поиск новостей
  • 17.12 "Мең дә бер кичә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 17.12 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.12 "Сары елга" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.12 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.12 "К.Ү.Р.КӘ" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.12 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.12 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 20.12 "Сөяркә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.12 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 21.12 "Сеңелкәш" Камал театры, 14.00, 12+
  • 21.12 "Сафлык музее" Камал театры, 17.00, 18+
  • 21.12 "Сөяркә" Камал театры, 18.00, 16+
  • 21.12 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 21.12 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.12 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 19.00, 16+
  • 24.12 "Башмагым" Камал театры, 19.00, 16+
  • 25.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 25.12 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 19.00, 12+
  • 25.12 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 25.12 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Декабрь
  • Николай Колесов - эшмәкәр
  • Зыя Мансур (1916-1965) - шагыйрь
  • Ләйсән Мәхмүтова - җырчы
  • Илсур Нәфыйков - журналист
  • Рәшит Сәләхов (1941-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Чулпан Әхмәтова - шагыйрә
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
Архив
 
05.04.2025 Шоу-бизнес

Илсөяр Рахмаева: “Мөнир өчен мин – идеал, ул минем өчен”

Мөнир Рахмаевның тормыш иптәше Илсөяр белән ачыктан-чык сөйләшү.
– Илсөяр, социаль челтәрдәге сәхифәгездә ачулы сүзләр язучылар күп. Ничек уйлыйсыз, сәбәбе нинди? – Көнчелек. Хәзер көнче кешеләр күп. Моңа тыныч карыйм. Мөниргә дә минем турында нәрсә генә язмыйлар. Мөнир эстрадада танылган кеше булгач, аны яратмаучылар да җитәрлек, билгеле.

Миңа Мөнирнең тормыш иптәше буларак та нәфрәт белән караучылар бар. Нишләтәсең инде, һәркемнең үз фикере. Мин беркемгә дә начарлык теләмим. Башкаларның тормышын күзәтеп, ачулы комментарийлар калдырырга вакыт та, теләк тә юк. Үзенең тормышыннан канәгать булганнар алай эшләмидер. Мин өйне чисталыкта тотам, ашарга да әзерлим, шул ук вакытта үземне дә формада тотам. Бәлки, шуңа ачулары киләдер. 

– Мөнир бер әңгәмәдә: “Илсөяр – хатыным да, дустым да, сөяркәм дә”, – дигән иде. 
 
– Дөрес. Гаиләдә мөнәсәбәтләр яхшы булсын өчен, хатын да, шул ук вакытта сөяркә дә булырга кирәк. 
 
– Пластик операцияләр ясау сезнең теләкме?
 
– Беренче чиратта минем теләгем. Әлбәттә, ирем белән киңәшләшеп эшлим. Бу темага бергәләшеп сөйләшәбез, шуңа ул каршы түгел. 
 
– Пластик операцияләр ясаткан кешеләргә күбесенчә тискәре караш. Ни өчен?
 
– Башкалар өчен җавап бирә алмыйм. Мин матур, үзенә вакыт бүлеп бирә торган хатын-кызларны яратам. Йорт-хуҗалыклары да үрнәк, үзләре дә чибәр, балалары да акыллы, тәрбияле. Мин шуңа омтылам. Үземне идеал дип әйтмим, шулай да тырышам. Мөнир өчен мин – идеал, ул да минем өчен – идеал. 
 
– Мөнир гаиләдә нинди кеше соң? 
 
– Миңа аның белән рәхәт. Без бер-беребезне сүзсез дә аңлыйбыз. Икебез дә йолдызнамә буенча Чаян. Чаяннарның холыклары авыр диләр, мин моңа ышанмыйм. Мөнир бик җиңел, җайлы кеше. Барысын да бергә хәл итәбез.
 
– Сез нәрсә белән шөгыльләнәсез?
 
– Иремнең хатыны булып эшлим. Социаль челтәрдә сәхифәмне алып барам. Мөниргә чаралар оештырырга ярдәм итәм. Безнең барысы да уртак. 
 
– Көнләшмисезме соң? 
 
– Көнләшергә сәбәпләребез юк. Без бер-беребезгә ышанабыз. Иң мөһиме арабызда ярату, чын мәхәббәт бар. Безне Аллаһы Тәгалә кавыштырды дип уйлыйм. 
 
Әңгәмәбезгә Мөнир Рахмаев та кушылды. 
 
– Илсөярне еш күрмибез. Әллә киң җәмәгатьчелек күзеннән яшерәсез?
 
– Без гел бергә. Концертлар, чыгышлар буенча бик ярдәм итә. Ул концерт директоры вазифасын үти, төркем  белән дә аралаша. Хезмәт хакы да түләнә (көлә). Хатынга бернәрсә дә жәл түгел. 
 
– Илсөяр, кызыгыз туу җиңел генә узмады дип беләм. Тагын бер бала турында уйланмыйсызмы?
 
– Йөклелек вакыты җиңел узды.  Бала тапканда сукыр эчәге шартлады. Табиблар ашыгыч рәвештә операция ясарга кереште. Мин дә, кызым да авыр хәлдә калдык. Хәер, хәзер барысы да яхшы. Асмирага 5 яшь тулды. Ял көннәрендә туган көнен зурлап үткәрдек. Зур гаилә турында хыялланабыз, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. 
 
– Кызыгызның юбилей икән. Нинди хисләр? 
 
Мөнир: Бу бик кадерле көн. Кызыбыз да бәйрәмне зарыгып көтте. Илсөяр белән икебез дә уразада. Сәхәргә торгач, бүлмәне бизәп куйган идек. Иртән кызыбызны уятып сюрприз ясарга исәп бар иде. Асмира без торганчы ук уянган. Шундый нык шатланды, балакай. Аның сөенечен күреп без дә куанабыз. Балалар – тормышыбызның бизәге. Кызыбызны бик яратабыз, ул да безне ярата дип ышанам. 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.04.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы