|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
10.04.2025 Киңәш-табыш
Машина тәрәзәсенә таш эләксә, нишләргә?
Юлда кайтып барганда, каршы яктан килүче йөк машинасыннан коелган таш автомобильнең алгы тәрәзәсенә эләкте һәм эз калдырды. Бу урын чатнамасмы икән? Аны нишләтергә? Бу зыян өчен миңа компенсация тиешме? Автосервистан мастер Рафис ХӘЙРУЛЛИН:
— Вакытында ремонтка бармыйча сузып йөрсәң, кечкенә генә эз дә тора-бара чатнарга мөмкин. Машина тәрәзәсен яңага алыштыру уртача 5-10 мең сум тирәсе торса, таш эләккән эзне ямату — 1000 сум.
Компенсациягә килгәндә, хәрәкәт вакытында транспорт чарасы зыян күргән икән, бу юл һәлакәте булып санала. Тәрәзәгә таш эләккәч туктарга, бу очракны фото, видеога төшерергә, әлеге хакта 02 яки 112 номерына шалтыратып хәбәр итәргә, йә юл иминлеге инспекторларына әйтергә кирәк. Дөрес, бу мәсьәләдә компенсация алу шактый катлаулы, чөнки юл һәлакәтендә гаеплене табу авыррак. Әгәр КАСКО иминияте бар икән, бу очракны ЮХИДИ хезмәткәре теркәргә тиеш, шуннан соң иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә була.
Фото: © lesik/123rf.com
--- |
Иң күп укылган
|