поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
20.04.2025 Шоу-бизнес

Дилияр Борһанов: «Дилүс улы» – минем альтер эго

Ул сәхнәгә гел түбәтәй киеп чыга, оста итеп шаярта һәм харизмасы белән сокландыра.
Дилияр Борһанов – юморист, КФУ студенты, ә иң мөһиме – татарча КВН дөньясында чемпион «Дилүс улы». Аның белән татарча юмор, артистлар белән кызык хәлләр һәм мәзәк формуласы турында сөйләштек.

«КЫЗЫК ИТЕП СӨЙЛӘҮ СӘЛӘТЕ – ӘНИЕМНӘН» 

Мин Зәй районының үзеннән булсам да, 3 яшькә кадәр авылда яшәгәнмен, аннары да кайтып йөргәләдем. Шулай итеп, авыл юморын гел ишетә идем. Ниндидер хәлне кызык итеп сөйләү әнидән килә, шуңа күрә юмор хисе балачактан минем. Мәктәптә укыганда рус юморы белән шөгыльләндем. Беренче тапкыр сәхнәгә 2014 елда чыктым, 2017 елда «Сәләт»тә татар КВНы белән таныштым. Аңа кадәр Зәйдә икенче планда уйнасам, монда исә мин капитан ролендә идем. Мин КВН мәктәбендә үстем, ягъни стендап, импровизация, юмористик театраль күренешләр миңа алай ук якын түгел. КВН мәктәбе ул – билгеле бер кысаларда гына уйнау дигән сүз. Ә стендап ул – синең фикерләреңнең ирекле барышы, анда чыгышны ничек башлавың мөһим түгел, ахырда нинди нәтиҗә белән тәмамлавың роль уйный.
 
Соңрак мине «Сәләт»нең КВН җитәкчесе Евгений Иванюта Алабуга җыелма командасы өчен уйнарга чакырды. Мәктәп укучысы буларак, бу минем өчен трамплин булды. Без параллель рәвештә республиканың премьер-лигасында да уйнадык, ул вакытта «Әйдә, шаяРТ» та башланып кына килә иде.
 
«БЕРҮЗЕМ ДӘ БУЛДЫРА АЛАМ ИКӘН БИТ!»
 
Мәктәпне тәмамлагач, сайлау алдында калдым: әнинең эзләреннән – татфакка китәргәме, әти кебек МВД хезмәткәре булыргамы? Ике юнәлешкә дә барып карадым, ләкин иҗат җиңде – КФУның татар теле әдәбияты укытучысы һәм журналистика юнәлешенә укырга кердем. Бирегә мин Зәйдә КВНда бергә уйнаган егет белән килдем һәм иң кызыгы – «Сәләт»тә бергә уйнаганын да очраттым. Шулай итеп, без 3 кешедән торган команда туплап, русча чыгыш ясый башладык, зур уңышларга ирештек. Әмма укудагы имтиханнар, зачетлар аркасында команда таркалды. Ә минем КВНда уйнавым турында сүз йөри иде. Деканаттан «Әйдә, ШаяРТ»та катнашырга тәкъдим килгәч, мин беренче курслар арасыннан командага кешеләр эзли башладым, ләкин тапмадым. Чарасызлыктан сәхнәгә үземә генә чыгарга туры килде. Ул елны мин финалда икенче урында калдым. «Берүзем дә булдыра алам икән бит!» – дигән нәтиҗәгә килеп, алга таба шулай чыгыш ясавымны дәвам иттем.
 
 
ДӘҮ ӘНИ МИҢА: «ҮЗЕМНЕ ЧЫН ЙОЛДЫЗ ИТЕП ХИС ИТТЕМ», – ДИДЕ
 
«Әйдә, ШаяРТ» шартлары буенча, командалар сәхнә йолдызлары белән кызык номер әзерләргә тиеш. Мин беренче сезонда Венера Ганиеваны чакырдым. Икенче сезонда Ринат Рәхмәтуллинга шалтыраттым, аның турында имеш-мимешләр кеше телендә йөри иде, мин инде шул хайпны «эләктереп», «Ринат абый, сезнең белән төрмәдәге свидание турында чыгыш ясарга телим», – дидем. Ул шундук: «О, минем киемнәр дә бар! Әйдә!» – дип ризалашты. Андагы үзирония дәрәҗәсе мине таң калдырды! Финалга исә йолдызны озак эзләдем. Өстәвенә декабрь – артистларның корпоратив белән мәшгуль чагы. Ул вакытта «Шаян ТВ»да эшләгәнлектән, «Күчтәнәч» тапшыруын алып баручы Дәү әни күзалдыма килде. Ул минем өчен артистлар белән бер дәрәҗәдәге шәхес, аны чакырып бик дөрес эшләдем дип саныйм. Ул үзе дә миңа: «Үземне чын йолдыз итеп хис иттем», – дип рәхмәт әйтте.
 
ТАТФАК ТУРЫНДА
 
Юмор өлкәсендә күбрәк кайнаган саен, шуны аңлыйм: без, яшьләр, тормышта булган вакыйгалар турында үзара татарча фикерләшмибез. Ни кызганыч, мәзәкләр минем башта русча туа. Татарча фикерләргә кирәклеген аңласам да, мин моның белән берни эшли алмыйм. Татар гаиләсендә үссәм дә, әйләнә-тирә мохитем русча булды. Бәлки мәктәптә русча укуыбыз, дусларым белән русча аралашу йогынты ясагандыр. Минем яшьләрне «Ник сез татарча сөйләшмисез?!» дип сүгәргә хакым юк, чөнки үзем дә татфак ярдәме белән генә татарча ешрак сөйләшә башладым. Чыгышларыма да татфак темасын өстим. Ләкин аны күпчелек татфаклар аңлый. Ләкин иң кызыгы – чыгышларымны караган абитуриентлар татфак белән кызыксынып язалар, хәтта минем киңәш буенча укырга керүчеләр булды.
 
ТАТАРГА НӘРСӘ КЫЗЫК?
 
«Татарда юмор бармыни ул?» диючеләр еш очрый. Минемчә, юморист булып туып кына була, ләкин татарлар арасында да алар еш туа, тик үзләрен үстермиләр, аларның юморы күбесенчә авылда эскәмиядә генә кала. Әгәр мәзәк татарча формалаша икән, ул татар аудиториясенә бик җиңел «бәреп керәчәк», чөнки юмор ул – субъектив нәрсә. Тагын бер мәсьәлә – халыкка яңа кергән әйберләр турында русча шаярту кызыграк, чөнки ул төшенчәләр безнең телгә, халык арасына соңрак керә. Әлбәттә, телдә чикләүләр юк, татарның үз аурасы, моңы бар. Безнең халыкка күбрәк артистлар тормышы кызык бит, шуңа артистлар турында мәзәкләр дә күп.
 
 
 
ДИЛИЯРДАН МӘЗӘК ФОРМУЛАСЫ
 
Мәзәк язу ул – стратегия. Син аны авторлар белән эшли-эшли үзләштерәсең, аралашу белән килә ул. КВНчылар белән күбрәк сөйләшкән саен, алар кебек фикерли башлыйсың. Мәзәк кызык булсын өчен нишләргә? Беренчедән, мәзәккә керергә (заход), кешедә «көтү» хисен тудырырга, аны үстерергә, ныгытырга һәм сындырырга, ягъни кешенең көткәне акланмаска тиеш. Юмор – тамашачыны алдау ул. Һәм бу иң еш кулланыла торган формула. Әйе, юморда каламбур да бар, аның өчен профессиональлек кирәкми кебек. Ләкин каламбур осталары да бар. Мәсәлән, КВНчы Гафур Ибраһимов каламбур белән сөйләшә.
 
«ӘРСЕЗ, ГАП-ГАДИ АВЫЛ МАЛАЕ»
 
Мин – Дилүс улы. Бу минем альтер эго: ул – әрсез, татарча сөйләшүче, рус телен гомумән белмәүче, вакыт-вакыт рәнҗетелгән гап-гади авыл малае. Минем исем сәер яңгыраганга, авылда мин Дилүс улы идем. Аңа әшәкелек тә хас, матур итеп татарча сүгенү дә. Кайчак ул минем сәхнәдә булмаганда да уянып ала. Мәсәлән, тулай торакта беренче курсларга ачуланганда Дилүс улы булырга туры килә. Ләкин бу тилелек түгел, ә бары тик минем образым.
 
Фотограф: Фирүзә Вәлиева

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА
Идел
№ --- | 20.04.2025
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы