• 07.04-02.05 "Мәхәббәт FM". Камал театры. 19:00
  • 13.04-14.04 "Шах...Мат!" моноспектакле. Премьера! Тинчурин театры. 18:30
  • 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 13 Апрель
  • Рамил Шарапов - шоумен
  • Абруй Сәйфи (1889-1960) - язучы
  • Айдар Әгъләмов - җырчы
  • Алмаз Гафиятов - журналист
  • Нәзифә Кадыйрова - җырчы
  • Альфред Вәлиев - сәясәтче
  • Илһам Кашапов - дәүләт эшлеклесе
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131
  • Продается земельный дачный участок, 7 соток, СНТ-11 (Авиастроительный район). Вода, электричество есть, газ планируется завести. Плoдoносящие деревья и кустарники. Прекрасное место для активного и семейного отдыха. Есть возможность сделать пруд. До сада хорошая асфальтированная дорога. Подьездные пути удобные, может заехать даже грузовик! Снт стремительно развивается благодаря председателю, что важно для дачников! Рядом автобусная остановка. Цена 500 т. Тел: 89274031387
  • Кер юу машинасы ,холодильник морозильник сатам тел.89520460614 вапсат или позванит.
  • Үзебезнең умарталыктан сыйфатлы чәчәк балы сатыла. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Рәхим итеп шалтыратыгыз: 89625497103
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89274544590
  • Ботлата ит сатабыз,арткы боты 330,алгы 320 сум.Хэлэл.тел.89372834097 Узебез Апастан. Казанга алып килеп бирэбез
 
 

 
Архив
 

               

17.08.2011 Дин

Казан «Рамазан-2011» ифтар мәҗлесенә әзерләнә

26 августта Казанда беренче тапкыр республика күләмендә ифтар мәҗлесе узачак. Анда башта өч мең кешене чакыру ниятләнгән, әмма беренче тапкыр булганга, бер меңдә тукталганнар. Ифтардан соң «Кол-Шәриф»тә махсус чара каралган.

Татарстан президенты каршындагы дин эшләре идарәсе башлыгы җитәкчесе Марат Гатин әйтүенчә, бу республика өчен яңа әйбер һәм аны уздыру башлангычы белән Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте чыккан.

 

«Беренче тапкыр гына булганда без аны бер җирдә – Казанның Ярминкә мәйданында гына үткәрергә булдык. Хәзерге вакытта бу чараның оештыру комитеты аны уздыру нечкәлекләрен хәл итә», ди ул.

 

«Рамазан-2011» мәҗлесен оештыруны президент Рөстәм Миңнеханов хуплавы белән республиканың барлык оешмалары киңәшләшеп хәл иткән. Интернетта бу чарага Татарстан президенты үзе дә киләчәк дигән сүзләр таралса да, Гатин әлегә аны расламады.

 

Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз исә Миңнехановтан тыш, чакыруларның элекке президент Миңтимер Шәймиев һәм парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга да җибәрелүен әйтте. Аларның ислам диненә карата битараф булмавы төрле гамәлләрдә күренүен әйтте.

 

Ул әлеге чараның хөкүмәт белән берлектә уздырылуын уңай хәл буларак бәяләде. Хакимият исә оештыру мәсьәләләрендә ярдәм  итсә дә, барлык финанс ягын мөселман эшмәкәрләре үз өстенә алган.

 

Илдус хәзрәт сүзләренчә, чара “Кол-Шәриф” мәчетеннән башланып китәчәк. Башта анда килгән халыкка вәгазь сөйләп, намаз укылганнан соң, Ярминкә мәйданына ифтар ашына төшәчәкләр. Анда шулай ук кыска-кыска вәгазьләр сөйләү күздә тотыла. Барлык эшләрдә дә волонтерлар, аерым алганда мөфтият каршында эшләүче мөселман яшьләре оешмасы вәкилләре ярдәм итәчәк.

 

“Календарь нигезендә ул көнне Кадер кичәсе, шуңа без тәрәвихтан соң “Кол-Шәриф”тә бераз гына чара үткәрергә дә ниятлибез. Анда вәгазьләр, мөнәҗәтләр, шулай ук тәсбих намазы кылыначак.  Мөмкинлек булса, бу чараны барлык татар дөньясына күрсәтергә телибез. Шул уңайдан ярдәм итүне сорап “Татарстан Яңа Гасыр” телевидениесенә мөрәҗәгать иткән идек. Татар мөселманнарының мәркәзе булган Казанда шундый зур чараны үткәрүгә бөтенебез дә кушылырга тиешбез. Быел бит бу эшкә дәүләт белән бергәләп тотындык. Ураза гаете дә рәсми рәвештә бәйрәм буларак кабул ителде.  Җитәкчеләр дә гает намазына килеп, халык белән бергәләшеп бәйрәмдә булыр дип өметләнәбез”, ди ул.

 

Мөфти әйтүенчә, ифтар мәҗлесенә дә башта өч мең кеше чакырмакчы булганнар. Ләкин беренче тапкырга курыкканнар.

 

“Киләсе елга инде Аллаһ боерса”, ди ул.

 

Марат Гатин исә килгән кешене кире борып җибәрмәскә тырышачакларын әйтә.

 

“Анда бер төркем кеше чакырыла, әмма килгән кешене кире җибәрмәү өчен төрле вариантлар карала”, диде ул.


Ландыш ХАРРАСОВА
Азатлык
№ | 15.08.2011
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№1 (777790) / 17.08.2011 15:30:49

Күптән кирәк иде хаерле мөбәрәк булсын

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar