|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2025 Мәгариф
![]() Казан дәүләт аграр университеты коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләрБүген Казан дәүләт аграр университетында Илшат Нуриев ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп тәкъдим ителде. Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина, бүген авыл хуҗалыгы төбәк икътисадында мөһим роль уйный, дип билгеләп үтте. Ул авыл хуҗалыгы юнәлешендәге барлык югары уку йортлары — Казан дәүләт аграр университеты, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырылуы турында сөйләде. “Әлеге мәгариф учреждениеләре чыгара торган кадрлар республиканың гына түгел, якындагы төбәкләрнең дә ихтыяҗларын канәгатьләндерә”, - дип ассызыклады министр урынбасары.
Ксения Шевелкина әйтүенчә, үзгәртеп кору процессы - мәгариф учреждениеләре үсеше өчен яңа мөмкинлекләр һәм яңа чынбарлык ул.
“Без, куелган барлык бурычлар да үтәлер, дип ышанабыз. Авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алып чыгучылар арасыннан сайлаган һөнәрләре буенча эшкә урнашучылар саны артачак”, - дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Алексей Песошин, Илшат Нуриевның һөнәри юлы республиканың агросәнәгать комплексы белән тыгыз бәйләнгән, дип билгеләп үтте. 10 елдан артык, 2015 елдан башлап, ул Татарстанның Арча муниципаль районын җитәкләде.
«Казан дәүләт аграр университеты» югары белем бирү ФДБМУен үзгәртеп кору турында» Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елның 20 декабрендәге 735 номерлы боерыгы белән «Казан ДАУ» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенә аграр югары уку йортларын - «Казан ДВМА» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен һәм «ТИПКА» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен кушу юлы белән берләштерелде.
Мәгариф оешмаларының структурасын камилләштерү, аграр белем бирүнең сыйфатын яхшырту, Татарстанның фәнни куәтен ныгыту өчен 7 меңнән артык студент белем алырлык, ел саен 1200гә якын югары белемле белгечләр чыгарырлык заманча агротехнология университетын төзү планлаштырыла.
“Бу чаралар югары уку йортына федераль һәм төбәк ярдәм программаларында катнашырга мөмкинлек бирәчәк, алар конкурентлык сәләтен арттыруга, рейтингларны яхшыртуга һәм талантлы абитуриентларны җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, шулай ук Казан дәүләт аграр университетының илкүләм һәм халыкара дәрәҗәдә позициясен ныгытачак”,— дип ассызыклады Алексей Песошин.
“Университетның яңа җитәкчесе һәм коллективы алдында тупланган потенциалны саклап калу, югары квалификацияле белгечләр әзерләү системасын һәм төбәкнең инновацион предприятиеләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән хезмәттәшлеген үстерү мөһим бурыч булып тора”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.
![]() Айрат Вәлиев университет коллективына уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде: «Безнең югары уку йорты коллективы — ул иң төп байлык. Рөстәм Нургали улы безгә иң яхшы аграр югары уку йортлары унлыгына керү бурычын куйган иде. Бүген «Авыл хуҗалыгы» предмет рейтингы буенча без бишенче урында, ә «Ветеринария» предметы буенча тугызынчы урында. Хәзер без, Татарстан Республикасы Рәисе куйган бурычны үтәдек, дип, ышанып әйтә алабыз”, - диде Айрат Вәлиев.
Илшат Нуриев үзенең җавап чыгышында ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм яңа вазыйфаның зур җаваплылык булуын билгеләп үтте.
“Аграр югары уку йорты минем өчен чит-ят түгел, мин биредә укыдым, монда алган белем һәм тәрбия буенча тормыш һәм хезмәт юлымны алып корам. Ышанам, без барыбыз бергә, югары уку йорты коллективы белән һәм республика җитәкчелеге, шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үзебезнең алга куелган бурычларны хәл итәрбез”, - дип әйтте Илшат Нуриев.
«Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» яңа илкүләм проекты максатлары буенча 2030 елга агросәнәгать комплексы предприятиеләренең авыл хуҗалыгы белгечләре белән тәэмин ителеше 95%ка кадәр җитәргә тиеш. Моның өчен аларны заманча таләпләргә туры килерлек югары дәрәҗәдә әзерләүне тәэмин итәргә кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|