поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
12.04.2025 Әдәбият

Айгөл Әхмәтгалиева: «Зәңгәр күлмәк» (Хикәянең ахыры)

Санаулы гына калган парлы кичләрнең берсендә капка төбендә, гадәттәгечә, сөйгәненең куенына сыенып, таныш күлмәккә баш төртеп торган Зәринә капыл гына:
– Карале, Кәри-им, синең шушы зәңгәркәйдән башка әллә бүтән күлмәгең юкмы соң? Былтыр да гел шушы күлмәктән йөрдең, хәзер дә... – дип әйтеп салды.

БАШЫ

Кәрим сискәнеп киткәндәй булды. Кызның аркасыннан кочып алган куллары кинәт кенә йомшап калды, йөзеннән күләгә йөгереп үтте. Аны-моны абайларга өлгермәгән кыз исә:
– Миңа ай саен яңа кием алып торалар, искерәкләрен әни хәерчерәк гаиләләргә тарата да бетерә, – дип өстәп куйды.
– Мин дә син әйткән хәерче гаиләгә керәмдер инде. Бер әнинең акчасына яшибез бит, – диде Кәрим, тамагындагы төерне сиздермәскә тырышып. – Үзем эшли башлагач, бер түгел, йөз күлмәк алырмын әле! – Шулай диде дә Кәрим, читкә тайпылып, Зәринәне кочагыннан ычкындырды һәм кызу-кызу адымнар белән борылып китеп тә барды.
 
Кыз урынында каккан казык кебек басып калды. Һич кенә дә Кәримнән көләргә, аны рәнҗетергә теләп сүз катмаган иде ләбаса. Йөрсен, гомере буе шушы вак шакмаклы зәңгәр күлмәктән – Зәринә өчен егетнең үзе кебек үк кадерлегә әверелеп беткән күлмәктән йөрсен. Юа-юа инде сизрәп килгәне күзгә чалынса да, аңа бит Кәримнең тән җылысы, аның тансык исе сеңгән! Кыз шул күлмәккә башын салган саен үзен дөньядагы иң бәхетле кыз дип хис итә, бу бәхетнең гомерлек икәненә ышана иде. Бүгенге соравын исә бары тик гадәти кызыксынудан гына биргән иде. Егетнең моңа кадәр бер тапкыр да үз холкын күрсәткәне, юкка-барга үпкәләгәне, тәртәгә типкәне юк иде, шуңа күрә Зәринә  исәңгерәп калды. Кәрим исә урам чатына, төн караңгылыгына кереп югалды.
 
...Бүген кич кенә Кәримнең әнисе, өрлектәй ирен яшьләй югалту хәсрәтеннән, дөньяны сыңар канат белән сөйрәүдән шактый иртә картайган, чәчләренә вакытсыз чал йөгергән ана, улының киенүен нигәдер көрсенеп күзәтте дә:
– Әй, улым, буй җитмәс агачка үрелеп ялгышмасаң ярар иде... Тиң күрсәләр ярар ла соң үзеңне... Без бай, син хәерче дип кимсетмәсәләр... – дип, әллә үзалдына, әллә Кәрим колагына тәгаенләп сөйләнеп алды. – Чиләгенә күрә – капкачы, димәсләр иде аны...
 
Аның сүзләренә әллә ни игътибар итмәгән иде Кәрим, Зәринәнең бөтенләй уйламаганда күлмәк турында сүз кузгатуы горур җанын айкады да ташлады. Белә иде – кызның тәрәзә төбендәге яран гөл шикелле гел күз уңында, мул тормышта яшәргә күнеккәнен дә, ап-ак матур кулларының беркайчан сыер саумаганын да, бакча казымаганын да белә иде. Шул ук вакытта Зәринәнең кояш күңелле икәнен дә, кызның аксөяк сылулыгы янәшәсендә бозларны эретерлек җылылык бар икәнен дә белә иде. Әнисенең «буй җитмәс агач» дигәне егетнең башына яңа гына барып җитте.
 
Иртәме-соңмы ачы хакыйкать үзен сиздерә икән шул... Капка төбендәге бүгенге сөйләшүне Кәримнең горурлыгы әнә шулай аңлады.
Зәринәнең колак төбендә дә әнисенең: «Кеше таный белмисең... Тиң түгелгә барып капланасың... Кодагый дип барып эндәшер кешең агач капка төбендә каршы алса...» дигән сүзләре торган саен ешрак кабатланып, кызны үз эченә бикләнергә мәҗбүр итә иде.
 
Җәйнең соңгы көннәре Кәримгә Зәринәсез, Зәринәгә Кәримсез, һәр икесенә кояшсыз, айсыз, йолдызсыз килде. Җәй генә түгел, алда көтеп торган гомер үзе дә аларның янәшәсеннән генә узарга җыена иде... Сөйгәне иртәгә калага юл тота дигән кичне дә Кәрим Зәринәләр капка төбенә аяк басмады. Гөнаһсыз ике җан, әллә горурлыкны, әллә яшьлек җүләрлеген атлап чыга алмыйча, үзләрен гомер буе тилмертәчәк ялгызлык ярында басып калдылар...
 
Казанга укырга керүгә, Зәринәне шәһәр тормышы бөтереп алды. Әти-әнисе үзен аерым фатирга урнаштырып китсә дә, бөтен уңайлыклары булса да, кыз газ плитәсе тирәсендә кайнашырга яратмый – институттан кайтышлый юл өстендәге кафеларда тукланудан да кулайракны тапмады. Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына дигәндәй, «Ял паркы» дигән тукталышта төшүгә, урам чатында җыйнак кына кафе бар икән, кыз шунда «ияләште». Кеше әллә ни күп түгел, ярымкараңгы кечкенә генә залда чиста, матур; ничә керсәң, шансон музыкасы уйнап тора. Иң мөһиме – ул яратып өлгергән гөмбәле пиццадан һәм бәрәңге шәңгәсеннән өзелмиләр. Кыз балага күп кирәкме – Зәринә берәр салат, кофе, пицца ала да инде үзенеке итеп үзләштергән ике кешелек кырый өстәлгә барып урнаша.
 
Беркөнне кайнар бәрәңге шәңгәсенә карап, авылны, әти-әнисен искә төшерүдән күңеле тулып, сумкасындагы кулъяулыкка үрелгән иде, каршысына кара кашлы, җәенкерәк сөйкемле йөзле, кысынкы кара күзле егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге ир-егет рөхсәт-мазар сорамый гына килеп тә утырды.
– Кем елатты безнең сылуны? – диде ул күптәнге танышына эндәшкәндәй үз итеп.
 
Зәринә башта аптырап китте. Аннан, елмаерга тырышып:
– Юк ла, әллә нәрсә, чүп эләктеме шунда... – дип, күз төбен сыпырып алды.
– Гафу итәрсез, бүген сез яраткан гөмбәле пицца булмады. Ышанасызмы, бөтен Казанда шампиньон калмаган!
 
Заринә янә сәерсенеп калды. Бу ир-егетнең аны кем беләндер бутавы булдымы, танышырга сәбәп эзләвеме – һәрхәлдә, кыз аны беренче тапкыр күрә иде. Ул арада ир заты официант кызларның берсенә нидер ымлады. Күп тә үтмәде, өстәлгә үтә күренмәле графин белән кызыл төстәге әллә сок, әллә шәраб, нәзек билле ике бокал китереп куйдылар. Бераздан яшел салат яфрагы, лимон, помидор телемнәре белән бизәп, икесе алдына да төелгән бәрәңге һәм алтынсу төскә кертеп кыздырылган тавык боты чыгарып утырттылар. Зәринә сүзсез сорау белән каршысындагы иргә күтәрелеп карады да эчелмәгән кофесын алып, башка өстәлгә күчәргә дип кыймылдады.
– Йә инде, Зәринә, утырып аша. Куркыткан булсам, мин китеп торам. – Шулай дисә дә, ир урындыктан кузгалмады, киресенчә, аның аркасына терәлебрәк утырды.
 
Үзенә исеме белән дәшүдән кыз бөтенләй аптырап калды.
– Карагыз әле...
– Бәхтияр. Бәхтияр абыең булам. Әйдә, суынганчы ашыйк башта. Җитеш, тәти кулларың өйдә бәрәңге әрчи торганга охшамаган... Ә монысын, аппетит ачылырлык кына итеп... – Урыныннан калкынып, Бәхтияр бокалларга төбен күмәрлек кенә итеп вино агызды да берсен кызга сузды.
 
Бу уенның ни белән дәвам итәсен инде кызыксынып күзәтә башлаган Зәринә ихлас көлеп җибәрде:
– Мин аракы эчмим бит!
– Аракы түгел, иң затлы шәрабларыбызның берсе! Тәмләп кенә кара.
– Шәраб та эчмим!
– Алайса... – Бәхтияр иреннәренә китергән бокалын кире куеп, кызга сынаулы караш ташлады. – Шампанское китертәм, инде аннан да баш тартсаң...
– Әйтәм бит, мин берни дә эчмим! – Кыз ачуы чыга башлаганны сиздермәскә тырышып, суынган кофесын тиз-тиз генә йоткалап алды да, ашалмаган шәңгәсенә кызганулы караш ташлап, янә урыныннан торды.
– Зәринә... – Бәхтиярнең күзләре ялварулы караш белән аңа төбәлде. – Тынычлап аша да аннан китәрсең.
– Ә сез мине каян беләсез? – Кызыксынучанлык үзенекен итте, кыз кире түнде.
– О-о, мин синең турында бик күпне беләм. Каянмы? Алдыңдагы ризыкны ашап бетер дә аннан барысын да сөйләшербез.
 
Зәринә авыз суын китереп, кызыктырып торган тавыкка күз салды. Институтта көн буе җылы ашамлык күрмәгән ашказаны тәмле искә алданып, сулкылдап куйгандай булды. Кыз, тәвәккәлләп, салфеткага төрелгән чәнечке белән пычакны сүтте дә аларга карап катты. Авылда тавык ботын пычак белән кискәләп ашаган кешеме инде ул? Иң җайлысы – кулыңа аласың да ирен читләрен майландыра-майландыра рәхәтләнеп ашыйсың, аннан чишмә суы белән хозурланып бит-кулыңны юасың... Кыз чәнечке белән бәрәңге боламыгын чеметеп-чеметеп капкан җиреннән күз кырые белән генә янә тавык ботына карап алды. Ярар, уртасына чәнечке китереп кададың, ди, пычак белән кискәли башлагач, шуып китеп, берәрсенең аяк астына чәчрәп төшсә? Шуны күзал-лаудан ук бит очлары ут капкандай янарга тотынган кыз, авыр сулап, үтә күренмәле помидор телеменә үрелде.
 
Бәхтияр исә икеләнеп-нитеп тормады, кыска җиңле ак футболкасыннан тазалыгын, тыгызлыгын күрсәтеп торган беләкләрен өстәл читенә салып, тавык ботын кулына тотып, бернинди тартынусыз кимереп куйды. Өстәлдәге салфеткага бик җентекләп бармакларын сөрткән арада өстәлгә ике чынаяк чәй, өчпочмаклап ясалган кечкенә генә чәкчәк кисәкләре чыгарып куйдылар.
– Бигрәк нәзексең дип аптыраган идем, ашавың юк икән лә... – Инде бәрәңге тәлинкәсен ялт иттергән Бәхтияр әле дә булса салат яфрагы чәйнәп утырган кызга мәзәк итеп каш сикертте.
– Ит белән бик дус түгел мин, – дип алдарга мәҗбүр булды кыз. «Ашыйсым килә, тик оялам», димәс бит инде.
– Авыл кызы да шулай нәзберек булыр икән.
– Хәзер әйтегез инде – сез мине каян беләсез?
 
Бу беркатлы сораудан Бәхтияр, ниндидер кызык тапкандай, кычкырып көлеп җибәрде.
– Әллә син чыннан да Зәринә исемлеме? Мин бит болай, кыек атып туры китереп кенә...
 
Үзен сабый урынына күреп шаяртканга ачуы кабарган кыз сумкасын ачып акча алды да аны өстәл уртасына ыргытып, ашыга-кабалана ишеккә ташланды.
Тик Бәхтиярнең әрсезлеге дә, үҗәтлеге дә җитәрлек икән – кызны тышкы ишек катында куып та җитте, ике сөйләшергә урын калдырмаслык итеп култыклап та алды.
– Чыгымчы ат кебек икәнсең, әй. Утыр, илтеп куям. – Бәхтияр тротуар янында торган юеш асфальт төсендәге кәттә машинага ымлады.
– Үзем дә кайта алам. Мин бу тирәдә генә торам.
 
Бу бәйләнчек адәмнең сүзләре, хәрәкәтләре куркыныч тоелмаса да, кыз анда ниндидер сәерлек күреп, читтәрәк торырга тырышты.
– Беләм, – диде Бәхтияр, аны тагын да ныграк аптырашта калдырып. – Алайса, җәяү генә атлыйбыз... Син минем тозсыз шаяртуыма ачуланма инде, Зәринә. Син әле студент билетыңны югалтканыңны да белмисеңдер, әйеме?
 
Зәринә сумкасының каптырмасын ычкындырып, акча янчыгын тартып чыгарды. Аның эчке кесәсенә студент билетын да, китапханәнең уку залына йөри торган билетын да тыгып куйган иде. Хәзер исә күксел төстәгесе юкка чыккан. Кыз, кайтарылып торган кашларын дугаландырып, Бәхтиярнең елмаеп борылган каратут йөзенә төбәлде.
– Син аны кичә акча түләгәндә төшереп калдырдың.
– Ә сез шуны күргән килеш бер сүз дә эндәшмәдегезме?
– Нигә? Син бит барыбер пицца ашарга керер идең...
– Бүтән эшегез юкмы, минем арттан шпионлык итеп йөрисезме?
– Әйе. – Бәхтияр һич шаяртмыйча шуны раслады. – Мин синең кайда торганыңны да, укыганыңны да, көн саен безнең кафеда бер үк өстәлдә утыруыңны да, шәңгә яратуыңны да белә идем инде, исемең генә сер иде. Җирдән көткәнне Ходай күктән бирде – кызлар билетыңны прәме кулыма тоттырдылар.
– «Безнең кафе»да?
– Аптырама, мин шушы кафеның, гади генә итеп әйтсәк, хуҗасы.
– Кызык... – Зәринә нигәдер төртелеп калды.
 
Йөр син менә, артыңннан разведчик шикелле һәр адымыңны барлап торуларын башыңа да китермичә...
– Булачак хатынымның кемлеген, ниндилеген, нәрсәләр яратуын алданрак чамаларга тиештер бит инде мин?
– Булачак хатынымның? – Кыз башта күзләрен түгәрәкләндереп башын күтәрде, аннан яшьләре тибеп чыкканчы рәхәтләнеп көлде дә кулын ялт кына Бәхтиярнең култыгыннан тартып алды. – Мин кайтып җиттем.
– Сау бул, Зәринә! Очрашканга кадәр!
 
Кыз аның артыннан «очрашкан, ди, бүтән ул кафега аяк басасым юк» дип, күңеленә катгый карар беркетеп калса да, чәч толымнарын шушы сәер, алчак күңелле Бәхтияр белән бәйләп куясын башына да китерми иде...
 
Егет аны туры сүзлелеге, әледән-әле төрле маҗаралар уйлап чыгаруы һәм кыз өчен берни кызганмавы белән җәлеп итте. Бу тормыш берни белән чикләнмәгән, һәр теләгәне алдына килергә күнеккән Зәринә өчен иде. Институт бусагасыннан чыгуга машина белән каршы алулар, әле кафеда, әле ресторанда сыйланулар, кыйммәтле бүләкләр алдында кыз чарасыз калды – Яңа ел алдыннан алар Бәхтияр белән ду китереп туй ясадылар. Беренче курста гына укучы кызларының шулай бик иртә гаилә камыты киюен өнәп бетермәсәләр дә, сайлаган кешесенең нәкъ менә алар теләгән даирәдән булуы ата-ананың күңеленә хуш килде. «Кәрим дип тагын башын әйләндерә башлаганчы...»
 
Мәшәкатьсез мул тормышта барысы да бар һәм... берни дә юк иде. Моны аңлау Зәринәгә соңрак килде. Кыз күңелендә ул хыялланган мәхәббәт тә, татлы хисләр дә юк иде. Үзе сайлаган тормышның алтын читлек икәнен аңласа да, барысы да үзгәрер, Бәхтиярнең яратуы икесенә дә җитәр дип өметләнде яшь хатын. Тик әлеге өмет кысыр хыял гына булып калды: Зәринә күңелендә Кәримнән башкага бөтенләй урын юк иде. Ире күкрәгенә кочкан минутларда хатынның күз алдында шакмаклы зәңгәр күлмәк килде, чәч толымнары Кәримнең сак кына кагылуын көтеп тилмерде. Хатынның җаны да, тәне дә Бәхтиярне үз итә алмады. Ирнең исә, бермәлне ачылып китеп: «Сине безнең кафега керүеңнең беренче көненнән үк күзәтә башладым. Үзең сылу, үзең яшь, бозылырга өлгермәгәнең йөзеңә чыккан. Минем хатын менә шундый булырга тиеш иде: кулга өйрәтелмәгән яшь тай кебек, кеше кулы тимәгән...» Бәхтиярнең бу сүзләре, пыскып булса да янарга азапланган учак өстенә салкын яңгыр сибәләп үткәндәй, Зәринәнең күңелендәге соңгы очкынны да сүндереп ташлады.
 
Кайчагында, йолкыш кына, өтек кенә күренгән ире янәшәсендә кояш кебек балкыган хатыннарга карап, Зәринәнең йөрәге телгәләнде: кемнәрнеңдер күңеле, әнә, җан тарткан ярының ямьсез, кыска буйлы, пеләш булуына да карамастан, яратудан ташып тора. Бәлки, аларның Зәринә өстендәге тун турында төштә дә хыялланганнары юктыр, аның шикелле, ире бүләк иткән затлы машинага вәкарь белән генә кереп утырганнары да булмагандыр, әмма аларның йөзендә үз-үзләреннән канәгатьлек чагыла. Вьетнам базарыннан алынган өтек курткалы ирнең култыгына сарылган йөкле хатынны гына күр әле: һәр керфегенә, күз карашына, бит очына сибелгән вак-вак таплардан бәхет күзе кереп елмая диярсең. Дөньясында бер бәхетле шикелле, йөзендә шулкадәр ихлас сөю балкый...
 
Институтны тәмамлаганчы кеше арасында, яшьтәшләре тирәсендә көннәр сизелмичәрәк үтсә дә, соңыннан дипломын киштәгә кыстырып, өйдә хуҗабикә ролендә генә калгач, Зәринә ни чарадан бичара үзе сайлаган язмыш турында торган саен ешрак уйлана башлады. Ул бит алтын читлектәге кош, бәллүр вазадагы гөләп чәчәге... Читлек ишеген ачсалар, якын-тирәдә генә җилпенергә хакы булган кош; күз карашы белән генә сокланырга рөхсәт ителгән асыл чәчәк... Бәхтиярнең бизнесы гөрләп бара, шәһәрнең төрле почмагында кафелары ярыйсы табыш китерә – заманадан бер адым алда барырга яраткан ир һәр яңалыкны барысыннан да иртәрәк белеп, тиз арада шуны кулланышка кертеп тә җибәрә. Саранлыгы юк ирнең, Зәринәгә кирәген дә, кирәкмәгәнен дә ташып кына тора. Инде аяк басмаган чит илләр дә калмады диярлек – җай чыкса, хатыны белән атна-ун көн булса да ял итеп кайтырга ярата Бәхтияр. Тик менә аның кая да булса эшкә урнашу теләгенә генә теше-тырнагы белән каршы килә.
– Сылуым, бичәм, син матур чәчәк шикелле, мин кайчан гына кайтып керсәм дә, өйдә балкып утырырга тиеш! – Ирнең бу боеручан карарын Зәринә хатын-кыз хәйләкәрлеге белән дә, күз яшьләре белән дә үзгәртә алмады.
 
Менә бүген дә шул хакта сүз кузгатуга, ирнең кырт кына чыгып китүе иде.
 
Манекенга кигертелгән ирләр күлмәгенә карап, Зәринә бөтенләй онытылып киткән икән. Ул, авыр сулап, пыяла ишек аша эчкәрәк үтте. Әгәр шул зәңгәр күлмәкне Бәхтияргә алса? Юк, юк... Иске яраларны каезлап, йөрәк сызлатыр өченме? Хатынның күз карашы өске киштәгә тезеп куелган ак, яшел, кара, тагын әллә нинди күлмәкләрне барлап чыкты. Җанга ятышлысы берәү генә иде шул...
– Карим! Менә бит монда галстук саталар, күлмәк тә бар!
 
Ниндидер хатын-кыз авызыннан үзәкләрне өзәр дәрәҗәдә таныш исем ишетеп, Зәринә үз колакларына үзе ышанмыйча артына борылды һәм тип-тигез идәндә аздан гына абынып егылмады: кул сузымы арада, күгелҗем күзләрен аптыраулы төбәп, Кәрим басып тора иде.
Элекке кебек үк кыска керпе чәч, калынаеп киткән киң җилкәләр, ирләрчә кырыс матурлык иңгән озынчарак йөз.
– ???
– Зәринә? – Кәрим каушавын сиздермәскә тырышып: – Сине танырлык та түгел... дисәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, – дигән булды.
– Казанда нишләп йөреш? – Зәринә битараф кына шулай дияргә тырышса да, тавышының калтырануын җиңә алмады.
– Зәринә – минем авылдаш, классташ. Мәктәпне бетергәннән бирле күрешкән юк иде... – Кәримнең сүзләре нигәдер аклангандай килеп чыкты. – Ә бу – минем хатыным Алинә. Менә, туйга кирәк-ярак барлап йөрибез.
 
Алинә кызыксынучан карашын яшереп тә тормыйча Зәринәнең төс-кыяфәтен, атсыз бармагындагы никах балдагын тикшереп чыкты да, канәгать тавыш белән:
– Сез кияүдә икән, әйеме? – дип, мәзәк кенә сорап куйды.
– Нигә, әллә ярамый идеме? – дип, Зәринә сүзне уенга борып җибәрде.
– И-и, мин шундый инде... Каримны аны саклап кына торышлы... Алайса, янында мин барын онытып, кемнедер эзләгәндәй як-ягына карана да йөри... – Алинә, күрәсең, әле дә булса балалыктан чыгып бетмәгән иде бугай, эчендәгесен ярып та салды. – Карим, монда бөтен әйбер әкәмәт кыйммәт, гадәтеңне беләм, тагын биш-алты күлмәк төяп чыгачаксың, бүтән кибеткә керик әле.
– Юк. Шушыннан сайлыйбыз. – Кәрим ияге белән күлмәкләр рәтенә ым какты.
– Ай, белсәгез икән, Зарина! Минем Карим акчаны уңга-сулга сибәргә дигәндә... Ужас!
 
«Минем Карим». Кыңгырау урынына чыңлап кына торган кыз авызыннан яңгыраган әлеге сүзләр Зәринәнең колагын түгел, җанын көйдереп узды. 
 
«Ул синеке түгел, түгел! Синеке булсын өчен аны иң башта миннән йөрәгем белән бергә кубарып алырга кирәк!» Аннары, аңа болай каты итеп Карим дип түгел, җылы гына, йомшак кына, иркә генә итеп, Кәри-им дип дәшәргә кирәк! 
– Кәри-им, – диде Зәринә, башын югары күтәреп, ниндидер яшерен моң, сагыш һәм шуның белән бергә ясалма горурлык чагылган күзләрен тутырып ир-егеткә текәлде. Кәримнең Чаллыда яшәвеннән, бик уңышлы гына эш башлавыннан, авылда күз явын алырлык ике катлы таш йорт җиткереп ятуыннан хәбәрдар булса да, кызыксынып сораган булды. – Син ничек соң, тормышларың дигәндәй? 
– Чаллыда яшәп ятыш. Запчастьлар, йөк машиналары... Үз эшемне ачтым, бара әкренләп кенә. Өйләнәм дип маташу...
– Озак сайлангансың! Безнең класслардан син генә дуадак каз кебек йөри идең. Яраткан кешеңне табуыңа мин бик шат! – Бу сүзләрне Зәринә, юри басым ясап, һәр авазын тутырып, карашын Кәримнән әзгә генә дә ычкындырмыйча әйтте. Әйтте һәм шул мизгелдә Кәримнең күгелҗем күзләрендә яшен утыдай чагылып киткән рәнҗүне, тетрәнүне, яратуны күреп өлгерде. Моннан унбиш ел элек тә бу күзләрдә шушы ярату чагыла иде... 
– Яшь бара бит. – Артык сүз өстәмәде Кәрим.
– Ә мин менә... күлмәк алам дип сугылган идем. – Хатын, үзе дә абайламастан һәм теләмәстән, кулы белән манекендагы күлмәккә изәп күрсәтте. 
– Клево! Карим, сиңа да шундыйны алабыз, төсе бигрәк матур! – Алинә җәһәт кенә күлмәк җиңенә тагылган кәгазьне әйләндереп карады, бәясен күреп, йөзен җыерып куйды. – Моны – берне, туйга ап-акны алсак, җитә инде.
 
Кәрим белән Зәринәнең күз карашлары мизгелгә генә бер-берсенә берегеп калды. Һәр икесе күңелендә ниндидер татлы, сагышлы, газаплы әрнү пәйда булып, шул әрнү яралы кошчык урынына тыпырчынып куйды. Тыпырчынып кына калмады, керфекләрне аралап бит очлары буйлап түгелгәндәй тоелды. Моннан унбиш ел элек шулкадәр мәгънәсез генә аерылышу булмаган диярсең: менә алар, икесе дә йөрәкләренең әле дә булса бер-берсенең исемен кабатлап типкәнен бик яхшы аңлап, кара-каршы басып торалар. 
Алинә «Карим!» дип үз янына дәшкәнгә икесе дә сискәнеп китте. Чая кыз сатучыдан манекендагы күлмәкнең кирәкле үлчәмен таптырып маташа иде. 
 
Зәринәгә кинәт кенә әллә ничек булып китте. Шушы зәңгәр күлмәкне Кәрим өстендә күзаллап, тәненә салкын чемердәү йөгерде. Алинәнең җирән чәчләре белән ирнең күкрәгенә сарылуын, шушы вак шакмаклы күлмәккә башын салып, Кәримнең йөрәк тибешен тыңлап иркәләнүен күз алдына китерүе дә коточкыч иде. Хатын үзе дә сизмәстән үк прилавка янына атылды.
– Гафу итәрсез, тик бу күлмәкне мин алам!
 
Сатучы кыз кояш урынына балкып, аны тынычландырырга ашыкты:
– Борчылмагыз, бездә һәр размер икешәр данәдә!
– Миңа нәкъ икәү кирәк тә инде! – Үртәлүен, ачуын сиздермәскә тырышса да, Зәринәнең сүзләрендә тимер чыңы ишетелгәндәй булды.
– Абау, Зәринә, ирегез бертөсле ике күлмәк киеп йөрмәс инде, минем Карим... – Җитез куллары белән әле ачылырга өлгермәгән күлмәк кабына үрелгән Алинәнең ярты сүзе һавада бүленеп калды.
– Үскәнем, – диде Зәринә, инде мыскыллы тонын яшереп тә маташмыйча, – беренчедән, мин иремә гомердә дә шакмаклы зәңгәр күлмәк кигермим! Икен-чедән, күлмәкләрне мин бүләккә алам. Өченчедән...
 
Ике хатын-кызның күлмәк өчен бакча баласыдай тарткалашырга җыенуы Кәримгә көлке тоелдымы, әллә мәҗбүри генә елмаюы булдымы, ул:
– Кызлар, мине оныттыгыз! – дип, аларның уртасына кереп басты. – Алинә, үземә кирәкне мин үзем сайлыйм! Мондыйны җенем сөйми, – дип зәңгәр күлмәккә ымлады, аннан боз кебек карашы белән булачак хатынына төбәлде.
 
Әлеге карашны Алинә бар дип тә белмәде бугай, ә менә Зәринә куырылып, бөрешеп калды. Бу минутта аңа Кәрим дә, кычыткан чыпчыгы кебек кызыкай да кинәт кенә шулкадәр кызганыч тоелды. Күгелҗем күзләрнең иң тирән төпкелендә Зәринә үз чагылышын гына күргәндәй булды. Бербөтен булырга тиеш күңелләрне аерып, араларда вак шакмаклы зәңгәр күлмәк, шул күлмәкнең күкрәк турысына сыенган кара толым җәйрәп ята иде. Хисләрнең сафлыгы да, ихласлыгы да, мәхәббәтнең үзе дә шул толымнарга сарылып калган диярсең... Бу икәүне дә гомер юлындагы уртак сукмакта парлы ялгызлык көтеп торганы көн кебек ачык иде... 

Чыганак: "Сөембикә" журналы
 
Фото: ru.freepik.com

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.04.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы