|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.04.2025 Җәмгыять
![]() Алжирга кияүгә чыккан Эльмира Хан: "Балаларыгыз булмый диделәр. Әмма догаларым кабул булды"Эльмира Хан Төньяк Африкада яши. Яртылаш болгар, яртылаш алжирлы ир-ат белән тормыш корган. Эльмирага 44 яшь, Татарстанга да кайтып йөри. Үзе язган “Тылсымлы читекләр” дип аталган әкият буенча кыска метражлы кинофильмын да Казанда төшерде. ...— Ислам динен кайчан өйрәнә башладыгыз? Намазга ничек килдегез? — Моннан 14 ел элек табиб: “Балагыз булмаячак”, — диде. Шулчак бар хыялларым берьюлы челпәрәмә килгән төсле булды. Бик борчылдым. Ә бер дустым: “Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать ит, дога кыл”, — дигәч, иртә-кич нәсел дәвамын теләп догалар укыдым, күңелемдә өмет арта барды. Ике ел узгач, балабыз туачагын белдек.
— Алжир халкы татарлардан кай яклары белән аерыла?
— Холык-фигыльгә килгәндә, алар ашыкмый, гел елмаялар, шат күңеллеләр, тыйнаклар. Көне-төне эшләргә дип ашкынып тормыйлар. Бар сервислар бик акрын эшли. Кешеләр бер көн белән генә яши. Байлык та иң мөһиме түгел кебек. Кесәсендә бер тиене булмаса да: “Әлхәмдүлилләһ!” — диләр. Алар: “Нәрсәгә ашыгырга? Иртәгә өлгерербез әле, иншаллаһ!” — ди. Бу фикер сөрешендә акыллылык та бар төсле, чөнки гади нәрсәләрнең кадерен белә башлыйсың: хуш исле кофе тәменең, ихлас сөйләшеп алуның...
Туган көннәр шау-шусыз уза. Акча бүләк итмиләр, чөнки бу туган көнен бәйрәм итүчегә матди хәлең мөшкел, ахры, дию белән бер булачак. Ә менә дини бәйрәмнәрне зурлап уздыралар. Тик монда бездәгечә “аш җыюлар”, гомумән, юк. Берәрсе вафат булса, имам чакырып, җыелып утырмыйлар, мәрхүмнең туганнары җыелыша да һәрберсе белгән догаларын укый.
Халык җете төсле, ялтыравыклы киемнәр кия. Майлы һәм камыр ризыгын күп ашыйлар. Үзара эмоциональ сөйләшәләр, чит дәүләтләрдән күчеп килүчеләргә итагать күрсәтсәләр дә, аларны үз итәргә омтылмыйлар. Франция тарафыннан яулап алынган, 132 ел дәвамында (1830-1962) колониаль ил булган җир бит бу, читләрнең йогынтысын өнәмиләр. Мине дә иремнең туганнары бик тиз арада ошатты димәс идем, әмма улыбыз Әмир тугач, миңа карата яхшы мөгамәләләре бермә-бер артты.
Зилә НИГЪМӘТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|