поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
05.04.2025 Әдәбият

Таңсылу Миңнуллина: "Ул төнне яныңда мин идем..."

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның вафатына 5 ел булды. Шул уңайдан аның кызы Таңсылу күзләрдән яшь чыгарырлык пост язган.
«Операция кичке 9га планлаштырылган иде. Кичтән үк үз-үземә урын табып булмады. Андый чакта башка нинди генә уйлар килми бит ул.

Әни ул төнне хастаханәдә кунды. Иртән мин дә килеп җиттем. Анда нервланып утырганчы, «Казан нуры» мәчетенә сәдака салырга киттек. Әни борчыла, йөзенә чыккан, сирәк кенә нидер эндәшә. Юл буе белгән догаларыбызны укып барабыз. Мин сиздермәскә тырышсам да, эчем яна, анысын ачык хәтерлим. Бер борчу булса күзгә берни күренми торган халәтне беләсездер инде, шулай иде. Гәрчә табиблар «бар да план буенча» дип ышандырсалар да, гомердә хастаханә юлында йөргән булмагач, күңел үз урынында түгел иде.

Мәчет ишеген атлап чыкканда телефоным шалтырады. Ленар (тормыш иптәшем), үзе дә табиб булгач, операция процессын тулаем контрольгә ул алды, табиблар белән дә һәрдаим элемтәдә иде, бөтен хәбәр аның аша булды. Әле яңарак кына сөйләшеп алган идек бит. Операция бетәргә дә әле бик иртә, югыйсә.
 
Бүгенгедәй күз алдымда: мәчетнең бик биек, мәңге бетмәс кебек тоелган бетон баскычлары, мәчет тирә-ягын урап алган яшел сетка капка һәм колактагы тавыш:
 
– Сез кая ул хәзер?
 
– Мәчеттә идек, сәдака бирдек, нигә? Нәрсә булды?
 
– Без уйлаганча гына түгел. Әти… Операция анда… Алло, ишетәсеңме?
 
Юк, ул вакытта мин инде берни ишетми идем, телефонымны кулдан төшереп, юл буенда шул мәчетне уратып алган яшел капкага асылынып акырганым гына истә. Андый зәһәр тавыш миннән шул көнгә хәтле дә, аннан соң да башка чыкканы булмады…
 
Минем кичтән үк күз алдыма килгән, ничек тә уйламаска тырышкан иң начар сценарийның чынлыкка ашканын Ленарның 2 кәлимә сүзеннән аңлап алдым мин. Һәм ничек кенә тырышсам да, үз-үземне кулга ала алмадым ул мизгелдә. Бер шалтырату канатымны ите-каны белән каерып алды. Тормышның икегә бүленгән мәле.
 
Шушы өзгәләнүемне янымдагы Әнием бер мизгел эчендә аңлап алды.
 
– Роберт! – дип тетрәндергеч тавыш белән йөрәкне өзеп мәчет төбендә кычкыруы гына истә. Андый зәһәр тавыш Әнидән шул көнгә кадәр дә, аннан да соң да чыкканы булмады.
 
Табибларның «өметсез» дигән сүзләре, кылыч булып, йөрәкне мең кыйпылчыкка шул көнне ваклады.
 
Шул көннән яңа, бер кешегә дә кичерергә язмаслык тормыш башланды: берөзлексез көрәш, бернигә дә карамастан, күңелдә һәм Әтидә өмет учагын сүндерә алмаслык көч табып яшәү, суларга һава җитмәгәндә дә, үзеңнең күз яшьләренә батканда да, йөрәгеңдәге ут җаныңны көлгә калдырганда да Әти янында елмаю – 2020 елның 27 мартына кадәр шуннан гыйбарәт иде.
 
Ул төнне соңгы сулышыңны алып, җаның тәнеңне калдырган мизгелдә яныңда мин идем…
 
Синең китү – минем тормышымда иң авыр вакыт…

Синсез яшәү – сыңар канатлы килеш очарга тырышу…

Синең кызың булу, Синле булу – минем иң зур бәхетем…

Рәхмәт, Әти! Мин сагынам сине, Әти!» – дип язган ул.
 
 
Чыганак: "Кызыл таң"
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.04.2025
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы