|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2025 Әдәбият
![]() Гайшә әбиГайшә әби шәһәрдәге улы белән киленендә атна-ун көн кунак булырга исәп тотып килгән иде. Бу хакта ишеткәч, балалары шатландылар, яраткан килене күрше–күләндәге карчыкларны җыеп, таныштыру ашы үткәрергә әзерләнә башлады. Улы берәр атнага түләүсез ял алырга сорап, гариза язды. Әнисен паркларга алып барырга, шәһәрдәге башка матур-матур урыннарны күрсәтергә, артистлар татарча җырлый торган мәдәният йортларына йөртергә, чәчкәле бүтән паркларда озак-озак ял иттерергә булды. Улы белән килене матур калага сирәгрәк килә торган әниләренең күңелен ачардай башка чараларны кәгазьгә язып, чиратлап аткарырга планлаштырдылар. Бу хакта балалары Гайшә әбинең үзенә дә сөйләделәр. Гомумән, шәһәрдә көннәр бик күңелле үтәргә тиеш иде.
Тик ике кич кунак булгач та, әби уйчанлана башлады. Өйдән чыгып, каядыр китеп, озак-озак югалып торгалады. Шулай байтак кына йөреп, арып-талып кайткан әнисенә чишенергә ярдәм иткән улы, аны диванга утыртып, кәефен сораштыра башлады.
– Озак та үтмәде, әнием, нигәдер бик тиз боек күренә башладың?–дип әнисенең күзләренә карады.– Әллә тагын берәребездән ялгыш авыррак сүз ишетеп калдыңмы?
Гайшә әби кыенсынып, юк дигәнне аңлатып, кулын гына селкеде:
– Кит аннан, балакаем, оныкларым да, киленем дә нәнәй, әни дип кенә торалар. Өрмәгән җиргә утыртмыйлар үземне. Бигрәк хөрмәтлиләр, балаларым. Рәхмәт төшкерләре!– диде дә улының колагына гына үзенең нигәдер бик тә кайтып китәсе килүен ишеттерде.
Ул арада аларның ни турыда сөйләшүен ишетеп, кухняда ашарга әзерләп йөргән җиреннән, килене дә түр якка ашыгып килеп чыкты.
– Бәй-бәй, әнкәй, сагынуыбыз да басылмады, күрешеп тә туялмадык. Юкны сөйләмә,– дип каршы төште килене Маһира.– Әле кузгалмыйсың, әнием. Туйганчы, рәхәтләнеп сөйләшеп тә булмады. Газимкаем, кара аны, әниебезне әле беркая да җибәрмибез.
Маһира шәп-шәп атлап кухняга чыгып китте. Гайшә әби ни әйтергә дә аптырап калды. Балаларының чын күңелдән кунак итәргә тырышуларына алай кырт кисеп кайтып китү үзенә дә килешмәс кебек тоелды. Улы да аның уйларын сизенгән кебек тагын сорашырга тотынды.
– Әнием, әллә без белмәгән берәр нәрсәгә нык хәтерең калдымы? –дип әле артына, әле алдына чыкты. Моны күреп һәм килененең ачык йөзен күз алдына китереп, үзенең кинәт кенә кайту турында артык сүз кузгатуына бераз гына үкенеп тә куйды. Әз генә ашыкмаска кирәк булгандыр илаһым, дип уйлады. Тагын бер-ике кич кенә кунак булса да уйлаганы, планнары бозылмаячак бит. Гайшә әби тагын берничә көн балаларында калырга ниятләде.
–Юк, юк, балакайларым, ачык чыраегыз, тәмле-татлы ашыгыз булды. Барысына да рәхмәт, борчылырлык бер нәрсә юк,.– дип балалары юкта төйнәп, карават астына куйган төенчекләрен яңадан чиште.– Мин шундый кырт кисә торганрак җан инде, балалар. Гафу итегез! Тагын бер-ике кич кунак булырмын инде, алайса. Аннан Аллаһы Тәгалә боерган булса, озатырсыз. Эшемә өлгерермен әле.
Улы белән килене әниләренең болай кыйлануына аптырап авызларын ачып аңа карап тордылар. Гайшә әби сөйләнә-сөйләнә үзе белән йөри торган кирәк-яракларын кире урнаштыра иде.
– Сиңа тагын нинди эш, ди. Җитмештән узган әбигә кем эш кушсын, әни. Җитәрлеген эшләп, пенсиягә чыктың бит инде. Рәхәтләнеп өйдә генә ятуыңны бел!– диде улы, әниен кочаклап.
–Әйе шул,– дип аңа кушылды килене дә. – Эшләп алган орден, медальләрең сандыгыңда тулы. Ял итәргә вакыт.
–Эш ул, балакайлар белсәгез, сәламәт булган кешегә картайганда да бетми. Аяк-кулларың таза икән, көчеңнән килгән кадәр кыймылдап торырга мөмкин,–дип сөйләнүен дәвам итте Гайшә әби.– Әнә шәһәрдә күрәсезме, олы яшьтәге пенсионерларга да эше табылып тора. Алтмыштан узган бер карчык иртән иртүк, сез торганчы ук, урам себереп йөри. Аңа да эш нормасы бирелгән, асфальтны каян кая кадәре себерергә, үзем карап йөрдем. Аның урынында мин булсам, менә шундый ике норма эшли алыр идем. Заманында, яшь чагымда, басуларда көлтә бәйләгәндә өчәр норма үтәдем. Гәзитләрдә рәсемем белән мактап яздылар. Башкалабыз Уфадан килеп, күкрәгемә Хезмәт Кызыл Байрагы орденын тагып киттеләр. Җыелышларда урыным түрдә булды. Шул карчыкның эшләгәнен озак кына карап тордым. Мин аның урынында булсам, ике норма гына эшләп туктамас идем әле, билләһи. Җилдә коелган, кипкән саргаеп беткән агач яфракларын, вак-вак кәгазь кисәкләрен җыештыра. Шуңа көнләшебрәк куйдым ахры. Мин дә алай гына булдыра алам, Болайга киткәч, бер дә җибәрәсегез килмәгәч, сагынуыгыз бераз басылганчы, балаларыгызның да күңеле кителмәсен, тагын берничә көн кунак булырмын инде Аллаһы боерса.
Шулай диюгә читтәрәк басып торган оныклары килеп, дәү әниләренә сарылдылар.
– Китмә, нәнәй!
– Тагын да бераз бездә тор инде, яме! – диеште алар, Гайшә әбинең муеныннан ике яклап кочаклап. Гайшә әби үзе дә аларны алмаш-тилмәш кочып битләреннән кат-кат үпте. Йомшак куллары белән башларыннан сыйпады.
– Шулай да авылга кайтып, бригадир Имангалинең җанын алыйм әле. Икенче вакытта ул да безнең кебек пенсионерларны списектән төшереп калдырмаска әйбәт булыр,–дип үзалдына сөйләнә торгач тынды Гайшә карчык.
Аның болай ризалашуына өйдәгеләрнең барысы да шатланып бетә алмады. Балалар шактый озак вакыт аның яныннан китмәде. Килене кухняга чыгып, тәмле ашын пешереп, тәлинкәләргә салып өстәлгә тезде дә барысын да чакырып алды. Улы исә әнисе янына ап-ак күлмәген киеп утырды.
Гайшә әбиегез әйткән сүзеннән кире һич тә чигенә торганнардан түгел әле. Шәһәрдә торуның билгеләнгән көннәре үтүгә яңадан кайтыр як турында сүз кузгата башлады. Бу юлы улы да, килене белән балалары да каршы килмәде. Гайшә карчык балаларына кыш, авылдагы эшләр җиңеләйгәч, озаклабрак торырга тагын килүне вәгъдә итеп әйберләрен яңадан җыештырды. Оныкларын берәм-берәм күкрәгенә кысып озак итеп сөйде, ике бит алмаларыннан чупылдатып кат-кат үпте дә, көрән плащын өстенә киеп, төймәләрен тиз-тиз каптырды. Килене юлга әзерләште. Нәни балалар әле бер әйберен, әле икенчесен аның кулына тоттырдылар.
Вокзалга барып туктагач, тагын да саубуллашты: «Я, хушыгыз, бәбкәчләрем, кыш көне, Аллаһ боерган булса, озаккарак килермен әле»,– дип барысы белән кабатлап, ике куллап хушлашты. Улы әнисенең авыр сумкасын автобуска кертеп урнаштырды. Гайшә карчык күз яшьләрен килене һәм оныкларына күрсәтмәс өчен яулык чите белән каплап тиз-тиз генә автобусның ишегеннән эчкә кереп китте. Автобуска кереп утыргач кына тышкы яктагы балаларына карап, кулын бер-ике генә изәде. Шунда гына ул алардан аерылуга күңеле елавын әле аңлады. Әмма ул аны аларга белдермәскә тырышып, озак карап тормады. Улы әнисенең ике битеннән үбеп саубуллашты. «Тагы килерсең, әни, ярармы?»– дип тышка ашыкты.
Автобус кузгалуга Гайшә карчыкның җыерчыклы йөзенә үтә җитди төс калыкты. Ул бит туган авылына эшкә кайта. Күңеле шуңа тыныч иде аның. Шул кыяфәтен ул озак югалтмады.
Бар иде Гайшә карчыкның да баскан җирдән ут чыгарып, кулларында яшеннәр уйнаткан чаклары. Колхоз төзелеп, басуларда күмәкләшеп эшли башлагач, көлтәләр бәйләгәндә иптәшләрен ярышларда узып, ударник булган чаклары. Кайберәүләр көнләшеп: «Аңа башкарган эшен арттырып язалар, шуңа уңган булып күренә»,– дип сөйләгәннәрен ишеткәч, шикәр чөгендере игү звеносына күчте. Анда да ул уңганлыгы, эшли белүе нәтиҗәсендә танылды. Хезмәттәге уңышлары өчен ул Мәскәүгә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә барып кайтты.
Ә фермада эшләгән елларын әйт әле син аның, исеме гәзит битләреннән төшмәде бит. Рәсеме районның Мактау тактасына куелды, җыелыш саен урыны президиум өстәле артында иде. Анау герб төшерелгән трибуна янына басып, эш тәҗрибәсе турында сөйләгәндә залда утыручыларның олысыннан кечесенә кадәр авыз ачып тыңладылар. Булды инде барысы да. Уфадагы киңәшмәләреннән дә калмады, Мәскәүдәге колхозчылар съездына кадәр барды. Яхшы эшләгәне өчен күкрәгенә Ленин ордены тактылар. Бик зур бүләк иде ул. Котламаган кеше калмагандыр. Тик хәзер генә эшләми, олыгайгач ялга чыгардылар. Пенсия акчасын өйгә китереп, кулга тоттыралар. Шундый рәхәтлеккә ни әйтәсең инде. Теләсә авылдагы кече улы белән киленендә, сагынса кызында тора. Әле менә шәһәрдәге олы улына кунакка барган иде. Шуннан кайтып килә. Йөрәге түзмәде шул. Шәһәр хатыннарының рәхәтләнеп кешеләр арасында эшләп йөрүен күргәч, чыдамады. Кайтырга булды.
Йомшак урындыклы автобус, күңелендәге бу уйларын аңлагандай, коштай җилдерә генә. Басуларда кыр казлары кебек тезелешеп игеннәрне урып-җыючы комбайннар, сары камыл диңгезенә кара юрган ябып йөрүче көчле тракторлар автобуска ияреп карыйлар да, озак ярыша алмагач, теләр-теләмәс кенә артта калалар. Һәй, заманалар, кая таба гына карама–куәтле техника, комбайн, электр да башкасы. Берәр явызының башына тагын сугыш дигәннәре килә күрмәсен. Ул чакта... Тфу, тфу! Тәүбә, әстәгафирулла! Алдыңа килмәсен тагын. Шайтан һушларын буталдырмасын!.
Утыргычның артына тотынып ул бер кулы белән авырткан билен уа башлады. Әй, бу каһәр картлык, олы әтиләр әйткәндәй, шатлык түгел икән шул. Алар әз генә җәяү йөреп ташласалар яки чак кына күбрәк эшләсәләр дә, билләрен тотып, шулай сукраналар иде. Гайшә карчык җитмеш яшькә җиткәнче, халык әйткәндәй, үз биленең кайдалыгын да белмәде, шөкер. Ә быел менә шулай автобус әз-мәз селкеткәләсә яки озаграк йөреп алса, кул белән массаж ясап канны тараткаларга туры килгәли. Шулай да Гайшә әбиегез җебеп төшә торганнардан түгел. Күрсәтер әле ул үзен, менә туган авылына гына тизрәк кайтып, бераз хәл җыеп алсын.
Автобус туган як кырлары буйлап салынган юлдан җилдергән саен аның күңелендә шатлыклы бер тойгы уйнап, күңелен күтәрә башлады. Әллә күктәге болытлар таралып, кинәт кенә көн аязып, кояш нурлары җир өстендә уйный башлагангамы, күңеле күтәрелгәндәй булды. Юл читендә үскән шикәр чөгендере басуларында комбайннар эшли. Чөгендер төялгән үзбушаткыч машиналар кабул итү пунктларына таба ашыга. Әйе, халык басуда, техника аларга ярдәмләшә.
Гайшә карчык юлдан кайтса да өенә кереп, билен уарга тотынмады. Әллә ул турыда онытты инде, әллә авыртуын сизмәде. Килене кайнатып өстәлгә әзерләгән чәен аннан-моннан гына эчте дә аңа үзенең нинди уйлар белән кайтуын әйтеп, бригадир Имангалиләргә барырга җыена башлады. Килене бианасының болай тиз кайтып җитүенә күңеленнән шатланып бетә алмаган иде.Гайшә карчыкның өйдә торырга исәбе юклыгын аңлап алгач кына, бераз күңелсезләнде.
–Нигә инде, әнкәй, өйдә без эштән кайтуга йортны карап, ашарга әзерләп утырсаң – җитмимени? Авыл халкы: «Карт әниләрен дә акчага була эшкә кушканнар»,– дип дан чыгармасмы? Без сине аңларбыз да бит, кешенең авызын тегеп булмый,– диюенә бераз дәшми торды. Ул да дөрес әйтә, диде карчык үз-үзенә. Шуннан, килененең хәтерен калдырмаска тырышып, болай дип җавап бирде:
–Дөрес сөйлисең, килен, ләкин кеше сүзеннән куркып торган заман түгел. Бүген-иртәгә көннәр бозылырга тора. Радио шулай сөйли. Аны халык тыңлый торгандыр. Аннан мин эшләгәнем өчен акча сорамаячакмын. Рәхмәткә генә эшләрмен дип уйлыйм, сез генә каршы килмәсәгез инде, билгеле. Балалар бәләкәй булып, алар янына карарга кеше кирәк булса, ансы бер хәл булыр иде. Аллага шөкер, алар да хәзер хуҗалык эшендә мәктәп коллективы белән ярдәмгә чыкканнар. Сәламәтлек барда әз генә булса да ярдәмләшим димен, килен, каршы килмәгез инде, улыма да әйтерсең, мин Имангали янына барыйм әле,–диде дә Гайшә карчык авылның урта төбәгенә бригадирга китте. Тимерне кызуында сугарга кирәк дип уйлады һәм әче-әче, каты-каты сүзләрен җитәрлек әзерләде. Болай гына аның кебек бригадирны ризалаштырып булмас дип күңеленә сеңдереп куйды. Җиңелерлек кешене бригадир да итмәсләр иде.
Гайшә карчыкны бригадирның хатыны Әнисә ачык йөз белән каршы алды. Ике куллап күреште. Өс киемен алды.
– Әйдүк, кодачәттәй,–диде ул, түргә таба чакырып, урындыкларның берсенә мендәр куйды.
– Әйдәп торалмам, килен, яңа гына каладан кайтып төштем. Дөресен генә әйткәндә вакытым юграк. Бераз гына арыдым ахыры,– диде карчык, нык арыганын белдермәскә тырышып. Биле авыртуын да Әнисәгә ычкындырмады. –Миңа Имангалиең кирәк иде, киленкәем. Өйдәме, юкмы?
– Бу вакытта аны өйдә бик очрата алмассың инде, кодачәттәй, көннәр буе шул чөгендер басуында инде, караңгы төшеп, эшләре тәмамланмыйча кайталмый,– диде Әнисә, түрдәге өстәленә ашъяулык җәеп, сөйләнә-сөйләнә капкачыннан пар бөркеп торган электр самоварын китереп утыртты. – Бәлки үзе кайтып та чыгар. Бригадирны аны белмәссең. Башына бәла гына булды. Әле менә чөгендер комбайннары да ватылган диме шунда. Ни кул белән алдырырга кешесе җитми, ди. Ничек уңышын тизрәк алып бетерүне уйлап, кайчагында төннәрен йоклый алмый чыга. Күтәртелгәнен яфрактан арындырырга да кеше табалмый. Менә бит ничек ул.
– Һы, йокламый диген, ә? Булыр аның ише моңсыздан. Баш бәләкәй хәзер андый җитәкчеләрдә, киленкәй, баш. Кайткач та әйт үзенә, минем янга барсын әле, сөйләшәсе бар. Бәлки икебез бергә киңәшләшсәк, берәр әмәлен табып, авырлыктан чыгарбыз. Үзең беләсең, кызым, мин дә бит заманында звено белән җитәкчелек иттем. Башкалар белән киңәшләшеп эшләдек, җае табылды, мәгәр.– дип сөйләнде Гайшә карчык.
Ул бәлүдәгә агызылган чәенең суына башлавына исе китмичә, күтәреп эчте дә, ике учын бергә күтәреп, дога укып, амин тотты һәм, рәхмәт әйтеп, аягүрә басты.
– Рәхмәт, киленкәй, якты йөзеңә, тәмле-тәмле чәеңә. Шул Имангалиеңә, мин әйтәм, үзең фермага эшкә киткәнче, сезгә нигә килүем хакында җиткерерсең, әйтәсе серем бар. Файдасы тияр дип уйлыйм,– диде дә Гайшә әби шәп-шәп атлап чыгып китте.
* * *
Имангали өйгә бик соң гына кайтты. Тик аннан-моннан гына капкалады да озак тормады. Гайшә карчыкның нишләп йөрүе турында ишетсә дә: «Баш ватып йөрмәсен әле. Ансыз да эшем күп, вакытым юк. Комбайннар әйбәт эшләми»,– дип чыгып китте. Иртән Гайшә әби урамда аны күреп, берничә мәртәбә юлда туктатырга тырышса да, Имангали машинасыннан бензин исе таратып үтеп кенә китте. Гайшә карчыкның үз артыннан куш йодрык күрсәтеп калуын күрмәде. Бары кичкә таба гына Гайшә әби аны чөгендерчеләр янында тотып алды.
– Миннән алай тиз генә ычкынырмын, димә, улым. Кая әле бергәләп, шикәр чөгендере басуыңны урап чыгыйк. Кузгат бу иске арбаңны!–дип «УАЗ»ның янчелгән ишеген тарткалап ачып, бригадир Имангали янына кереп утырды.– Колхозның арада иң зур бригадасын җитәкләгән көеңә юньлерәгенә утыра алмыйсыңмыни? Юкмыни арурагы?
Ул Имангалигә «я ник дәшмисең, авызың пештемени» дигәндәй җитди карады. Бригадир Гайшә карчыкның үз соравын җавапсыз калдырмаганын бик яхшы белә иде. Машинасының иске икәнен ул үзе дә яхшы белә. Тик аны талашып алып буламыни. Хуҗалыкта җитәкче бер, кемгә нинди техника кайчан тиешле икәнен ул гына белә. Сүзне озакка сузмыйча, Гайшә карчык белән бәхәсне тизрәк туктатырга кирәк дип уйлады ул.
–Яңаны алып бирергә колхозның акчасы җитми. «Әлегә шушының белән йөреп тор. Көз, уңышлар җыелып беткәч, яңа машина алып бирергә тырышырбыз»,–дип ышандыра рәисебез.
–Тырышып кына калмасын, әйткән сүзендә торсын ул, рәис булгач. Мондый арбада йөреп артык зур эш кыра алмассың, улым. Бигрәк йончу ласа бу нәмәстәкәең. Без яшь чакта кешенең нинди атка атлануына, өстендә нинди кием булуына карап фикер йөртә идек, балакай,– дип карчык Имангалинең авырткан ярасына тоз сипте.
Дөресен әйтә бит Гайшә әбиең дип уйлады бригадир. Бу иске «УАЗ» белән кеше алдында оятка калган чаклары аз булмады.Үзләре икешәр чит ил машиналары тоталар. Берсеннән төшәләр, икенчесенә утыралар. Бригадирга яңа машина алып бирүне инде ничә ел сузалар да сузалар. Уйнап йөри дип уйлыйлардырмы. Җитмәсә, бу карчык та авырткан җиргә төртә.
Имангали Гайшә карчыкны көйләп, басу уртасында калдырырга уйласа да алай барып чыкмас кебек тоелды. Машинасын кабызып, әбигә карады:
– Кайсы якка таба барырга уйлыйсың, Гайшә әбекәем, уңгамы, әллә сулгамы? Нинди җеннәр кузгатты соң сине: Планнар ниндирәк? Сер булмаса, сөйлә әйдә, кая кушсаң, шунда алып барам үзеңне,– диде бигүк теләмәсә дә елмаебрак.–Ни теләсәң шуны күрсәтәм.
Гайшә әбинең нәрсәгәдер кызган чагы, йөзеннән үк күренеп тора. Я чөгендер тазартырга килгән хатын-кыз алдында тиргәп ташлар, белмәссең.
Ә күңеленнән: «Нишләп йөри, бу җен карчыгы»,– дигән уй китмәде. Былтыр шулай фермага барып йөрде-йөрде дә, фуражның мал авызына тимичә, шактый өлеше мөдиргә аракы булып агуын, терлекләрне тәрбияләүгә игътибарның азлыгын ачыклап хур итмәдемени? Җитмәсә, хуҗалыкның гомум җыелышында чыгып, чатнатып сөйләде.
Әле күптән түгел генә автомашиналар әрҗәсеннән ашлык коеп йөргән яшь кенә бер шофер егетне туктатып тиргәгән. «Икмәк кадерен белмәгән–җүнсез кеше. Андый кеше бер нәрсәнең дә кадерен белми. Яраткан Галияңә барып, барын да сөйлим, сиңа мәңге кияүгә чыкмаслык ясыйм. Дуадак каз кебек гомереңне ялгыз уздырырсың»,– дигән. Теге егеткә шул җитә калган. Эштән кайтышлый ук Галиясен янына утырткан да өенә алып кайткан. Никах укытканнар. Көзгә, басулардагы уңыш җыелып, бураларга кергәч тә, туй ясамакчылар, имеш. Иптәшләре теге егетне шаярталар икән: «Нигә дип артык ашыктың, әллә бәби туегыз якынлаша башладымы?»–диләр икән. Егет: «Аннан да хужырагы була язды. Гайшә карчык сүзен җилгә очыра торганнардан түгел. Галиямә минем юк гонаһларымны да сөйләп, биздереп куюы бар. Бик каты кисәтте бит. Тукта, мин әйтәм, аңа кадәр эшне бетерим әле. Алдым да кайттым Галияне. Ә бәби барыбер туар, тик үзвакытында булыр, егетләр»,–дип җаваплаган. Иптәшләренә дә Гайшә әбидән сак булырга, итәкләрен җыеп йөрергә киңәш иткән.
Менә бүген дә ул нәрсәдер уйлап, бригадирдан калмый ияреп йөри. Бик белдекле кыяфәт белән чөгендерне ничек тазартуларын карый.
–Ә хәзер авылга кайтыйк инде,– диде ул Имангалигә. Бригадир үзе дә шулай уйлый иде. Аерылышканда Гайшә әби Имангалигә үзе уйлаганнарны ачып салды.:
–Эшең сыек, балам, бик сыек, болай барса, эшне тиз генә бетерә алмассыз, ахры,– дип башын чайкады.Тагын нидер әйтергә теләп, бригадирга таба якынрак килергә уйлап, машинасының алдына чыккан иде, Имангали аның белән сүзе беткәнне аңлатып, кулын гына селкеде дә, Гайшә карчыкны машинасы белән чак бәрдерми, басу уртасында калдырып, китеп барды.
Гайшә әбинең моңа хәтере калмады. Бик кызу китеп барган автомашина артыннан озак кына карап торды да: «Ашыгыч эшләре күптер инде. Әйдә, шуларны карый торсын. Бригадир хезмәте җиңел булса, бар да аның урынында эшләргә ризалашыр иде. Теләсә кем аның кебек эшләргә бик күнеп бармый шул»,– дип уйлады. Ул авыл ягына күз салды. Әллә ни ерак түгел икән. Моннан ул җәяү генә дә кайтып җитә ала. Шулай уйлап ике-өч адым ясарга да өлгермәде бригадир машинасы яңадан Гайшә әби янына килеп туктады.
– Әйдә, утыр тизрәк, Гайшә әби, вакытым аз, тагын автомашиналар эзләп, барасы җирләрем болай да күп әле. Чөгендерне тазартырга кеше җитми. Көннәр коры торган чакта тизрәк чистартып, кабул итү пунктына мулрак озатып калырга өлгерергә кирәк иде. Башка вакыттарак тагын да иркенләбрәк сөйләшербез,– диде Имангали, машинасының ишеген тутырып ачкач.– Миңа ниләр әйтәсе сүзләреңне дә шунда иркенләп сөйләрсең.
Авыл урамына кергәч, Гайшә карчык, күрәсе кешеләре янына керәсе барлыгына сылтанып, саубуллашып төшеп калды. Ул туры өенә кайтмады. Түбән очтагы әхирәте Латыйфа янына юнәлде. Озак итеп сөйләштеләр алар бу төнне. Яшьлекләрен искә алдылар. Тормыш матурлыгына сокландылар. Шуннан соң гына Гайшә әби басуда бүген күргәннәре турында сөйләде.Үзенең уйларын бәйнә-бәйнә ахирәтенә җиткерде.
– Ә нигә, була ул, без кемнән ким, чөгендер тазартырлык кына хәлебез бар әле,– диде Латыйфа карчык та.
– Мин синең йөрәгең әле сүнмәгәнлегенә ышана идем, рәхмәт, ахирәт,–диде Гайшә әби, Латыйфаны кочаклап.
* * *
Иртән Имангали плантациягә килүгә үз күзләренә үзе ышанмады. Авылның барлык карты-карчыгы өемнәрдәге чөгендерне туфрактан тазарта иде. Ә Гайшә әбиебез бер урыннан икенчегә күчеп, кешеләргә нидер аңлатып йөри, кайсыларына эшләп күрсәтә. Берсенең аркасыннан сөя, икенчесенең башыннан сыйпый. Имангалине күргәч, ул тураеп басты һәм:
–Менә улым, сиңа эшче көче. Һәрберсенә нурма бир!– диде.–Акчага түгел, барыбыз да доброволь килдек, ә киленнәребезнең нәни балаларын карарга синең хатыныңа тапшырдык, яшь кеше эшләсен әйдә. Үзе шулай сорады. Пенсионер булсак та без дә тик ятасы килми әле.
Шул көннән бирле һәр иртәдә Гайшә әби үзенең арымас пенсонерларын ияртеп, өемнәргә салынган шикәр чөгендере басуына юнәлде. Хуҗалыкка район башлыгы килгәнен ишетүгә аның янына ашыкты. Хуҗалык рәисе районнан килүчеләргә Гайшә карчык турында сөйли иде.
–Син, улым, мине алай шомартып котылырга тырышма. Үзең яңа машинада җилдерәсең. Безнең бригадир көн дә машинасын төзәтә. Алай итеп эш бармый, балалар. Теге гаражыңдагы «УАЗ»ыңны бир Имангалигә,– диде карчык, районнан килгән җитәкчеләргә күз кысып. Хуҗалар ничек сөйләшкәндер, әмма икенче көнне бригадир яңа машинада җилдерә иде.
Имангали бригадасы хуҗалыкта беренче булып уңышны җыеп, кабул итү пунктларына озатуны төгәлләде. Аңардан күреп, башка бригада җитәкчеләре дә эшне шулайрак итеп оештырды. Яңгырлар башланганчы уңыш җыю төгәлләнде.
Ел азагында җитәкчеләр эшкә анализ ясаганда Имангали бригадасында эшләүчеләрне исемләп мактадылар, аларга беренче урын бирделәр. Тагын да шуны әйтеп үтик, бригадирның үзенә дә яңа машина бүләк ителде. Ә чөгендер уңышын җыеп, кабул итү пунктларына тапшыруда зур активлык күрсәткәне өчен мактап, Гайшә әбигә бик матур күлмәклек материал, тегүле җылы юрган һәм каз мамыгы тутырылган йомшак мендәр бүләк иттеләр. Гаишә әби клуб сәхнәсенә күтәрелгәч:
– Мин үзебезнең хуҗалыкта бүләк өчен эшләмәгән идем, рәхмәтегез булса, шул җиткән,– дип бүләкләрне алмый бераз карышып торса да, залдагы халык: «Болар сиңа бик лаеклы инде, Гайшә әби, аласың гына»,–дип мәсьәләне бик катгый куйгач кына карышмады, бүләкләрне кыяр-кыймас кына кулына алгач, залдагыларга түбәнчелек белән баш иеп болай дип өстәде: «Хөрмәтегез өчен чын рәхмәт белдерәм, балалар. Игелек күрегез. Бөтен эшегездә дә уңышлар телим».
Залдагылар гөрләтеп кул чапты.
Әгъдәл САФИН |
Иң күп укылган
|