|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.04.2025 Икътисад
![]() Татарстан белән Төркия арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсәМинистрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов рәислегендә Төркия делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Очрашуда шулай ук «РАЦИН» АҖ коммерция директоры Айдар Зарипов, Министрлыкның азык-төлек базары бүлеге башлыгы Валентин Спичков, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков катнашты. Төркия делегациясен Төркиянең Тышкы икътисадый багланышлар комитеты (DEIK) каршындагы Төркия-Россия Эшлекле Советы Рәисе — «Gentes Yapı» компаниясе идарәсе рәисе Иззет Экмекчибаши җитәкли.
Делегация составына шулай ук Төркиянең Тышкы Икътисадый багланышлар комитеты (DEIK) каршындагы Төркия-Россия Эшлекле Советы һәм Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре кергән.
Рөстәм Гайнуллов Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мөмкинлекләрен, шулай ук «Хәләл» стандарты буенча җитештерелгән продукциянең экспорт куәтен тәкъдир итте.
Яклар агросәнәгать комплексы продукциясенең тышкы икътисадый куәте һәм республиканың уңайлы инвестиция климаты, шулай ук инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен акчалар җәлеп итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы белән Төркия Республикасы арасында тышкы икътисадый багланышлар актив үсә. Төркия безгә фисташка, атланмай һәм миндаль экспортлый, Татарстан Төркиягә чүпрә, көнбагыш һәм сафлор мае чыгара. Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Эшлекле очрашу азагында Рөстәм Гайнуллов Төркия вәкилләрен Татарстан Республикасында 2025 елның 13-18 маенда узачак «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum-2025» ХVI халыкара икътисадый форумы чараларында катнашырга чакырды.
![]()
--- |
Иң күп укылган
|