|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.08.2011 Мәдәният
VII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат конференциясенә рәхим итегезБүген 16 август көнне 11.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында VII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең программасын тәкъдим итү уңаеннан матбугат конференциясе узачак. Катнашалар: Латыйпов Илшат Рафаэлевич – фестивальнең программа директоры, сайлап алу комиссиясе әгъзасы, Юзеев Салават Илдарович – режиссер, драматург, язучы, сайлап алу комиссиясе әгъзасы, Морозов Николай Алексеевич – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ кинематографистлар союзы әгъзасы, “Иман” продюсерлык үзәгенең сәнгать җитәкчесе, режиссер һәм кинооператор, Кашапова Римма Әнвәровна – милли кием International Fashion дизайнерлар конкурсының оештыру комитеты әгъзасы, Дәүләтшина Айгөл Фәритовна – фестивальнең PR бүлеге хезмәте җитәкчесе. Матбугат конференциясендә кинофестивальнең программасы презентацияләнә: киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр 7 КХМК фестивале конкурсына кертелгән фильмнар, конкурстан тыш катнашучы кинокартиналар игълан ителәчәк, шулай ук мөселман кинофестивале кысаларында узучы III яшь һәвәскәр кино сөючеләр фестивале һәм мөселман модасы күрсәтелү хакында сөйләнәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|