|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2025 Шоу-бизнес
![]() Алмаз Хәмзин: "Данир Сабиров әле нәрсә сөйләгәнен үзе дә белми кебек. Күбрәк яшәсен – белер"Татарда юмор бармы? Тамашачыга нинди мәзәк кирәк? Ни өчен хатын-кызлар арасында юмор осталары аз? Бу һәм башка сорауларга җавапны әлеге язмада эзләргә тырыштык. Әлеге эштә безгә төрле буын осталары ярдәмгә килде. Әбри Хәбриев, татар эстрадасы артисты: – Соңгы елларда буын арасындагы юмор сизелерлек аерыла башлады. Безнең, мисал өчен, классик юмористларыбыз бар, шулай ук хәзерге көндә татар сәхнәсендә камеди, стендап юнәлеше үсеп килә. Яшьләр өчен классик юмор примитив булып тоела. Өч буынның – классик юморның да, КВН һәм стендап, камеди юнәлешенең дә үз тамашачысы бар!
“Хәзерге татар тамашачысы өчен нәрсә кирәк?” дигән сорауга төгәл җавап бирә алмыйм. “Рәвешләр” белән йөргән чорда да бу турыда уйлана идек, биредә тамашаны караучы төбәкнең менталитетына да игътибар итәргә кирәктер: кайбер җирдә кызык булып тоелган мәзәк, икенче авылдагы тамашачыга бөтенләй кызык булып тоелмаска мөмкин. Мәзәк үтеп керсен өчен ул кыска булырга тиеш.
Алсу Фәрәкшина, алып баручы, пародия остасы:
– Татар тамашачысын икегә бүлеп карарга кирәк: олырак буын һәм яшьләр. Татарда юмор бар, әмма юмор өлкәсендә эшләүчеләр аз, чөнки бу – бик авыр эш, аны бөтен кеше дә булдыра алмый. Юкка гына юмористлар, комиклар хәзер җырлап йөрми, җыр – ул җиңелрәк. Хатын-кызлар арасында исә юмористлар, гомумән, юк дәрәҗәсендә. Ни өчен бу шулай? Ир-атларга күп әйбер килешә, хатын-кыз исә ялгышудан, кирәкмәгән сүз әйтеп куюдан курка. Мәсәлән, мин пародияләр күрсәтә беләм, әмма анекдотлар сөйләү сәләтем юк. Әйе, концертлар алып барганда импровизация рәвешендә мәзәк кертеп җибәрә алам, ә менә атап ниндидер кызыклы анекдотлар сөйли белмим. Хатын-кыздан ул бик үк килеп тә чыкмый, шуңа тотынмыйм да.
Алмаз Хәмзин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы, артист:
– Татарда юмор бар, нишләп булмасын. Хуҗа Насретдинлы халык ич без! Аның мәзәкләрен укыгыз: патша һәм әмирләрдән ул ничек көлгән, тапкыр, тәвәккәл булган. Хәзер дә патшалар бар, Насретдин булудан безне кем тыя? Яза белергә генә кирәк! Хәзерге татар тамашачысы үзенә нәрсә кирәк икәнен үзе дә аңлап бетерми бугай... Ул нәрсә тәкъдим итсәләр – шуны карый. Мәсәлән, “Мунча ташы”, Данир Сабировны, “Кәмит Җәвит”не. “Мунча ташы”ннан тамашачыга кирәкле яшәү мәгънәсе табарга була. Җәвитне карап, “капка төбе”ннән артык ерак китә алмыйбыз, мөгаен, Данир әле нәрсә сөйләгәнен үзе дә белми кебек. Күбрәк яшәсен – белер. Халык алдына чыгасың икән – акыл сатарга кирәкми, көлдерәм дип кенә кылану да килешми. Юмор – “штучный товар”, акыллылык билгесе.
Күп еллар элек татар юморы классик язучылар иҗатына бәйле иде. Әйтик, Гамил Афзал, Фаил Шәфигуллин, Фәнзаман Баттал, Камил Кәримов, Зөлфәт Хәким... Үземне дә әлеге исемлеккә кертүемне мәзәк итеп кабул итегез.
--- |
Иң күп укылган
|