|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.04.2025 Җәмгыять
![]() Төрмәдән кайтучылар өчен үзәк булырмы?Апас районыннан шалтыраттылар: — Төрмәдә утырып чыккан, кайтыр йорты булмаган кешеләр өчен Апас районы Югары Ындырчы авылында үзәк булдырылачак, ул кешеләр кошчылык фабрикасында эшләячәк, дигәннәр иде. Халык куркып калды, каршы төште. Бераз соңрак: “Авыл халкы риза булмагач, төзелмәячәк инде. Казанда күздә тоткан шундый ике урын бар. Бәлки, шунда оештырып булмасмы”, — дигән сүзләр ишеттек. Бу мәсьәлә буенча эшләр ничек бара? Үзәк булырмы? Илдар хәзрәт БАЯЗИТОВ, “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе:
— Әлеге мәсьәләдә федераль закон буенча эш алып барылырга тиеш иде. Колониядән чыккан һәм бирегә урнашасы тоткыннарның да нияте начар түгел. Эшкә кереп, файда гына китерерләр иде. Халыкны куркыттылар. Сүз үтерүче, көчләүче, йогышлы чирлеләр һәм башкалар турында бармый. Андыйлары пробацияләү үзәгенә барып та тормый. Әйтик, ялгыш кына юл һәлакәте ясап төрмәгә эләккән кешеләр, җиңелрәк формада җәзага тартылганнар турында иде сүз. Бүген 600 ләп мөселман кардәшебез колониядә утыра. Матбугат очрашуында кайбер фикерләрне журналистлар да аңлап бетермәде бугай. “600 ләп тоткын Апаска кайта”, — дип шауладылар.
Аларның 600 е дә Апаска урнаштырылачак, дигән сүз түгел иде. Бәлки, 15-20 тоткын булыр иде. Казанда аларны әкренләп эшкә урнаштырабыз. Ресоциализация үзәге дә булыр, ел-ел ярым эчендә эшләрбез, Алла боерса. Тик әлегә төгәл урын юк, эзлибез. Алар да — безнең гражданнар! Мигрантлардан да баш тартабыз, төрмәдән кайтучылардан да... Кем генә эшләр соң? Күпләр җиңел һәм күп акча кертә торган эш кенә эзли.
Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|