.) өстенлек бирегез. Алар кан тамырларын ныгытачак. Имбир белән ачы кызыл борыч исә алар буйлап канны куачак. – Көненә кимендә 2 литр чиста су эчәргә дә онытмагыз. Организмга су җитмәгәндә, кан куера, кан тамырлары кысыла.


Динә ГЫЙЛАҖИЕВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.04.2025
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы