поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кая киттең?
    – Базарга.
    – Нәрсә аласың?
    – Әйбер алырга акчам юк, сатучыларны котыртып кайтам.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Июнь
  • Рәмис Латыйпов - журналист
  • Әнәс Кари (1925-1954) - язучы
  • Мәрзия Фәйзуллина - язучы
  • Рафаил Ибәтуллин - балет артисты
  • Раил Садретдинов - журналист
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
08.04.2025 Мәгариф

Башкортстанда татар телен укыткан танылган фән эшлеклесе Бәйнә Сәлимгәрәева вафат

Кайгылы хәбәр: озакка сузылган авырудан соң “Кызыл таң” гәзитенең элекке хезмәткәре, Башкортстан республикасында бик күп укытучыларның остазы Бәйнә Салихҗан кызы Сәлимгәрәева вафат булды.

Бәйнә Сәлимгәрәева 1933 елда Кушнаренко районының Тартыш авылында туган. 1949 елда – Карача-Елга җидееллык мәктәбен, 1952 елда – Кушнаренко педагогия училищесын, 1956 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. 1957 елдан 1962 елга кадәр “Кызыл таң” гәзите редакциясендә эшли. 1962-2000 елларда Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында укыта. Филология фәннәре кандидаты, доцент. Төп эшеннән аерылмыйча, 1993-96 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасында да эшли, 2000-06 елларда Башкортстан белемне үстерү институтында укыта. Ул, шулай ук, студентларның татар теле һәм әдәбияты буенча педагогик практикасының алыштыргысыз методисты булды. 

Бәйнә Салихҗан кызы – татар телен укыту методикасы буенча берничә китап авторы, Башкортстан мәктәпләре өчен урындагы материаллар нигезендә 1-11нче сыйныфлар өчен дәреслекләр авторлары коллективының гыйльми җитәкчесе, Ф. Гафурова белән берлектә икенче, өченче, дүртенче сыйныфлар өчен дәреслекләр авторы. Ул – Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы.
 
Бәйнә апа студентларга икенче әни ролен үтәгән мөгаллимә булды. Чын хатын-кызларга гына хас зыялы, затлы, зәвыклы, сабыр холыклы, бәрхет тавышлы апабызны күпләр бүген дә рәхмәт белән искә ала. Безгә, әле генә авылдан килгән балаларга, акыллы киңәшләр бирүче, авыр вакытларда җылы сүзләр белән юатучы остаз булды ул.
 
Бәйнә Сәлимгәрәеваның туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә, рухы шат булсын. Тыныч йокла, остазыбыз! - lдип яза “Кызыл таң” газетасы.
 
Резеда Галикәева

---
Матбугат.ру
№ --- | 08.04.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы