поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.08.2011 Дин

Мөбарәк Рамазан ае

Мөбарәк Рамазан аенда мөэмин-мөселманнар ураза тотып, тәгать-гыйбадәттә булып Аллаһы тәгаләгә шөкеранәләр китерәләр. Бу фарыз гамәлне үтәүдә бәндәләргә нинди мәсьүлият йөкләнә соң? Әнә шул турыда һәрбер кеше тулы мәгълүматка ия булырга тиеш.

Бөтен әгъзаларыбызның уразасы бар. Күзнеке — харам кылынган нәрсәләргә карамау, оятлы күренешләргә бакмау. Колакныкы — гайбәт, ялган сүзләрне ишетмәү. Телнеке — шикаять, бөһтан вә фәхеш сүзләрне әйтмәү. Кулныкы — харам нәрсәләргә аны сузмау. Аякныкы — лаексыз урыннарга бармавы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. мөбарәк хәдис шәрифендә ураза тоткан кешеләргә ике олуг сөенеч бар диде. Беренчесе — ифтар вакытында, авыз ачканда догалар кабул булуыннан. Икенчесе — кыямәт көнендә Аллаһ тәгаләнең гүзәллеген күрүендә.

 

Ни өчен уразаны Аллаһ тәгалә белән бәндә арасындагы сер гыйбадәте дибез? Чөнки намаз укысак, зәкят бирсәк, хаҗга барсак — бөтенесе күренә. Әмма ураза тотсак фәкать үзебез һәм Аллаһы гына белер.

 

Ураза бәдәнебезнең зәкятедер. Бер ел эчендә утыз көн бәдәнебез ял итә. Кеше ач булганда аның калебе йомшара төшә. Кайсының йөрәге йомшак булса, андый кеше яндагыларга рәхим-шәфкать тойгысы белән карый. Шуның өчен дә бу ай миһербанлык күрсәтү, фәкыйрь-мескеннәрнең хәленә керү, садака-ярдәмнәр өләшү ае да.

 

Рамазан аенда кешеләр ачлыкка үз ихтыярлары белән сабыр итәләр. Гөнаһлардан үзләрен аралыйлар. Көндез ачлыкка сабыр итсәләр, кичләрен тәравих намазларында сабыр белән гыйбадәт кылалар.

 

Аллаһ тәгалә фәрештәләргә әйтә, җир йөзенә Үземә хәлифә, ягъни адәмне яратам, ди. Фәрештәләр: адәмне яратсаң, җир йөзендә фәсәд кылыр, нахакка кан коер, без исә Сине олылыйбыз, диделәр. Аллаһ тәгалә әйтте ки, Минем белгәнемне сез белмисез. Алар белән Минем арада мәхәббәт булыр. Соңыннан нигъмәтләр тулы табын янында ифтаргача сабыр итеп утырган ураза тотучыларны күрсәтеп: әй фәрештәләрем, Адәмне яратма, дигән идегез, җир йөзенә карагыз, аларның карыннары ач, алларында ризык мулдан, куллары бәйләнмәгән. Әмма Минем ризалыгым өчен сабыр кылып утыралар. Шуның өчен аларны яратам. Сез шаһит булыгыз, аларның гөнаһларын кичердем, диер икән.

 

Һәрбер кеше, аеруча әнә шул айда, күбрәк яхшылык кылуга хәрәкәт итергә тиешле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с. үз хәдис шәрифләрендә, кем ки бер ураза тотучыны хәләлдән тапкан ризык белән ифтар кылдырса, шул айда фәрештәләр аңа савап язарлар дип әйткән. Сәхабәләр, йә Рәсүлүллаһ с., безнең ифтар кылдыру өчен ризыгыбыз юк, диделәр. Рәсүлүллаһ с. бер хөрмә белән булса да ифтар кылдырсагыз, ул әҗергә лаек булырсыз, диде.

 

Мәгълүм ки, мөбарәк Рамазан шәриф көннәрендә бөтен кешеләр изгелек кылуга, күпләп савап вә әҗер алу өчен омтылалар. Шул җөмләдән ураза тотучыларга хезмәт кылучы сәүдәгәрләр дә. Аллаһ ризалыгы өчен бу көннәрдә алар савап өмет итеп аеруча яхшы мөгамәлә белән ихластан хезмәт итүләре ләзем. Пәйгамбәребез с. хозурына бер сәхабә кереп миңа җәннәткә кертә торган юлны өйрәт, диде. Рәсүлүллаһ с. әйтте ки, кайсы җирдә, кайсы хәлдә булсаң да Аллаһыдан куркып эш ит!

 

Димәк, ул итче, икмәкче яки сатучы булып хезмәт иткәндә дә хәләл рәвештә аны үтәргә тиеш. Бу турыда Аллаһ тәгалә Коръән Кәримдә әйтә ки: "Алдап үлчәүчеләргә үкенеч! Кешеләрдән үзләренә үлчәтеп алсалар, төгәл булалар, инде, аларга асып яки болай үлчәгәндә алар киметәләр! Алар төшенмәсләрдер, тереләчәк булачакларына бөек көн өчен. Ул көнне кешеләр галәмнәр Раббысы каршында торырлар". (Мүтаффифин, 16). Аңлашыла ки, ахирәтне уйлаган, кыямәттән курыккан кеше урламас, дөреслекне сәүдәсендә саклар.

 

Рамазан аенда ураза тоту Мөхәммәд г-мнең өммәтенә хастыр. Муса г-м Аллаһы тәгаләгә: "Йә Раббым! Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?" — дип сораганына Аллаһ тәгалә: "Әйе, алар хабибем Мөхәммәд г-м өммәтләредер", — дигән икән. Шунда Муса г-м: "Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды?" — дигәненә Аллаһ тәгалә: "Әй Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд г-м өммәтләре ураза тотып, иреннәре агарып ифтар вакытта кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Аларның догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә минем белән пәрдәсез сөйләшәләр", — дигән икән. Шунда Муса г-м: "Әй Раббым, шул Рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә биргел", — дип соравына Аллаһ тәгалә: "Бу ураза хәбибем Мөхәммәд г-м өммәтенә генә хастыр", — дип җавап биргән икән.

 

Әнә шундый фазыйләтле, мөбарәк айда, гөнаһлар кичерелә торган вакытта тәүбә кылыйк. Рамазан шәрифне ганимәт белеп, изгелекләр, хәерле гамәлләр кылып калыйк. Аллаһ тәгалә дини вә дөньяви эшләребездә уңышлар, үсеш бирсен. Үзенең һидаять юлыннан адаштырмасын.


Вәлиулла хәзрәт ЯКУПОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»