|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2025 Мәдәният
![]() Тарих үткәннәрдән үч алу өчен язылмый: Юлсаба авылы тарихы турында китап дөнья күрдеТатарстанның Балык Бистәсе районында Юлсубино авылы бар. Балтач дип тә йөртәләр аны. Тарихта казынганнан соң «Юлсаба» дигән атамасы да чыкты. Шушы көннәрдә авылның тарихы һәм бүгенгесе турында бик калын һәм матур булып китап дөнья күрде. Авыл мәдәният йортында тәкъдим итү кичәсен дә уздырдылар. Шөкер, үз китабы белән мактана ала торган татар авыллары шактый. Гадәттә аны авылның активрак бер кешесе төзи дә бай бер кешесе бастырып чыгара. Юлсубинода башкачарак булган: бу китап – күмәк хезмәт. Алдан ук 12 кеше җыелып, эшләрне бүлешкәннәр. Алга таба бер-берсен куәтләп, тиешле срокларга «куалап» эшләгәннәр. Иң алгы сафта – Нәзирә Гыйззәтуллина, Нурулла Гариф һәм Нияз Шәйдуллин. Нәзирә ханымның хәләл җефете, шушы авыл кияве Линар Ринат улы исә иганәче ярдәме күрсәткән. Шулай ук балтачлылар Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Һашимовага да матди булышлыгы өчен зур рәхмәтле. Авылда яшәүче, авылны саклаучы кешеләргә китапны бушлай таратачаклар, ә, Нәзирә ханым әйтмешли, «безнең кебек авылдан шәһәргә качкан кешеләр өчен» китап түләүле булачак. Басмада Балтач авылы тарихына зур урын бирелгән. Нурулла Гариф – тарих фәннәре кандидаты, шушы як авылларын тирәнтен өйрәнгән кеше. Бүгенге Балтач та бар китапта. Һәр йорт турында аерым-аерым мәгълүмат бирелә: адресы, фотосы, кем яши, кем яшәгән, тамырлары, чыбык очлары, горурлыклары. Авылдан чыккан танылган кешеләр шактый. Алар сәнәгать, фән, хәрби һ.б. өлкәләрдә зур уңышларга ирешкәннәр. Авыр язмышлы шагыйрә Зәйнәп Бәширова, СССР Язучылар берлегендә заманында иң яшь әгъза булган Равил Фәйзуллин, аның энесе шагыйрь Акъегет (Рөстәм Фәйзуллин), танылган шагыйрә һәм популяр җырлар авторы Рәсимә Гарифуллина, Россия ислам институты бүлек җитәкчесе Нәзирә Гыйззәтуллина, телевидение һәм радио журналисты Илнур Фәйзрахманов исемнәре горурлык белән искә алынган.
Юлсубино авылы тарихының матур битләре дә күп, караңгы битләре дә бар шул. 1953 елда авылда себер түләмәсе авыруы килеп чыга һәм кыска вакыт эчендә 16 кешенең гомере өзелә, араларында балалар да бар. Бу фаҗига ул чакта бөтен СССРга шаулаган. Басмада әлеге хәлне сурәтләгән юллар күңелләрне тетрәндерә.
Юлсубино авылы турындагы китап бик гыйбрәтле сүзләр белән тәмамлана: «Тарих үткәннәрне мактау, кимсетү яисә үткәннәрдән үч алу өчен язылмый. Тарих үткәннәрдәге ялгышларны кабатламас, алардан гыйбрәт алыр өчен бәян ителә. Ил-нигезеңне төзекләндерергә омтылмасаң, үз йорт-нигезеңне торгызып кына нәселеңне саклап калып булмый!..»
![]()
Данил СӘФӘРОВ |
Иң күп укылган
|