|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.04.2025 Җәмгыять
![]() Кеше үлгәч нишләргә?Якын кешең якты дөнья белән хушлашкач, югалып каласың, нишләргә дә белмисең. Ә алда күпме мәшәкать: документлар артыннан йөрү, ярдыру, соңгы юлга озату, аш уздыру... Мәрхүмне рөхсәтсез күмгәннән соң, кире кабердән чыгарган очраклар да билгеле. Мондый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, кеше вафат булгач башкарырга кирәкле эшләр хакында белү мөһим. Әгәр кеше хастаханәдә вафат булган икән, бу хакта мәрхүмнең туганнарына медицина хезмәткәре хәбәр итә. Моның өчен аларга телефон номерыңны калдырырга кирәк. Мәрхүмне хастаханәдән йә моргка озаталар, йә өйгә чыгаралар. Аның үзе белән булган шәхси әйберләрен, документларын ул дәваланган бүлектән алырга мөмкин. Әгәр кешенең юл һәлакәтендә гомере өзелсә, бу фаҗигане күрүче ашыгыч медицина ярдәмен, ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакыртырга тиеш. Үлгән кешене урыныннан кузгатырга, юл һәлакәте булган урынны җыештырырга, пыяла кыйпылчыкларын алырга, машинаны башка урынга күчерергә рөхсәт ителми. Булган хәлләрне видеога, фотога төшерсәң яхшы.
Кешенең урамда хәле начарланып үлгәнен күрсәгез, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләрен чакыртырга кирәк. Алар килеп җиткәнче, мәет яныннан китмәскә киңәш ителә. Сездән сораштырырга мөмкиннәр. Мәетнең шәхесен ачыклыйлар. Әгәр кешенең берәр авыруы булган икән, үлем сәбәбен белер өчен, моргка озаталар. Бу кеше үтерелгән дигән шик туса, полиция хезмәткәрләре мәетне махсус суд-медицина экспертизасына озата.
Әгәр кешенең шәхесе ачыкланмаса, йә бер туганы да булмаса, аны җирләү мәшәкатен район, авыл, шәһәр җирлеге үз өстенә ала.
Кеше өйдә вафат булганда, участок табибына, авыл җирендә фельдшерга һәм полициягә шалтыратырга кирәк. Мәрхүмнең сәгать ничәдә дөнья белән хушлашканын истә калдыру да мөһим. Әгәр кеше озак еллар авырган икән, онкологик, башка җитди чирләр вакытында, гадәттә, полиция хезмәткәрләре килеп тормый. Мәетне участок табибы килеп тикшерә. Ул кирәк дип тапса, мәетне ярдырырга җибәрә. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының “Дәүләт оешмаларында суд-медицина экспертизасын оештыру һәм тәртипләре турында”гы 346 нчы карар нигезендә, түбәндәге очракларда мәетне ярдыру мәҗбүри: кеше үтерелгән булса, үзенә кул салса, бәхетсезлек очрагына эләксә, кисәк вафат булса, шәхесе ачыкланмаса, дәвалану учреждениесенә эләгеп, бер тәүлек эчендә мәрхүм булса, диагнозы билгесез булса, кан салганда үлсә, йогышлы авырудан вафат булса, авырлы хатын-кыз бала тапканда үлсә, сабый үле туса яки 28 көн яшәп мәрхүм булса.
Үлем турындагы белешмәне участок табибы, полиция бүлеге һәм моргтан бирәләр. Бу документны алу өчен, мәрхүмнең паспорты, медицина полисы, белешмәне алучы кешенең паспорты, мәрхүмгә диагноз куелу турында хастаханәдән бирелгән документлар, тикшерү нәтиҗәләре һ.б. таләп ителә. Шунысы да бар, Республика онкология диспансеры үлем турында белешмә бирми. Шуңа да яман шеш аркасында вафат булган мәетне ярдырмасыннар өчен, аның яшәү урыны буенча сырхауханәдә исәптә торуы һәм мөһер сугылган, табиб раслаган гистология белешмәсе кирәк.
Яман шеш белән авырган кешеләргә Республика онкология диспансерында гына исәптә тору җитми. Чөнки үлем турындагы белешмәне диспансер бирми, нәкъ менә участок табибыннан алырга кирәк. Шуңа да теркәлү урыны буенча учетка басу мөһим.
Авыруның хәле начар икәнен күрсәгез, үлеме якынлашканын тойсагыз, аның тәненә каты кагылырга тырышмагыз, бармак эзләре, күгәргән урыннар калмасын. Кама Тамагы районында бер очрак булган иде. 90 яшьлек бер апа үләренә берничә көн кала караватыннан егылган. Тәне күгәргән. Үлгәч, полиция хезмәткәрләре аны ярдырмыйча җирләргә рөхсәт бирмәгән. Шул күгәргән урыннар шик уятты, дигәннәр.
Белешмә нигезендә, үлем турындагы таныклык бирелә. Аны җирле үзидарәдән, күпфункцияле үзәктән һәм ЗАГС оешмасыннан да алырга мөмкин. Бу документ булмыйча, мәрхүмне җирләргә ярамый. Бәхәсле очракта мәрхүмне кабердән чыгарып, экспертизага җибәрү очраклары да бар.
Мәрхүмне юу, кәфенләү эшләре өчен авыл җирендә аерым кешеләр җаваплы, шәһәрдә ритуаль хезмәтләр оешмалары бар.
Фото: ru.freepik.com
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|