|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2025 Шоу-бизнес
![]() Вилли: "Мин Гөлназның "итәк астында" яшим"Гөлназ Асаеваның ире, автор-башкаручы Вилдан Шәмсетдинов Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде. - Сине Гөлназның «итәк астында» яши диләр. Чынлапмы? – Әйе, рәхәт бит шулай. – Син җавабың белән шаккатырдың әле. Чын гаилә башлыгы «итәк астында» яшәргә тиеш түгел, дигән сүз бар. – Һәрбер ир-ат хатын-кызга үзен «итәк астында» дип тоярга мөмкинлек бирергә тиеш.
– Бу – Гөлназ сүзеннән чыкмау, Гөлназ нәрсә әйтә – шуны эшләү, дип атала. Берәр нәрсә эшләр алдыннан Гөлназдан сорау була. «Итәк астында» яшәү шушы әйберне аңлата. Гөлназ хуҗа сездә алайса?
– Бу – нормаль гаилә тормышы.
– Үзең берәр нәрсә эшләр алдыннан Гөлназдан рөхсәт сорыйсыңмы?
– Утырып сөйләшәбез инде. Безнең җайлы бара мондый эшләр.
– Нәрсәнедер дөрес эшләмәсәң, Гөлназ сине сүгәме?
– Әйтә, сүгә. Кемнең хатыны сүкми соң?
– Миндә икеле тойгы… Вилданга ышаныргамы, юкмы? Чын мәгънәсендә «чүпрәк»ме ул, юкмы? «Итәк астында» яшиме, юкмы? Үзен «чүпрәк» ди инде ул. «Чүпрәк»ме син?
– Әйе!"
Бик акыллы егет икән бу Вилдан. Сез шулай уйламыйсызмы? - дип сорый "Кызыл таң" хәбәрчесе.
Резеда Галикәева
фото: ТНВ
--- |
Иң күп укылган
|