поиск новостей
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
19.04.2025 Шоу-бизнес

Гүзәл Идрисова: “Акча мәсьәләсендә без Илназ белән ике төрле кеше...” яки җырчылар акча тота беләме?

Күптән түгел акча көне иде, җәмәгать. Шул уңайдан яраткан җырчыларыбыз арасында сораштыру оештырып алдык. Аена якынча ничә сум акча тота алар? Акчаны нәрсә өчен жәлләмиячәкләр? Финансларын алдан планлаштырып куялармы, әллә һич уйламаганда сатып алулар гадәти күренешме? Хәзер барысын да тәфсилләп сөйләрбез, киттек!

“Аена күпме акча тотканны мин хәтта белмим, чөнки, күбесенчә, ирем эшләп тапкан акчага яшибез”, – дип сүзен башлады Алсу Абульханова. Алсу бервакытта да ялга, иҗатка акча жәлләмәвен ассызыклый. “Мин импульсив сатып алулар корбаны, алтын бизәнгеч күреп алсам, үземне тыеп тора алмыйм. Хәзер үк алып булмый икән, икенче көнне сатып алачакмын. Фатир-машина ише зур сатып алуларны, әлбәттә, алдан планлаштырабыз”, – ди җырчы. 

“Җитәрлек кенә акча эшлим, артык туздырмыйм. Күп суммалар җыр яздыруга, съемкаларга китә”,– дип сүз тотты Рәфис Кәлимуллин. “Уйланмаган сатып-алулар белән мавыкмыйм, бар нәрсә дә план буенча бара Әмма иҗатка бу кагылмый. Уйламаганда-көтмәгәндә яңа җыр сатып алырга мөмкинмен”, – дип көлә ул. Җырчы шулай ук үзенең гаиләсенә беркайчан да акча жәлләмәвен әйтте, якыннары беренче урында булырга тиеш икәнен ассызыклый Рәфис!
 
Рөстәм Асадуллин да аена төгәл күпме акча тотканын әйтә алмады. “Керемгә карап хәрәкәтләнәбез. Импульсив сатып алулар ясамыйбыз. Акчаны бервакытта да сәламәтлеккә: табибларга күренүгә, дарулар алуга жәлләмибез”, – ди җырчы.
 
Зәринә Асылкаева үз финансларына карата җаваплы карашта булуын искәртә. “Булган акчаны үзүсешемә кертеп барам. Акчамны беркайчан да ашауга, косметологка, чәчтарашханәгә,  кызганмаячакмын”,– ди яшь башкаручы. Шулай ук Зәринәнең үз кибете бар икәнен дә ассызыклап узарга кирәк. “Икенче ноктамны ачып җибәрергә планлаштырам, бизнесымны үстерү өчен акчамны жәлләмим.”,– ди ул.
 
“Иң күп акча җырларны радио-телевидениегә урнаштыру, клип фәлән төшерүгә – кыскасы, үземнең иҗатны тыңлаучыга җиткерүгә китә”,– дип тезеп китте Раяз Фасыйхов. “Күпме тотканымның статистикасын алып бармыйм, әллә ни “транжира” дип әйтмәс идем үземне, акчаны беркайчан да гаиләмә җәлләмиячәкмен. Импульсив сатып алырга яратам, планлаштыру юк инде ул миндә”,– дип елмая җырчы.
 
Соңгы арада Рамазановларның бар булган акчалары йорт салуга, төзелешкә китеп бара. “Бөтен әйбер дә бик кыйммәт хәзер. Финансларны Зинира белән алдан планлаштырып куябыз. Акча аз, дияргә ярамый, азая ди. Шуңа күрә күп дибез, күбәйсен әле”,– дип шаярта Ризат.
 
“Импульсив сатып алулар гадәти күренеш түгел, һәр тиенне уйлап тотабыз, чөнки безнең беренче чиратта балалар бар”,– дип елмая Ландыш Нигъмәтҗанова. “Акча төрлечә тотыла, кайвакыт алдан да планлаштырыла, кайвакыт уйламаган, ләкин кирәкле әйберләр дә алына”,– дип ассызыклый җырчы.
 
“Имульсив сатып алуларны яратам, алдан бу кирәк-теге кирәк дип уйлап утырмыйм. Күп акча иҗатка китә. Тәгаен әйтә алам – яраткан кешемә һәм яраткан эшемә акчаны беркайчан да жәлләмиячәкмен”,– ди Игорь Дмитриев.
 
“Акча мәсьәләсендә без Илназ белән ике төрле кеше. Мин эконом, рациональ, кайвакыт саран да була алам, ә Илназ, киресенчә. Ул бервакытта да ашауга акча жәлләми”,– ди Гүзәл Идрисова.
 
“Биш кешелек гаиләгә ял өчен зур сумма кирәк, алдан ук җыя башлыйм, планлаштырам. Мин акча җыярга күнеккән кеше, үзем фатир алганым бар. Импульсив сатып алулар юк дисәм дә була, берәр нәрсә кирәк булса, бәяләрен чагыштырып, көне-төне уйланып йөргәннән соң сатып алырга мөмкинмен”,– дип бүлешә җырчы.

---
Шәһри Казан
№ --- | 19.04.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы