поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.08.2011 Сәясәт

1 сентябрь – бөлү көне

Яңа канун таксистларны йә бәя арттырырга, йә эшләрен ябарга мәҗбүр итәчәк

Быелның 1 сентябреннән такси турында яңа закон гамәлгә керәчәк. Моңарчы бу тармакны аңлашылмый торган төрле норматив актлар аша җайга салырга тырышсалар, тиздән барысы да тәртиптә булачак, дип ышандыра түрәләр. Таксистлар үзләре генә бу үзгә­решләрдән канәгать түгел.

 

Таксистларның эшен җай­ларга кирәклеге хакында иң элек Мәскәү мэры Сергей Собянин сүз кузгатты. Аның белдерүенчә, бүген башкалада пассажир ташу белән законлы шөгыльләнүчеләр паркында 10-15 мең машина исәпләнә. Ә менә легаль булмаганнары 40 меңнән артып китә. Хакимият таксиларны халык өчен уңайлы һәм куркынычсыз итү максатыннан аларның эшен тәртипкә салырга булган да икән. Закон әлегә гамәлгә кермәсә дә, Мәскәүнең транспорт департаменты аларга яңа төрдәге рөхсәт кәгазьләрен бушлай бирә башлаган инде. Анда таксистлар өчен махсус реестр да төзергә уйлыйлар. Шул исемлеккә эләгү өчен йөртүченең 3 ел стажы булырга, ул рус телен һәм каланы биш бармагы кебек белергә тиеш. Әле бу Мәскәүдә кертелгән өстәмәләр генә.

 

Документка күз салыйк әле. Аның нигезендә һәр такси машинасының пассажир ташуга лицензиясе, махсус төстә һәм түбәсенә фонарь куелган булуы зарур. Шулай ук фрахт шартнамәсе, һәр пассажир белән хезмәт күрсәтү турында килешү дә таләп ителә. Таксины исә көн саен механик карарга тиеш, авто­мобильгә ярты ел саен техник күзәтү уздыру каралган. Боларны үтәмәгән очракта зур күләмдә штраф сугачаклар. Элегрәк моңа әллә ни игътибар бирмәсәләр, хәзер закон кырысланды. Мисал өчен, яңа кагыйдәләр нигезендә һәр машинада таксометр, “такси” дигән язу, түбәсендә төсле җиһаз булырга тиеш.

 

Эшмәкәрләрнең баш авыр­туы моның белән генә бетми. Моннан, таксопарктагы маши­наларның пред­приятие милке булуы зарур, шәхси зат үз автомобиле белән анда эшли алмаячак. Әле өстәвенә йөртүче­ләргә гараждан чыгып китү алдыннан медицина тикшерүе уз­дырачаклар. Кече бизнес өчен штатта бер табиб тоту авырга туры киләчәген эшмә­кәрләр хәзердән үк яшерми. Яңа закон нигезендә бер тө­бәк таксистларына пассажирны икенчесенә алып бару тыела, чөнки лицензия үзе яшә­гән җирлек өчен генә бирелә. Дөрес, түрәләр әлеге законны бары тик яхшы нияттән генә кертергә уйлый. Әмма таксистлар аннан канә­гать түгел. Таксопарк хуҗалары документта бик күп аң­ла­шылмаучанлыклар булуын һәм әлегә бер нәрсә дә әйтә алмавын яшерми. Алар алга таба ни көтәргә дә белми.

 

Казандагы таксопарк директоры Никита Озеров исә, яңа канун гамәлгә керүгә таксига бәяләр 1,5-2 тапкыр артачак, дип саный. Аның фи­керенчә, шул сәбәпле клиентлар кимеячәк, үзләренә-үзлә­ре генә эшләүче, рәсми теркәлмәгән, пассажирларны юл кырыеннан алып китә торган таксистлар гына күбәячәк. Гомумән алганда, әлеге закон яхшы булса да, аның техник нигезе ныклап уйланылмаган. Озеров сүзләренчә, бе­ренчедән, анда ничек итеп һәм кайда техник күзәтү узарга кирәклеге турында әйтел­мәгән. Икенчедән, йөртүче­нең ни рәвешле иртән эшкә чыккан саен медицина тикшерүе узарга тиешлеге хакында сүз юк. “Аның үзенә поликлиникага барырга кирәкме, әллә таксопаркның шәхси табибы булырга тиешме, аң­лашылмый”, – ди Озеров. Аның сүзлә­ренчә, соңгысы булган оч­ракта, бу предприятие штатын зурайтуга ките­рәчәк, ә моның нәтиҗәсе билгеле – такси бәяләре арту. Таксопарк тотучылар өчен яңа ка­нунның начар яклары моның белән генә бетми. Машина предприятиенең үз милке булырга тиеш, дигән таләп тә бәяләр артуга гына китерәчәк.

 

Шәһәрдәге таксиларның эшчәнлеген җайлау бик күркәм күренеш тә бит, тик мо­ның аркасында кечкенә район һәм авылларда пассажир ташучыларга көн бетә түгелме соң? Менделеев районындагы таксист Әхтәм Мөбәрәкшин яңа закон турында әллә ни белмәсә дә, “ВТ” хәбәрчесе мәгъ­нәсен әйтеп биргәч, үз эше өчен куркып куйды. Ул үзе авылында агрофирмада эшләгән булган, тик берничә ел элек аны кыскартканнар. Хә­зер Мөбәрәкшин үз машинасы белән көн күрә. Болай итеп аңа тормыш итәргә, акча эшләргә мөмкинлек ачыла. Аның фикеренчә, яңа канун дип беркем дә машинасын махсус төсләргә буямаячак, түбәсенә төсле фонарь да куймаячак.

 

Район халкына яңа канунның бер файдасы да тимәя­чәге көн кебек ачык. Ә бит, мисал өчен, Казанда кичлә­рен шәхси машинасында “бомбить” итеп йөрүчеләр дә байтак, берсе дә яхшы тормыштан урамга чыкмый. Документ ни­гезендә 1 сентябрьдән аларга көн бетәргә тиеш, чөнки үз автомобилен берәү дә канун кушканча җиһазландырырга уйламый. Казанда яшәүче Зө­фәр Сәлмиевне “бомбила”лар рәтенә кертер­гә була. Үзе өч тәүлек саен офис саклый, ә буш көннәрендә шәһәр урамында таксист хезмәтен башкара. Өендә ике кечкенә кызы бар, хатыны өченче бала бе­лән декрет ялында икән. Гаи­ләсен туендыру өчен ул “бомбить” итәргә мәҗбүр. Аның фикеренчә, әлеге ка­нунның бер генә максаты бар, ул да булса – гади халыктан мөмкин кадәр күбрәк акча каеру. “Ә халыкка ничек яшәргә, анысын әйтмәделәрме ул түрәләр?

 

Нишләп безнең илдә бөтен нәрсә арт ягыннан эшләнә соң?” – дип сыкрана Сәлмиев. Аның сүзләренчә, кеше барыбер “бомбить” итәчәк, дәүләт андыйларны берничек тотып тора алмаячак.

 

Казанда кичен үз машинасында пассажир ташып йөрү­челәр байтак булса, Чаллыда хәлләр бөтенләй башкача. Анда халык бары тик такси хезмәтеннән генә файдалана. Чаллыдагы таксопарк хезмәткәре Данис Хәбипов сүзләренчә, бу вәзгыять әлеге хезмәтнең шә­һәрдә арзанлыгына бәйле. Мәсәлән, Чаллы­ның “Яңа шәһәр”енең теләсә кайсы җиренә барып җитү 70 сумнан артмый, ә инде шә­һәрнең бер башыннан икен­чесенә 120 сумга барырга була. Дөрес, акчаны эре таксопарклар гына шәп итеп эшли, ә инде кечерәкләренең хәлләре авыррак. Хәбипов фи­керенчә, яңа канун гамәлгә керсә, нәкъ менә аларга көн бетәчәк, ә эреләрендә бәяләр артачак. Ул да акчаны качырып эшләүче таксопарк һәм йөртүчеләр барлыкка килә­чәген әйтә.

 

Шунысы да бар: әлеге закон проектын федераль үзәк тәкъдим итә, ә аны төбәк парламенты үзенчә үзгәртә ала. “ВТ” хәбәрчесе такси турындагы яңа канун хакында Татарстан депутатларыннан бер-ике сүз ишетергә теләде, тик алар әлеге вакытта ялда. Югыйсә документ таксистларда бик күп сораулар тудыра. Алар аның киң җәмә­гатьчелек тарафыннан каралмавын да искәртә, аны тәкъ­дим иткәндә түрәләр эшмә­кәрләрнең фи­керләрен сорамаган. Ә бит монда күпме кешенең язмышы хәл ителә. Канунны яхшы ниятләр белән гамәлгә кертергә уйласалар да, хәлләр гадәттәгечә килеп чыкмаса ярар иде.


Рәсим ХАҖИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 152 | 16.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»