поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
16.04.2025 Әдәбият

Әнгам Атнабаев хатларында беркайчан да басылмаган шигырьләре сакланган

Халык шагыйренең хатларында беркайчан да басылмаган шигырьләре сакланган. Узган гасырның кырыгынчы еллары ахыры-илленче еллары башында Казан педагогия институтында укып йөрүче Әнгам Атнабаев туган Тәтешле районы Быргынбаш авыл мәктәбе укытучысы Сәвия Дәүләтшинага: “Сәвия, минем хатларны сакла!” – дип сорап язган.

Юкка булмаган бу үтенеч. Бердән, ул чорда да, соңыннан да халыкта, әгәр килгән хатны юк итмәсәң, ул хуҗасының вафатын көтеп ятачак дигән ышану яшәгән. Бу гадәт-йоланы Әнгам белеп, Сәвияне махсус кисәткән булыр.

Сәвия апа булачак хәләле, әлегә әдәби мохиткә кереп кенә баручы яшь шагыйрьнең үтенечен тормышка ашыруны гомерлек бурычы итеп кабул итә. Уфага урнашып, фатирдан-фатирга күчә-күчә йөргәндә дә капчык-капчык бай архивны үзләреннән калдырмаган.
 
Уфадагы Революцион урамындагы 66нчы йорттан Әнгам абый, аннары Сәвия апа бер-бер артлы мәңгелеккә күчкәч, уллары Азамат белән Салават хәстәрлеге белән – Акландагы язучылар бистәсендәге өйгә, алардан соң Салават улы Таһирга, аннары янә Күрдемдәге төп йортка – Мәгъдән хәзрәт карамагына кайта. Җиңгәсе Сәвиянең кайгыртучан хезмәтенә берчә аптырап, берчә киң күңеллелегенә сокланып, төрле елларда төрле кешеләрдән килгән мәхәббәт хатларын да, дус-ишләренең язмаларын, иң мөһиме – абыйсының иҗат җимешләрен саклый.
Кызганычка каршы, Мәгъдән Атнабаев күптән түгел бакыйлыкка күчте. Вафатына 40 көн тулган көннәрдә аны искә алуыбыз мәрхүмнең рухына дога булып барып ирешсен.
Рәхмәтле укучы халык шагыйренең инде әдәбият классикасына әйләнгән әсәрләрен архивта сакланган, теге яки бу сәбәпләр аркасында басылмаган иҗат тәҗрибәләре белән чагыштырып карый ала, - дип яза "Кызыл Таң".
 
Бар дөньяны йөреп чыгар идем,
Буен-буйлап, иңен-иңенә.
Тик барыбер гашыйк улы булып
Кайтыр идем туган илемә.
 
* * *
Халыкларны, хәтта каберләрне
Сөреп була. Ләкин күңелдән
Үткәннәрне сөреп ташлап кара!
 
* * *
Йөрәгемә рөхсәт сорамыйча,
Шакымыйча бәреп керегез.
Кешеләрнең кайгыларын җыям,
Кемнең кайгысы бар – бирегез!
 
* * *
Син йөрәгем кебек, минем белән,
Син йөрәгем кебек бер генә.
Анысын беләм, тик мин генә
Йөрәгемнән бүген аерырмын,
Аермасын язмыш тик синнән.
 
Ә Сәвия апаның ихлас тугрылыгын, шигърият сөючеләренең сизгерлеген, әдәбият белгечләренең игътибарлылыгын, якташларының мәхәббәтен тормышка ашырып, Күрдемдә Әнгам Атнабаевның беренче музеен оештырган укытучы Фидалия Мостафина, Атнабаевлар нәселеннән, ару-талу белмәс Мәгъдән Касыйм улы, аның һәр башлангычын күтәреп алучы район хакимияте, “Халык шагыйре Атнабай” дип аталган китапка кергән йөзләгән тәтешлелеләр турында аерым сүз дәвам итәчәк әле. Уртак кайгырту аркасында республика төньягының мәдәни-тарихи үзәгенә әйләнгән Тәтешле җире, әлбәттә, моңа бик лаек.
Атнабайлы бит ул!
 
Рәиф Әмиров,
филология фәннәре докторы, профессор.
 
 
Без бит сабый күңеленнән нечкә —
Шагыйрьләрне гафу итегез!
 
 
Әнгам Атнабаев архивыннан алынган әсәрләр
 
 
Череккүл бакчасында
 
Казан!
 
Синең һәр почмагың миндә
 
Үткән көннәремне уята.
 
...Яшьлегемнең хатирәсе булып
 
Минем алда Черек күл ята.
 
Көзге бакча.
 
Ялгыз үтеп барам.
 
Чаган яфраклары пышылдап
 
Сөйләшәләр аяк асларында.
 
Без очрашкан идек шушында.
 
Ул вакытта көннәр аяз иде.
 
Хәзер тып-тын. Касса бикле тора,
 
Эшләмиләр инде таганнар.
 
Усал җилдән үксеп елый-елый
 
Яфракларын коя чаганнар.
 
Мин дә хәзер монда ялгыз инде,
 
Ялгыз инде, хәзер көз инде.
 
Шулай, Казан!
 
            Һәр почмагың белән
 
Үткән көннәремне уятып.
 
Яшьлегем дә чөнки синдә калды.
 
Иң беренче сөйгән кызымны да
 
Синдә таптым,
 
            синдә югалттым.
 
Ул вакытта, бәлки, елгаларның
 
Белмәгәнмен кире акканын,
 
Белмәгәнмен тәүге мәхәббәтнең
 
Бер югалса, кире кайтмавын.
 
Хәзер белдем, ләкин көз шул инде...
 
Һәм ул кайда?
 
            Белмим. Еракта.
 
Кадерләгез, дуслар, мәхәббәтнең
 
Беренчесен аның бигрәк тә.
 
 
 
Төн булгач
 
Солдат энекәшкә. 
 
Караңгы төн.
 
Ә төн булгач,
 
Елгалар талгын ага.
 
Һәм яфраклар,
 
җил басылгач,
 
Шаулашудан тынып кала.
 
Үләннәр дә черем итә,
 
Чәчәкләр күзен йома.
 
Машиналар сирәк үтә,
 
Басыла тузан юлда.
 
Елмая да, тагын тына —
 
Төш күрә нәни бала...
 
Тик посттагы солдат кына
 
Йокламый, уяу кала.
 
 
 
Икәү
 
Тормыш көтү уен түгел
 
Төрле чак була бездә.
 
Кояшлы яз булган кебек,
 
Була яңгырлы көз дә...
 
 
Дөнья булгач, була инде
 
Кайгылы көннәре дә.
 
Күз яшьләренә манчыла
 
Йокысыз төннәре дә.
 
 
Дөнья булгач, була бездә
 
Бозыла кайчак һава.
 
Халык телендә әйтмешли,
 
Шалтырый савыт-саба.
 
 
Дөнья булгач, була бездә...
 
Ләкин булмыйбыз ялгыз.
 
Шатлыкта да, кайгыда да
 
Икәүләр, дип уйлагыз.
 
 
 
Бала чирли
 
Инде дүртенче көн
 
Хәрәкәтсез яткан баласын,
 
Дүртенче төн керфек какмыйча,
 
Солдат кебек, саклый анасы.
 
Дүртенче төн...
 
                     Күзләр бер ноктада.
 
Әйтерсең лә, бөтен гомере
 
Ята шушы тимер караватта,
 
Юка җәймә белән төрелеп.
 
Дүртенче төн ана йоклый алмый...
 
Могҗизалар булса дөньяда,
 
Үләр иде, һичбер икеләнми
 
Үз йөрәген биреп балага.
 
Дүртенче төн ана йоклый алмый,
 
Ике күз кабагы җилсенгән.
 
...Гомерең буе, улым, исеңдә тот:
 
Анаң сине шулай үстергән.
 
 
 
* * *
 
...Маңгаеңа язган язмышыңның
 
Кызганычы микән, кызыгы?!
 
“Утыз яшь ул нишләп карт булсын!” дип
 
Йөри торгач,
 
Малайның да тулган утызы.
 
Көләр хәлләр булса — бер көләрлек,
 
Елар хәлләр булса —  еларлык!
 
Әле генә мин утызда идем —
 
Утыз кызны бәреп егарлык.
 
Әле генә ике кулым — канат,
 
Зөһрә йолдызларга очкан чак.
 
Төштә түгел — өндә сылуларның
 
Ирененнән үбеп, кочкан чак.
 
Шул чакларым һаман күз алдымда.
 
Күз алдымда — малай утызда.
 
Гомер шулай биетәдер инде
 
Язмыш дигән усал кубызда.
 
Нишләтәсең, яз артыннан — җәе,
 
Көз артыннан килә кыш — алмаш.
 
Минем малайга да утыз тулган.
 
Адәм әйтсә — адәм ышанмас!
 
Үземнең дә ышанасы килми,
 
Баш иясе килми бу эшкә.
 
Илле биштә диеп уйламагыз —
 
Мин малаем белән бер яшьтә!
 
Мин Азамат белән бер яшьтә.
 
12 февраль, 1983 ел.
 
 
 
Дөнья шул ул!
 
Нәни улым елый-елый
 
Күлмәк кимәскә итә,
 
Без күнеккән законнарга
 
Башын имәскә итә.
 
 
Тик әнисе көчли-көчли
 
Күлмәк кидертә аңа,
 
Ул буйсына язмышына,
 
Күзеннән яшьләр тама.
 
 
Дөнья шулай көчләп-көчләп
 
Күлмәк кидертә шул ул,
 
Ачысыннан, төчесеннән
 
Авыз иттертә шул ул!
 
Дөнья шул ул!
 
1958
 
 
 
Сиңа җыр да язмаганмын
 
Ничә еллар инде җырлар язам...
 
Күпме кызлар гашыйк иттеләр,
 
Вакытлыча гашыйк иттеләр дә
 
Бөтенләйгә ташлап киттеләр.
 
 
Ә син һаман минем янда калдың,
 
Гөнаһларым булды — кичердең.
 
Берәү булса, агу бирер иде,
 
Ә син миңа дару эчердең.
 
 
Китсәм, кайтсам — ашарыма әзер,
 
Кияремә әзер — юылган...
 
Хәтта бетмәс тавык чүпләсә дә —
 
Синең эшен һәрчак муеннан.
 
 
Тик шулай да көлеп озатасың,
 
Каршылыйсың таңнар шикелле;
 
Егылганда, мине күтәрергә
 
Иң беренче булып син килдең.
 
 
Иң беренче булып син котладың
 
Иҗатымның һәрбер үрләвен;
 
Әллә кайдан мине күреп тордың,
 
Тик мин генә сине күрмәдем.
 
 
Ничә еллар инде җырлар язам...
 
Ничә кызлар гашыйк иттеләр,
 
Вакытлыча гашыйк иттеләр дә
 
Бөтенләйгә ташлап киттеләр,
 
Җырларымны әрәм иттеләр.
 
 
Ә мин сиңа җыр да язмаганмын,
 
Эзләгәнмен җырны ерактан.
 
Күрмәгәнмен — ничә еллар буе
 
Үз янымда нинди җыр яткан!
 
1959
 
 
 
Эш
 
Эшнең ниндие дә җиңел түгел,
 
Эшнең ниндие дә арыта:
 
Билләреңне бөгеп, станокта
 
Деталь кырып кара — арыта.
 
 
Озын көннәр буе комбайнда
 
Иген урып кара — арыта.
 
Төннәр йокламыйча шигырь өчен
 
Рифма корып кара — арыта.
 
 
Ул арыта беләк мускулларын,
 
Ул арыта акыл мускулын.
 
Арытучы шушы авыр йөкне
 
Үз җилкәмә сала үз кулым.
 
 
Бу йөкне мин рәхәтлектән түгел,
 
Кирәк булган өчен күтәрәм,
 
Мәҗбури дә,
 
ләкин кадерле дә
 
Бу йөк миңа бик күп йөкләрдән.
 
 
Ышанычлы бар байлыгым шунда:
 
Ашарыма икмәк — шул йөктә,
 
Кияремә күлмәк — шул йөктә,
 
Туган илгә терәк — шул йөктә;
 
Авыр икән, әйдә авыр булсын,
 
Һәм булсын ул һәрчак биектә.
 
 
Мин ризамын,
 
билләремне бөгеп,
 
Станокта деталь кырырга,
 
Озын төннәр буе, йокламыйча,
 
Шигырь өчен рифма корырга...
 
Арырга!
 
Тик язмасын минем язмышыма
 
Бер минутка эшссз калырга!
 
1964
 
 
 
Чиратлар
 
Иртәгә — хатын-кыз бәйрәме,
 
Саталар чәчәкләр бәйләме.
 
Чиратта торалар ир-атлар.
 
Көн салкын. Өшетә. Туңалар.
 
Туңалар... Шулай да торалар.
 
 
Чиратлар... Чиратлар... Чиратлар.
 
Хәтердә саклана бүген дә;
 
Ир-атлар чиратта тордылар
 
Военком ишеге төбендә.
 
 
Чакрымга сузылган чиратлар
 
Хәтердә саклана бүген дә;
 
Хатыннар икмәккә тордылар
 
Магазин ишеге төбендә.
 
 
Көзге төн шикелле чиратлар...
 
Минем дә чиратта торган бар;
 
Бер салыр умачлык онга да,
 
Бер кашык тозга да торган бар.
 
 
«Кипяток» исемен йөреткән
 
Суга да чиратта торган бар...
 
Чиратта чиратлап кунган бар,
 
Чиратта чиратсыз туңган бар...
 
 
Чиратлар... Чиратлар... Чиратлар...
 
Чәчәккә торалар ир-атлар...
 
Тик шундый чиратлар булсыннар,
 
Чиратта ир-атлар торсыннар,
 
Бер бәйләм чәчәккә торсыннар,
 
Туңсалар туңсыннар — торсыннар!
 
1970
 
 
Иманга кайту
 
(Ураза гаете уңае белән)
 
 
Җитмеш еллар элек ил өстеннән
 
Кызыл давыл узды гүләтеп,
 
Шул давылның гарасаты белән
 
Күрмәгәнен күрде милләтем.
 
 
Хайваннарга баскан тамга сыман
 
«Нацмен» дигән ярлык тактылар,
 
Җиләк кебек илем егетләрен
 
«Милләтче» дип,
 
«Халык дошманы» дип аттылар.
 
 
Айлы манаралар елап ауды,
 
Сыкрап сүнде иман нурлары,
 
Ана телен «белмес» дәрәҗәдә
 
Манкортланды милләт уллары.
 
...Һәм, ниһаять, котылабыз, бугай,
 
Каһәр суккан тиле йокыдан;
 
Тере җаннар яктылыкка үрли
 
Караңгылык баскан упкыннан.
 
 
Сугышларда җиңгән солдат кебек,
 
Төрмәләрдән чыккан тоткындай,
 
Диңгезләрдә бәргәләнеп йөргәч,
 
Үз ярына кайткан дулкындай,
 
Мең еллаган бөек тарихына —
 
Иманына кайта милләтем,
 
Горур басып,
 
олпат кына кайта,
 
Белеп дәрәҗәсен, һиммәтен,
 
Һәм кыйммәтен югалтмаган килеш,
 
Чукынмыйча кайта мөселман —
 
Беркемгә дә ачу сакламыйча,
 
Барсына да иптәш, дус, туган —
 
Иманына кайта мөселман!
 
Иманына кайта!
 
8 апр. 1992
 
 

* * *
 
Елгалар ташкан вакытта
 
Гел төшә исләремә —
 
Салам ягып җибәргән чак
 
Язгы боз өсләренә.
 
 
Шул учакка гашыйк булып,
 
Яр буйлап йөгерәбез,
 
Аяк — җирдә, күңел белән
 
Күкләрнең түрендәбез.
 
 
Әйтерсең лә канатланып
 
Очабыз киләчәккә,
 
Шатлыклар да, бәхетләр дә
 
Кочакка керәчәкләр.
 
 
Әй, син, салам учагыбыз,
 
Ни көтә сине алда?
 
Төнен янган йолдызлар да
 
Сүнәргә тиеш таңда...
 
 
Син дә сүндең...
 
синең белән
 
Боз да эреде күптән...
 
Тик шунысы бик аяныч:
 
Боз өстенә учак яккан
 
Балачак агып киткән...
 
Күптән.
 
22 апрель 1992
 

Уфа — Казан
 
Уфа дисең дә мактанасың,
 
Уфадан туйдым инде,
 
Гомеремдә күрмәсәм дә,
 
Үкенмәс булдым инде.
 
 
Казан калалары матур,
 
Сагындым Казанымны,
 
Укып йөргән елларымны,
 
Мәхәббәт газабымны.
 
 
Яшьлек үткән юлларымнан
 
Казанга кабат китәм,
 
Бер күрергә зар булырсыз —
 
Уфага кайтмам бүтән,
 
 
Казанга китәм, китәм!
 
Елларына әллә ничә
 
Кабатлана шул хатам:
 
Казанны сагынып барам да
 
Уфамны сагынып кайтам.
 
 
Сөйләсеннәр
 
Сөйләсеннәр, әйдә, сөйләсеннәр,
 
Сөйләсеннәр берне биш итеп,
 
Башыбызны горур тотыйк әле,
 
Кара гайбәтләргә үч итеп.
 
 
Карамыйкчы кеше сүзләренә,
 
Син үзең бул, мин бит мин һаман,
 
Син газаплан минем утларымда,
 
Синең утларыңда мин янам.
 
 
Мәхәббәтнең тәмугы да оҗмах,
 
Янсын, әйдә, янсын — кабынгач!
 
Сөйләгәннәр, әйдә, сөйләсеннәр,
 
Бер туктарлар әле арыгач!
 
Март, 1987
 
 
Курку
 
Бала чакта курку хисе булмый,
 
Үсә-үсә курку ярала;
 
Олылардан — безгә,
 
бездән күчеп
 
Яңа буыннарга тарала.
 
 
Һәм нәселдән килгән чир шикелле
 
Өйрәнәбез куркып яшәргә,
 
Курка-курка гына эш эшләргә,
 
Курка-курка гына яшьнәргә.
 
 
Кимчелекне ярып салыр идек,
 
Фатир аласы бар — куркабыз,
 
Дөреслекне яклап барыр идек.
 
Дача саласы бар — куркабыз.
 
 
Курку — тезген,
 
аяктагы тышау,
 
Муендагы элмәк шикелле,
 
Әйтер сүзләреңне әйттерми ул,
 
Эшләттерми эшләр эшеңне.
 
 
Ахыр чиктә адәм балаларын
 
Колга әйләндерә куркаклык.
 
Шул коллыкка эләкмәскә дисәң,
 
Курыкмаска кирәк бер тапкыр.
 
1987
 
 

Үзебезне яклап
 
Безнең хакта гайбәт сөйләсәләр,
 
Тыңламагыз — читләп үтегез,
 
Без бит сабый күңеленнән нечкә —
 
Шагыйрьләрне гафу итегез!
 
Кулда бармаклар да тигез түгел,
 
Уйламагыз — кеше тип-тигез,
 
Шагыйрь сездән акыллырак булса,
 
Ахмаклыгын гафу итегез!
 
 
Ордым-бәрдем хөкем чыгарырга
 
Ашыкмагыз — зинһар, көтегез;
 
Алар үзе хөкем чыгаручы,
 
Хөкемнәрен кабул итегез.
 
Шагыйръләрне гафу итегез!
 
11 август 1991
 
 

Нигез ташы

Мәгъдән энемә
 
 
Без алтаубыз,
 
Бишәвебез
 
Яратты шәһәр ашын,
 
Син авылда фамилиянең
 
Саклыйсың нигез ташын.
 
 
Нигез ташы — гомер башы,
 
Кендек киселгән урын,
 
Иң беренче шатлык тоеп,
 
Кайгы кичергән урын;
 
Картәтиләр, картәниләр
 
Яшәгән изге урын,
 
Дусларга көлеп елмая,
 
Дошманга күзе кырын.
 
 
Шул урынны сакладың син,
 
Сатмадың авыр чакта;
 
Синең алда без бурычлы
 
Шуның өчен дә хәтта.
 
 
Балачакны һәм яшьлекне
 
Өзелеп сагынганда,
 
Әти-әнигә кайткандай
 
Кайтабыз синең янга.
 
 
Искә төшә укыган чак,
 
Еш кына тәртип ватып,
 
Һәм Кузгалак чокырында
 
«Сугыш» уйнаган вакыт.
 
 
Искә төшә: ул заманда
 
Булсак та колынчаклар,
 
Иртәнге туң кар өстеннән
 
Элмә ташыган чаклар.
 
 
Искә төшә: үзебездән
 
Илебез иде якын —
 
Өзеп сыер авызыннан
 
Ашаттык колхоз атын.
 
 
Һәм беренче мәхәббәт тә
 
Истә, һаман да истә...
 
Беребез дә шул нигездән
 
Китмәгән кебек һич тә.
 
 
Һәм әти дә шул нигезгә
 
Бер кайтып килер кебек,
 
Аркалардан сөя-сөя
 
Хәлләрне белер кебек.
 
 
Нигез ташы — гомер башы,
 
Энекәш, синең кулда.
 
Ике якта ике улың
 
Торалар каравылда.
 
 
Бүген синең юбилеең —
 
Алтмышың котлы булсын!
 
Үткән юлың ундырышлы,
 
Барыр юлларын уңсын.
 
 
Улларыңнан һәм кызыңнан
 
Игелек күреп кенә,
 
Ачык йөзле Миннисаңның
 
Кадерен белеп кенә,
 
 
Көлеп кенә озак яшә,
 
Тазалык, байлык белән,
 
Туганнарың, дус-ишләрең,
 
Гомумән, халык белән!
 
25 май, 1992
 
 
Ләйсән ЯКУПОВА
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.04.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы