|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
18.04.2025 Криминал
Әнисе өч яшьлек баласын берничә көнгә ризыксыз-сусыз өйдә калдырып киткән (ВИДЕО)Воронежда тәнен сатып көн күргән, наркотикларга ияләшкән егерме яшьлек ана кеше кызына ризык, су калдырмыйча, чираттагы сәяхәтенә китеп барган. Фатирдагы бала турында күрше-күлән белмәгән дә. Баштан кыз бала үзенә игътибар иттерер өчен тәрәзәдән туалет кәгазе дә ташлап караган икән. Ә инде өч тәүлек ач торганнан соң акыллы бала чүпрәкләрдән баскыч бәйләп, аны тышка асылындырган, тәрәзә кырыена басып, ярдәм сорап кычкыра алган.
Шунда аны узып китүчеләр, күршеләр күреп алган. Хәлсез баланы тоткынлыктан азат итеп, хастаханәгә илткәннәр.
Анасы кулга алынган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.
--- |
Иң күп укылган
|