поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
18.04.2025 Язмыш

Каенана белән килен тормышы: «Салырга ярата дигән данымны тараткан»

Районнарның берсенә командировкага баргач таныштым бу гаилә белән.
Ишегалларына килеп кергәндә, 70 яшьтәге апа ихатадагы малларга печән салып йөри иде.
Хәл-әхвәлләрне сорашкач, безне капка төбендәге эскәмиягә чакырды ул. Гозеренә каршы килә алмыйча, янына тезелдек.

Каладан килгән журналист икәнемне белгәч, эч-серләре белән бүлеште. Башкалар өчен гыйбрәт-сабак булсын иде диде ул.

– Бердәнбер улымны берүзем үстердем, – дип башлады ул сүзен. – Әтисе белән балага узгач ук юлларыбыз аерылды. Гаилә алып барудан куркыпмы, Себер якларына китеп урнашты. Шуннан бирле күренгәне дә, ишеткәнем дә юк. Улымны үстерешергә әнием булышты. Пенсиягә чыкканчы, сыер савучы булып эшләдем. Хезмәт алдынгысы булганга, әллә ни хәтле мактаулы кәгазьләрем бар. Улым Сәет бик акыллы малай булды. Армиядән кайткач, күрше авыл кызы белән ярәште. Менә шуннан соң башланды бездә талаш. Килен булып төшүгә, хатыны үз кануннарын урнаштыра башлады.
 
Айсылу апа сүзләренә караганда, Сәет баштарак хатынының яшь, дуамал холкына сылтап, әнисе белән килен арасындагы талашка игьтибар бирми. Ияләшерләр әле, дип кул гына селти. Әнисенә сүз әйттертмәскә тырыша үзе. Әмма көне-төне рейста йөргән иргә өйдәге хатын-кызларның гаугаларын гына тыңлап торыргамыни.
 
– Улыма сүз әйтеп булмый, аның кайтып кергәне юк. Әмма киленнең кыланмышларына кайчак түзеп тора алмаслык. Аның бер тапкыр да көтү куганы, сыер сауганы да юк. Бәрәңге утыртканнан алып, караңгы көзгә кадәр бакчада мин җир сөрәм. Аңа сүз әйтеп кара син, тетмәңне тетә. Өч бала табып бирде. Бала чүпрәкләре аунап ятканга, ачуым килеп, үзем юып-үтүкләп бирә идем. Азык-төлекне дә үз акчама алам. Баштарак Сәет аның телевизор каршында утыруына ачуы килеп нидер әйтә дә иде. Әмма хатын ягы якынрак булгандыр инде. Ни әйтсәм дә, мин начар була башладым. Улым колхоз таркалгач, такси хезмәтенә күчте. Ә киленнең таләпләре артты гына. Олы улларына Казаннан фатир алып бирделәр. Кредит түләве Сәет өстендә, – дип сөйли Айсылу апа.
Килене эштән әзергә кайта, әзерне ашап, чыгып китә икән.
– Әле монысына гына түзәр идең. Киленем күршеләргә мине салырга ярата дигән данымны тараткан. Кеше арасына чыгар хәлем юк, – дип зарланып алды Айсылу апа.
Без сөйләшкән арада капка төбенә машина килеп туктады. Исәнләшмичә дә, урта яшьләрдәге ир өйгә кереп китте. Хәйран калып карап тордым. Ләкин иртәрәк гаҗәпләнгәнмен икән. Тиздән ишектән Сәет күренде.
 
– Асюк, кара әле, ашарга юкмы әллә безнең анда?
 
Айсылу апа урыныннан сикереп торды да, безнең белән хушлашырга ашыкты. Ә йөзе шундый моңсу, күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган иде. Үзе бу хакта берни әйтмәсә дә, олы яшьтәге апаның күзләрендә рәнҗү, моңсулык күрдем мин. Тын гына баруымны сизеп озатып баручы хат ташучы апа телгә килде.
 
– Менә шундый гаилә инде алар. Югыйсә, Айсылу апа улына бөтен барлыгын бирде. Киленен дә үз кызы кебек күрергә теләде. Әмма ул хатында олы кешеләргә карата ихтирам юк, тәмле ашап, телевизор карап кына ята ул. Авыл советында җыештыручы булып эшли. Ике сәгатькә эшкә чыгып керә дә, шуннан арыдым дип уфтанып ята. Өйдәге бөтен эш шул 70 яшьлек әби җилкәсендә. Әле алган пенсиясенә коммуналь хезмәтләр өчен түли, миннән продукция сатып ала. Оныкларына күчтәнәчләр, акча биреп җибәрә. Шундый каенана да киленгә ярый алмагач, ни дисең инде. Сәет тә хатыны сүзеннән чыкмый башлады. Әнисенә «Асюк» дип эндәшә. Кешеләр арасында да рәтле-юньле телгә алмый ул аны: «безнең әбиең», «тыгылып йөри инде шунда» һәм башкалар. Айсылу апаның өйдәге «чүпне» урамга чыгарасы килмәсә дә, авыл халкы күреп тора бит, – дип көрсенде ул.
 
Ата-анасына игелек күрсәтмәгән, олыгайгач үзе дә игелек күрмәс, диләр бит. Нигә бу хакта уйламыйбыз икән?
 
Фото: ru.freepik.com

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 18.04.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы