|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.04.2025 Фаҗига
Яр Чаллы хастаханәсендә биш яшьлек бала үлгәнРеанимациядә теркәлгән үлем сәбәбен судмедэкспертлар ачыклый. Кама балалар медицина үзәгендә биш яшьлек кызның үлеме уңаеннан тикшерү чаралары үткәрелә. Бала үлеме белән бәйле барлык материаллар хокук саклау органнарына тапшырылган. «Челнинские известия» басмасы хәбәр итүенчә, Кама балалар медицина үзәге җитәкчелеге һәм коллективы баланың гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан. Гаиләнең адвокаты хәбәренчә, 8 апрельдән 9 апрельгә каршы төндә биш яшьлек баланы ОРВИ диагнозы белән хастаханәгә салганнар. Берничә сәгатьтән соң бала үлгән.
Адвокат сүзләренчә, фаҗигагә берничә көн кала кызның температурасы күтәрелгән. Поликлиникадан чакырылган педиатр аңа ОРВИ диагнозы куйган. Кызны өйдә дәвалаганнар. Ниндидер мизгелдә баланың күзләре шешә башлаган. Әти-әнисе ашыгыч ярдәм чакырткан. Баланы Кама балалар медицина үзәгенә китергәннәр. Ләкин аны коткарып кала алмаганнар.
Әлеге фаҗига буенча тикшерү бара.
Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|