|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.04.2025 Криминал
Мопед сатып алыр өчен әти-әнисенең сейфын җимергән
Хакасиянең Черногорск шәһәрендә 13 яшьлек укучы әти-әнисенең сейфын мопед сатып алыр өчен җимергән. Үсмергә җинаять кылырга 16 яшьлек иптәше ярдәм иткән. Өлкәннәр эшкә киткәч, үсмерләр өйгә кергән дә таш белән сейф ишеген җимереп ачып, аннан 200 мең сум акча, әнисенең алтын сәгатен алганнар. Аннары дуслар Абакан шәһәренә киткән. Анда ике мопед сатып алып, калган акчаны иптәшләренә өләшкәннәр. Полиция хезмәткәрләре аларны тоткарлаган инде. Малайлардан калган акчаларны һәм мопедларны тартып алганнар.
Чыганак: lenta.ru
Фото: Ләйсән Каспранова
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|