поиск новостей
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 25.01 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 28.01 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.01 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 29.01 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 30.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.01 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 12.00, 12+
  • 31.01 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • Наил Табанаков - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
31.08.2008 Спорт

ДИНИЯР БИЛӘЛЕТДИНОВНЫҢ ӘНИСЕ ҺӘМ ЭНЕСЕ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Танылган футболчы, безнең горурлыгыбыз булган Динияр Биләлетдиновның исеме бөтен дөньяга билгеле. Мин быел аның әнисе Адлия ханым һәм энесе Данил белән танышу бәхетенә ирештем. Адлия ханым ачык йөзле, якты карашлы, гади кеше. Данил – тәрбияле егет, яшь кенә булса да, олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәнгән.

 

Адлия ханым белән аның туган авылында – Түбән Новгород өлкәсенең, Кызыл Октябрь районында урнашкан Суыксуда очраштык. Вакыты аз булса да, ата-бабасы җирен сагынып кайткан ул. Авылдашларына да мең-мең рәхмәтле: “Безне яраталар, безнең өчен борчылалар. Андый ярату туган җирдә генә була”, – ди.

 

Адлия ханым бик иртә әнисез калган. Аны әбисе, бабасы һәм Сания апасы ике яшь ярымда үз канатлары астына алалар, әтисенә нарасыйны үстерергә булышалар.

 

Адлиягә алты яшь тулгач, әтисе өйләнә, һәм кызчык Мәскәүдә тора башлый. Инде бик күп җирләрдә, шәһәрләрдә булырга туры килсә дә, Мәскәү аның өчен иң матур, иң кадерле кала.

 

Мәктәптә дә, институтта да Адлия ханым активистлар арасында була: пионерлар рәтендәме, комсомолдамы – ул лидер! Андый җитез, уңган-булган, өлгер кыз бик күпләргә ошый. Язмышы аны Ринат Биләлетдинов белән бәйли.

 

– Менә инде 25 ел бергә яшибез, – ди Адлия ханым. – Ринатым яшь чакта танылган футболчы иде, хәзер өлкән тренер. Аның укучылары илебездә һәм чит илләрдә дә уйныйлар; гел шалтыратып, бәйрәмнәр белән котлап торалар. Елга бер мәртәбә безнең өебездә җыелалар. Мин ул укучыларның һәркайсын хәтерлим, исем-фамилияләрен дә беләм, – ди Адлия ханым. – Футбол – минем яшәү чыганагым, чөнки бөтен кайгы-сагышларым, шатлык-куанычларым шуның белән бәйле.

 

Менә, хәзер өч малай, өч егет әтиләре юлыннан атлап киләләр. Марат һәм Динияр – футболчылар, Данил фехтование белән шөгыльләнә.

 

Профессиясе буенча Адлия ханым табиб һәм косметолог. Әмма бүгенге көндә гаиләсе өчен яшәүче хуҗабикә.

 

Футболны да, фехтованиене дә Адлия ханым стадионда карый. Ул ире һәм балалары өчен талисманга әверелгән: уен барышында тамашачылар арасында әниләре утыра икән, егетләр беркайчан да җиңелмиләр. “Кайвакытларда сулыш алырга да онытам. Бөтен көчемне, энергиямне бирәсем килеп, Аллага ялварам. Уеннарның ничек тәмамлануын да сизәм. Әгәр дә бер-ике көн элек нык дулкынланам икән – җиңү; юк икән – җиңелү, яки ничья, йә исә җиңү бик авыр бирелә, – ди ул. – Улларым тышкы кыяфәтләре белән бер-береннән нык аерылып торсалар да, аларны берләштерүче сыйфатлары күп – алар гаиләбезне яраталар, мәр¬хәмәтле, шәфкатьле, намуслы җаннар. Без аларга шундый тәрбия бирдек. Әтиләре дә балаларга гел үрнәк булып торды”.

 

Без, әнә шундый милләттәшләребез белән горурланабыз һәм аларга уңышлар телибез.

 

Ә газета укучыларга Динар белән әңгәмә тәкъдим итәм.

 

МИН ТЫРЫШАМ

 

Корабка нинди исем-юнәлеш бирәсең – шулай йөзә, ди капитан Врунгель. Данил Биләлетдиновка гаиләсе тарафыннан бик дөрес, бик матур юнәлеш бирелгән. Аның уңышларына сөенеп, аның белән горурланасы көннәребез алда әле дип беләм. Данил фехтование буенча 12 яшеннән бирле спорт мастерлыгына кандидат. Хәзер яшь “мушкетерга” – 14 яшь.

 

– Данил, без синең белән Суыксуда, әниегезнең туган ягыңда очраштык. Синең өчен дә бу авыл туган җирме?

 

– Әйе. Монда мине яраталар. Дусларым, туганнарым күп. Мин монда көч җыям, җир үзе җылыта кебек.

 

– Сиңа авыр вакытларда нәрсә ярдәм итә?

 

– Музыка тыңлыйм. Җаныма иң якыны – классика. Кайчакларда эчемнән үземчә догалар укыйм.

 

– Турнирларда җиңеп чыкканда, уңышларга ирешкәндә, күңелеңдәге иң беренче рәхмәт хисләре кемгә багышланган?

 

– Әниемә. Минем шәфкатьле, матур, кайгыртучан, газиз әниемә.

 

– Мушкетер булу кыенмы?

 

– Кыен да, кызык та. Фехтование белән 6 яшемнән шөгыльләнәм, әлегә туймадым.

 

– Бүгенге көндә иң мөһиме нәрсә?

 

– Иң мөһиме – уку. Мәктәпне яхшы тәмамлап, МГУның журналистика факультетына укырга керәсем килә.

 

– Үзеңә комачаулаган начар сыйфатларың бармы?

 

– Бар шул. Ялкаурак мин. Күбрәк тырышырга кирәк.

 

– Ә кешеләрдә нинди сыйфатлар ошый?

 

– Намуслы һәм шәфкатьле, юмарт кешеләрне яратам. Астыртын, көнчел, ялагай һәм куркакларны җенем сөйми. Кызганыч, андыйлар белән дә очрашырга туры килде. Тренировкаларда син монда абыең һәм аның акчасы аркасында гына дип “ысылдаучылар” бар. Нахак сүзне ишетүе җиңел түгел, тик мин игътибар итмим. Шөгыльләнүне яхшырак үзләштерергә тырышам.

 

– Дөрес эшлисең, Данил. Без сиңа зур уңышлар телибез!


Тәнзилә НУРУЛЛА, Сергач.
Сабантуй
№ 32 | 09.08.2008
Сабантуй печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы