поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
08.04.2025 Әдәбият

«Хатларда да безнең язмыш» - «Казан утлары»нда кызыклы сәхифә

«Казан утлары» әдәби журналында кызыклы сәхифә чыгып килә. Равил Фәйзуллин үзенең архивында булган бер төргәк хатларны барлаган. Язучылар, иҗат әһелләренең Равил абыйга язган хатларында ул чактагы тормышны күзалларга, замана атмосферасын тоемларга мөмкин. «Казан утлары» баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин рөхсәте белән кайбер хатларны «Матбугат.ру» укучыларына да тәкъдим итәбез.

ХАТЛАРДА ДА БЕЗНЕҢ ЯЗМЫШ 

Моннан уналты ел элек (2008, 8нче сан) журналыбызда «Хатларда да безнең язмыш» дигән исем белән егермеләп хат-истәлек бастырып чыгарган идем. Алар укучыларыбызда мәгълүм бер кызыксыну уятты дип беләм. Авторга һәм редакциягә килгән кайтавазлар шуңа дәлил. Менә янәдән бер төргәк хатларны укучылар хөкеменә тәкъдим итмәкче булам. Ул чакта беренче басма хатларга кереш сүз дә язган идем. Шул язмадан кайбер җөмләләрен янә китереп үтмәкче булам. Чөнки алар бүгенге хатлар бәйләме өчен дә искермәгәннәр кебек. Исемне дә шул килеш калдырдым. «Хатларда да безнең язмыш».
 
...Соңгы елларда әкренләп кенә гомер буе җыелган папка-папка кәгазьләрне барлап утырам. Шигырьләр, мәкаләләр, чыгышлар, беркетмәләр, рәсми документлар, тәрҗемәләр, чакыру кәгазьләре, телеграммалар... Күрәсең, аларны беркадәр тәртипләргә миңа да вакыт җиткән. Архивым, әгәр аны архив дип әйтергә яраса, шактый бай (өлкән яшьтәге кешенең таянып йөргән таягыннан башка тагын берәр төрле байлыгы булырга тиештер инде!). Саргайганрак кәгазьләрне актарганда, «эт картайса, койрыгын сөйрәр, кеше картайса, үткәнен сөйләр» дигән шактый усал әйтем дә искә төшеп ала. «Үткән белән яшәгәннең киләчәге шикле» дигәне дә хәтергә килә. Хаклык юк түгел бу әйтемнәрдә. Әмма алда әйткәннәрдән дә саллырак тагын бер олы хакыйкать бар: Хәтерсез халык – бетүгә хөкем ителгән халык. Тикмәгәмени: баскынчылар яуланган халыкның җелеген суырган шикелле иң әүвәл Хәтерен бетерергә тырышалар. Хәтер ул – тарих («Хәтер көне» дигән иманлы төшенчә тикмәгә тумаган бит!). Ә тарихсыз шәхес тә, халык та, милләт тә була алмый.
 
Язмышка рәхмәт: гомерем буе күңел тарткан, яраткан эшем белән шөгыльләнергә мөмкинлегем булды. Бу яктан мин – бәхетле кеше. Исән-сау, сәламәт килеш инде җитмеш елга якын Әдәбиятта хезмәт итәм. Язу эшенә яшьли кереп, язучылар, гомумән, әдәбият-сәнгать дөньясының үзәгендә кайнарга насыйп булды. Күп дистә еллар буе Татарстан, СССР һәм РСФСР Язучылар союзларының идарәсендә булып, күп милләтле совет әдәбиятының байтак симпозиум-конференцияләр, әдәбият көннәре, пленумнар, юбилей тантаналары... Очрашулар, аралашулар күп булды. Идеология бер яклы катгый һәм хыялый булса да («Коммунизм»га килеп җитеш еллар бит!), әдәбиятның дәрәҗәсе һәм тәэсир итүе көчле иде.  Кешеләр арасында ихлас мөнәсәбәт тә зур иде. Очрашуларга сыймаган хис-тойгылар бер-беребезгә хатлар аша җиткерелде. Заманында күп хат алышканбыз икән! Килгән хатларның якынча да исәбен әйтә алмыйм әлегә. Әйтик, рәссам Әхсән Фәтхетдиновның миңа юллаган хатларын җыйнап бастырсаң да, үзләре берничә калын китап булыр иде! (2 ел элек «Әхсән хатлары» дигән калын томлык булып басылып чыкты да. – ред.)
 
Хөрмәтле укучыларыбызга, шул елларның хатирәсе буларак, архивымда сакланган хатларның тагын бер өлешен тәкъдим итәм. Хат авторларының күбесе мәрхүмнәр инде. Әмма аларның исемнәре, хезмәтләре яңа буыннар күңелендә яши бирә. Хатларның адресаты мин булсам да, аларның байтагы, шәхси мәнфәгатьләргә караганда, күбрәк әдәби хәрәкәткә, иҗтимагый хәлләргә бәйләнешле. Аларны укып, шул чор (1960-1990нчы еллар) халәтен, атмосферасын, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен, әдәбиятка, рухи дөньяга карашларын беркадәр күз алдына китереп була шикелле. Әгәр хатларның башында «хөрмәтле Р., кадерле, уважаемый, дорогой» кебек сүзләр бар икән, зирәк укучыларыбыз аларны эпистоляр жанрның стиль үзенчәлеге итеп кабул итәр дип уйлыйм. Тукайлар заманында да хат башлары гадәттә «хөрмәтле вә гыйззәтлебез» дип башланган бит. Бигайбә!
 
Равил ФӘЙЗУЛЛИН.
30 октябрь, 2024 ел.
 
Гомәр Бәширов хатлары
 
13 октябрь, 1970 ел.
 
Хөрмәтле Равил хәзрәтләре! 
 
Бик күп сәлам Казаннан, үзеңә генә түгел, Миңнурыйга да, Миңлебикәгә дә, андагы башка белеш-таныш иптәшләргә дә. 
 
Шулай итеп, син мине ышандырдың – барырга булдык. Сибгат тә бара, шулай ук, синең белән сөйләшкәнчә, Хәсән агайны да күндердек. Мин инде аны Гарифтагы исемлеккә дә керттердем. Шулай итеп, ул инде башта ук уйлаган эш рәвешенә керде. Әле ул гынамы, мин аны җыелышта сөйләргә күндердем. Бик тә мач килә бит: ул Урал эскизларын язган кеше, татар әдәбиятына, хосусан, аның поэзиясенә, эшче һәм, гомумән, пролетариат образын ул алып керде дибез бит. Менә шул вакытлар хакында сөйләмәкче булды. Шигырен дә сипләп җибәрер шунда. Болай булганда, җыелышның эчтәлеге киңәя һәм тирәнәя. Шулай түгелме?
 
Инде тагын бер мәсьәлә. Монысын колагыңа гына әйтәм, үзең генә белеп калырлык булсын. Үзең беләсең, ул агайга декабрьнең 9ында 70 тула. Аңа төрлечәрәк карыйлар. Әмма кемгәрдер ошавына, ошамавына карамастан, ул – киләчәктә классикларның берсе булып әдәбиятта калачак шагыйрь. Бездә аңа игътибар җитенкерәми. Шундый бер изгелек эшләп булмасмы? Әйтик, юбилей вакытында ул анда яңадан барып йөри алмый инде. Шул барган чагында, форсатны ганимәт белеп, нефтьчеләр аңа утырышларның берсендә берәр сувенир (дип әйтик инде) тапшыра алмаслармы? Сылтавы да бик һәйбәт бит! «Хәсән абый, менә без теге елларда син язган Минапларның варислары инде, фәлән-төгән, килүеңә рәхмәт...» һ.б. Үзең аңлыйсың, монда бүләкнең зур яки кечкенә булуында түгел хикмәт, бәлки игътибарда. Такташка шахёрлар бүләк иткән шахтёр лампасы пролетариат белән поэзиянең дуслык – элемтә символы буларак, ун еллар буена телдән төшмәде. Картны ул күкләргә күтәрәчәк, гомеренең иң якты истәлеге булып калачак. Ә ул аңа бик вә бик мохтаҗ. Шагыйрьләрне үзең беләсең б
ит. Безнең проза халкы әрсезрәк, алай нечкәләми. Үзенең авыр арбасына җигелә дә тарта бирә карт алаша кебек. Ара-тирә алдына солы салгаласалар, печән ыргыткаласалар... 
 
Менә шул иде сиңа киңәш итәсе сүзем. Билгеле, әгәр мөмкин булса гына, тегенди-мондый сүзсез-фәләнсез, кайлардандыр рөхсәт-фәләннәр кирәк булмаса гына. 
 
Бу минем башка килгән уй гына, бүтән беркем белән дә киңәшләшмәдем. Киңәшүнең кирәге дә юк. Син дә шулай ук үзең генә беләсең. Тиешле кешеләре белән сөйләшкәннән соң, була икән – бик хуп, булмый икән – нихәл итмәк кирәк? Була икән, аны утырышның ахырында сюрприз итеп кенә чыгарырга кирәк. Дәрәҗәлерәк кеше тапшырса, бигрәк тә һәйбәт. 
 
Төрле хыялый нәмәстәкәйләр белән борчуым өчен чын күңелдән гафу үтенәм. Бигайбә. 
 
Бик күп сәламнәр белән,
Гомәр Бәширов.
 
* * *
 
13 декабрь, 1971 ел. 
Казан.
 
Равил!
 
Мәскәүдән кайтып, як-якка карандым да сиңа хат язарга булдым әле. Синең белән күптән күрешкән дә юк, болай да киңәш-табыш итәрлек сәбәпләр чыгып тора. Дөнья бит куласа, гел әйләянеп кенә тора, үзең беләсең.
 
Иң беренче әйтәсе сүз шул: сиңа партиягә керү мәсьәләсен ашыктырырга кирәк түгелме икән? Вакыт байтак узды бит, уйлагансың, бер фикергә килгәнсең инде, шәт, шулай кирәгенә төшенгәнсеңдер. Әгәр бу җитди адымны атлау Равил Фәйзуллинның үзе өчен генә кирәк булып, ул аның шәхси бер вазифасы дип кенә исәпләнсә, шулай күздә тотылса, бәлки, бу хатны язарга ихтыяҗ да төшмәс иде. Минем инануымча, син галиҗәнап партия сафында халкыңа һәм үзеңнең сөекле әдәбиятыңа, димәк, шигъриятеңә, һичшиксез, күбрәк файда китерәчәксең. Мин инде сиңа карата өндәү-димләү эшләре алып бару һич тә кирәктер дип уйламыйм, тик шуны гына әйтим: син уй-фикерләрең, дөньяга карашың, якты хыялларың, матур уйларың белән болай да чын коммунист, тик менә шул хәлне мәгълүм бер формага кертү генә кирәк. Тагын шунысын да өстим: моны сиңа ярты гасырга якын партия сафында көрәшеп килгән кеше әйтә (Монысы бераз мактану сымаграк булып чыкты шикелле).
 
Менә шул. Мин синнән шушы арада ук хат көтәм. Шуны алу белән рекомендация җибәрәчәкмен.
 
...Аһ егетләр, менә картлык! Мин бит санаторийга китәр алдыннан гына синнән китап алган идем. Рәхмәт хаты яздыммы шунда, әллә юкмы, һич тә исемә төшми. Бик зур рәхмәт, Равил, чын күңелдән! Мин бит картларча акрын гына булса да, кыштыр-мыштыр гел укыштырып барам. Болай, күңел өчен, җылы азык эзләп, яшьлегемне озынайтасым килеп. Кайчакларны каш өстенә куйган куллар астыннан кысык күзләр белән хәйләкәр елмаеп, чамалап карау да бик кызык була: ничәнче кат күккә кадәр күтәрелә ала икән безнең малайлар?..
 
Бу китабың калынрак чыккан да, зарар юк, акрынлап мин моның да «башына» җитәрмен.
 
Шуның белән тәмамлыйм инде, мөхтәсәр кылдык.
 
Миңлебикәгә һәм үзеңә бик тә күп сәлам.
 
Иминлек һәм бәхет-сәгадәт теләп калам.
 
Ихтирам белән, Гомәр Бәширов
 
P.S. Яңа ел якынлашып килә ләбаса. Төкле аягы белән килсен! Котлы булсын, игелекле, бәхетле булсын Яңа ел! Амин!
 
* * *
 
3 февраль, 1972 ел.
 
Хөрмәтле Равил энекәш!
 
Казанда очрашырга җай килмәгәнлектән, хат аша сөйләшергә туры килде әле.
 
Сине идарә утырышына көткән идек. Әмма синең җитди мәшәкатьләрең чыккан икән. Мөхәммәт (Мәһдиев. – ред.) аларын әйтте. Мин исә, кабул итү комиссиясенә сайлану хакында килгәч, үзең белән киңәшермен дигән идем. Болай үзең югында сайлап кую бик үк әдәплелек булмады инде, демократия дигән нәмәкәй дә, бик аз гына булса да, бозылды. Идарә членнарының кайберләре белән мин алдан ук киңәшеп куйган идем. Бүтәннәре дә бу тәкъдимне бик хуп күреп каршы алдылар һәм бер канительсез тавыш бирделәр. Син дә, ура ук кычкырмасаң да, шулар шикелле үк алкышлап каршы алсаң икән!
 
Хикмәт нәрсәдә? Теге энекәш, ягъни Б. бик аумакай кеше булып чыкты, шуның өстенә бизмәне бик кечкенә. Анда бит, дәү абыйларга ярагач, миңа да ярый дип утыру гына җитми, төпле фикер, таләпчән караш кирәк.  Юкса Союзны бер ел эчендә иҗат союзыннан әрәмтамаклар, нахаллар оешмасына әйләндерергә мөмкин.
 
Җитмәсә, без комиссиядә 4 прозаик булып киткәнбез. Ә.Исхакны исә классик шигырь вәкиле дип исәпләсәк, яшь поэзияне тирәнтен белүче бер генә член да юк, имеш, күбебез интуиция белән генә гамәл кылабыз. Комиссия членнары арасында хәзерге поэзиянең төрле агымнарын, юнәлешләрен һәйбәт белүче, һәр нюансны сизеп торучы сизгер шагыйрь кирәк иде. Безнең шигъриятне генә түгел, бөтен дөньяны белеп, сизеп торырга, шуннан чыгып эш итәргә кирәк була бит. Шүтке түгел.
 
Аннан соң, беләсең килсә, шундый әйбәт малай тудырган өчен, синең әниеңә дә бер яхшылык эшлисем килде. Ниндиме? Комиссиядә күп кенә әсәр укырга туры киләчәк. 3-4 айда бер генә булса да сиңа утырыш алдыннан 1-2 көн алдан Казанга килергә кирәк булачак. Әни кешегә шатлык түгелмени бу? Дөрес, икенче яктан, Миңлебикә монда бераз оттыра инде дә бит. Әйдә, ул – яшь кеше, аның белән әле сезнең бер дә башламаган 70-80 ел гомерегез бар.
 
Менә шулардан чыгып, «үзең югында өйләндереп» куюга, шәт, каршы килмәссең дип ышанам инде мин.
 
Һәммә ки иптәшләргә миннән күп сәлам. Сәлам шулай ук Миңлебикә белән Миңнурыйга (Әлмәт Язучылар берлеге хезмәткәре. – ред.).
 
Әйтәсе сүзең уңышлы чыксын иде дип, мин монда, Балтыйк буенда, хәер-догада калам.
 
Ихтирам белән, Гомәр Бәширов.
* * * 

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.04.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы