|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.04.2025 Дин
![]() Динебез өй юу күренешенә нинди мөнәсәбәттә? Артур хәзрәт Габдуллин белән әңгәмәПәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Чисталык – ярты иман ул», – дигән. Мөселман җанын-тәнен генә түгел, әйләнә-тирәсен дә чисталыкта тотарга тырыша. Бик тиздән һәр йортта өй юулар башланачак. Ислам динендә бу йоланың билгеле бер тәртибе бармы? «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллин өй юуга бәйле сорауларыбызга ачыклык кертте. – Динебез өй юу күренешенә нинди мөнәсәбәттә? – Динебездә өй юу буенча ниндидер тарихи мәгълүмат юк. Кеше үзенә йола итеп алган билгеле бер тәртип кенә бу. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләм яшәгән чорда өйләр бездәге кебек түбәле түгел, диварлы гына булган. Өсте ачык калган, бер бүлмәдә сөйләшкән тавышлар икенчесенә ишетелеп торган. Анда өйләр бер-берсенә терәлеп торган, бездәге кебек күршеләр белән бераз ара калдырып яшәмәгәннәр. Пәйгамбәребез дә абыйсы Әбу-Ләһәб белән дивар аша гына күрше булып яшәгән. Ул аның динне таратуына каршы була, аңа дошманлык итә башлый. Пәйгамбәребез намаз укыган вакытта абыйсы аның ягына чүпләр, пычрак ыргыта торган булган. Ул чордагы чисталык мәсьәләсен өлешчә әнә шуннан чамаларга мөмкин. – Өй юганда йорттан начар энергетика да чыгып китә, диләр… – Җыештырганнан соң өй иркенәеп китә, рәхәт була. Ислам динебездә чисталыкка зур урын бирелә. Намаз укыгандагы шартларга булган иң зур таләпләрнең берсе шул. Кигән киемең дә, намаз укыган урының да, йортың да – барысы чиста булырга тиеш. Өйдәге мохит тә еш кына чисталыкка бәйле. Шуңа күрә өй юганнан соң йортыбыз тузан-пычрактан гына түгел, начар энергетикадан да чистарына. – Соңгы арада өйне кеше чакырып юдырту популярлашып китте. Хәтта авыл җирендә дә, кешегә акча түләп, өй юдыртучылар бар. Дин ягыннан караганда, болай эшләү гөнаһ түгелме? Чит кешенең синең өеңне килеп юып, чистартып йөрүе дөресме? – Мондый гамәлне гөнаһ дип әйтеп булмый. Ләкин моның тискәре яклары булырга мөмкин. Йорт ул – синең төп нигезең. Синең ярты гомерең шунда үтә. Шушы нигезеңә чит кеше кертү дөрес түгел. Кешенең уенда нәрсә икәнен белеп булмый. Җыештырганда кешенең йорттагы нәрсәгә дә булса күзе төшәргә, күзе тияргә мөмкин. Шул рәвешле чит кеше үзе дә сизмәстән сиңа зыян салырга мөмкин. Кызганыч, арабызда сихер, бозым кертү белән шөгыльләнүчеләр дә шактый. Шуңа күрә өйне, чит кеше чакырмыйча, үзеңә юарга тырышырга кирәк. Өстәвенә хәзер моның өчен эшне җиңеләйтә торган бөтен мөмкинлекләр дә бар. Керне дә – машина, идәнне дә робот-пылесос юа. – Өйне түр башыннан юа башларга кирәк, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы? – Өй юуны түр башыннан башларгамы, әллә ишек ягыннанмы – моның дини әһәмияте юк. Бу күбрәк халыкның үзе уйлап чыгарган ышануы, гадәте булып тора. Чынлыкта, ислам динендә мондый таләп тә, өй җыештыруның билгеле бер тәртибе дә юк. Иң мөһиме – чисталык булсын. – Кояш баегач, идән юган суны түгәргә ярыймы? – Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Кояш баткан вакытта балаларыгызны яныгызда тотыгыз. Бу вакытта җирдә шайтаннар тарала», – дигән. Ләкин ниндидер су түгү яки башка эшләргә карата диндә андый тыю, боерык юк. Шуңа күрә халык телендә андый ышанулар булырга мөмкин. Әмма мөселман кеше, иң беренче чиратта, бу хакта ислам динендә ниләр әйтелгәнен ачыкларга, бары шуңа гына таянырга тиеш. – Кояш баегач, тузан сөртергә, өй җыештырырга ярыймы? – Көн буе эштә булгач, күп кешенең өй җыештырырга да вакыты калмый. Шуңа күрә бу эш еш кына кичкә кала. Халык телендә, дөрестән дә: «Кояш баегач, өй җыештырырга, тузан сөртергә ярамый», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма ислам динендә андый тыю юк. Димәк, аны эшләргә ярый. Кеше үзенең тормышын авырайтмаска тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|