|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
17.04.2025 Хәвеф-хәтәр
Мальдив утрауларында Россиядән килгән турист кызга акула һөҗүм иткән. Әлеге куркынычны туристлардан яшерәләрМәскәү кызы Мальдив утрауларында ял иткәндә акула-нянькалар (экскурсиянең бер төре) белән су астына чумган. Баштан бар нәрсә дә гадәти барган, әмма берникадәр вакыттан соң алар янына агулы скатлар килә, акулалар саны да күбәя. Акулаларның берсе кызга ташланган. Кыз ерткычны этеп җибәреп, көймә янына йөзеп килгән. Хастаханәдә кызның ярасына җөйләр салганда, аңа авыртуны баса торган дару да бирмәгәннәр. Кыз авыртуга чыдамыйча, төрелгән сөлгене генә тешли алган. Иминият компаниясе медик ярдәм чыгымнарын каплаудан баш тарта.
Хастаханәдә исә кыз март аенда гына акула һөҗүменнән өч кешенең һәлак булуын белгән. Мондый куркыныч бар икәне турында туристларга әйтеп тормыйлар икән.
--- |
Иң күп укылган
|