поиск новостей
  • 20.04 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 20.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 20.04 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 20.04 "Әлифба: хәреф дөньясында" Кариев театры, 11.00, 2+
  • 20.04 "Матур-Сity" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 22.04 "Мәхәббәт FM" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.04 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 22.04 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 23.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сәлам, Актәпи!" Кариев театры, 13.00, 3+
  • 24.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 24.04 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 24.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 25.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.04 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18.30, 12+
  • 26.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 14.00, 12+
  • 26.04 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.04 "Куркак батыр" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 27.04 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Казанда Ак.Сахаров урамында 1 бүлмәле фатир озак вакыткаарендага бирелә. 89172930043
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659

Архив
 
13.04.2025 Шоу-бизнес

Нурзадә әтисенең соңгы көннәре турында: «Күзгә карап ята, 1-2 тамчы су да эчә алмасын әле!»

Җырчы Нурзадә әтисенең соңгы көннәре, үлеме турында җан тетрәткеч юллар язган. «11.04.2025.
Хуш, Әти.
Бу көн кара төс белән безнең тормышка язылды.
Майның 23 дә 79 яшь тула иде бит.
Зур мәхәббәткә нокта куелды.Әнине югалткач, Әти бик юксынды.

Безгә бик күрсәтәсе дә килмәгәндер инде. Ләкин күзләре моңсуланды, үзе күңелсезләнде. Әни белән 40 ел бергә яшәделәр бит алар. Әни озак еллар авырды, Әти аны 1 генә минутка да ялгыз калдырмады. Әнине югалткач, «Үзеңә генә авырдыр бит, бәлки берәр кеше белән таныштырып карыйкмы әллә?» дигәч, беләсезме нәрсә диде? «Беркемдә Әниегезне алыштыра алмый», диде.

Әгәр безнең Әти кебек сабыр, тыйнак, аз сүзле, бик укымышлы, зыялы, аш-суга да, барлык эшкә дә  оста алтын куллы, акыллы, тугры, нурлы йөзле, йомшак күңелле, үз көче белән тырышып эшләп, булганына шөкер итүче, тыныч холыклы, шул ук вакытта үзенең сүзен үтемле итеп  әйтә белүче, нык  кешеләр, бигрәк тә ир-атлар күбрәк булса, бу җир йөзендә хатын-кызларга яшәве җиңелрәк булыр иде! 
Менә шундый асыл кеше иде безнең Әти!
 
Инде менә январь аеннан бирле Әти авырды. Шушы 3 ай эчендә без ут эчендә яшәдек. Үзебезнең хәлебезне үзебез генә белдек. «Беркемгә әйтмәгез, язмагыз», диде.
 
Сулды, кипте, корыды.
Больницада ятты, башка специалистларга да алып бардык, ләкин соң иде инде... Операция ясау мөмкин түгел иде… Яше дә бар, чир дә нык азган иде... Башыбызга да сыймады бу хәбәр.
 
Ничек инде, әле декабрь аенда гына карлар көрәп йөргән, интернет челтәрләрен дә яхшы белгән, үзе әйтмешли, соңгы 40 елда аспирин да эчмәгән, үз гомерендә бер тәмәке тартмаган, исерткеч эчемлекләр куллану дигәнне белмәгән Әтиебез шулай каһәр суккан әшәке чир белән авырып китәргә мөмкин?!!! 
 
Соңгы көннәре бигрәк авыр булды... Күзгә карап ята, ләкин ашый да алмый, 1-2 тамчы су да  эчә алмасын әле! Авыр, бик авыр! Чарасызлык.
«Әти ,нишләтеп кенә карыйк икән соң?» дигәч, «көтәбез инде, тагын нишләп була», диде.
 
Соңгы минутларына кадәр үз аңында, телендә булды. Хәтта шаяртырга да көч тапты. Башыннан сыйпаган идем, «үсеп киттемме соң бераз», диде елмаеп. Миңа үзенең матур, зәңгәр күзләрен төбәп, «елама, яме», диде.
 
Менә шул күк йөзен хәтерләтә торган зәңгәр  күзләре 11 апрель - җомга көнне мәнгелеккә йомылды.
 
Хуш, Әтиебез! Бәхил бул! Безгә рәнжеп китмә! Әни белән, ниһаять. күрешкәнсездер дип уйлыйм», дип язган Нурзадә социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
 
Нурзадә шулай ук әтисен соңгы юлга озатуда ярдәм итүчеләргә, теләктәшлек, кайгы уртаклашучылар белдерүчеләргә рәхмәтен дә җиткергән.
 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 13.04.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы