поиск новостей
  • 14.05 "Гөргөри кияүләре" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 14.05 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 11:00, 6+
  • 14.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.05 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 16.05 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 16.05 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 16.05 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 17.05 "Килмешәк" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 17.05 "Өйләнәм.tat" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 17.05 "Әлифба: хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 11.00, 3+
  • 17.05 "Ханума" Кариев театры, 10.30, 16+
  • 18.05 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры (яңа бина), 17.00, 16+
  • 18.05 "Мәхәббәт бакчасы" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 18.05 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 20.00, 12+
  • 19.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Җанкисәккәем" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 20.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 20.05 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
03.04.2025 Икътисад

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан сөт индустриясен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Сөт җитештерүчеләр берлегенең: «Россиянең сөт тармагы - кыенлыклар һәм мөмкинлекләр. Татарстан сөт җитештерүчеләренең һәм эшкәртүчеләренең рейтингларын презентацияләү» темасына түгәрәк өстәле узды.

Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Илкүләм Сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Артем Белов, Татарстан Республикасы сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов, Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Валерия Кузнецова, республиканың сөт предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
 
Соңгы 5 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 30,7%ка арткан. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә сөт җитештерү буенча беренче урында тора, ул Россия Федерациясе буенча гомуми сөт күләменең 6,7%ын җитештерә.
 
«Республика үзен терлекчелек продукциясе белән тулысынча тәэмин итә. Сөтне җан башына нормадан 61% ка күбрәк җитештерәбез», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.
 
Министр сүзләренә караганда, сөт авыл халкы өчен төп социаль әһәмиятле азык-төлек продукты һәм керем чыганагы булып тора, моңа Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов һәрвакыт аерым игътибар бирә.
 
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ассызыклавынча, узган 5 елда сөт җитештерү 20%ка арткан, агросәнәгать комплексына инвестицияләр күләме 165 млрд. сумнан артып киткән, 64 меңнән артык яңа терлек урыннары булдырылган, 16,5 мең авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Нәтиҗәдә - Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде.
 
Артем Белов «Россиянең сөтчелек тармагы — кыенлыклар һәм мөмкинлекләр» темасына чыгыш ясады. Ул 2025 елда һәм аннан соңгы елларда сөт индустриясенең үсеш перспективалары, шулай ук 2025 елда Россиядә сөт тармагының баланслы үсеше өчен ихтимал кыенлыклар турында сөйләде.
 
«Россия сөт продукциясенең экспорт мөмкинлекләре зур. Эчке ихтыяҗ арта һәм бездә үсеш өчен мөмкинлекләр бар, моның өчен чимал җитештерүне арттырырга, фермалар төзүне дәвам итәргә кирәк. Сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр арасында озак вакытлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк», — дип ассызыклады Артем Белов.
 
Валерия Кузнецова ассызыклап үткәнчә, соңгы 5 елда Татарстан Республикасында Россельхозбанк ярдәме белән гомуми суммасы 11 млрд сумга сөт-товар фермалары төзү буенча 17 проект гамәлгә ашырылган. Шулай ук соңгы 5 елда таналар сатып алуга банк 3 млрд сумга якын акча җибәргән.
 
«Гомумән алганда, Россельхозбанк сөт проектларына 855 млрд сумнан артык акча бирде инде. 2,5 мең проектны гамәлгә ашыруга 288 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтте. Болар - сөт комплексларын, сөт эшкәртү предприятиеләрен төзү һәм модернизацияләү, логистика һәм сәүдәне үстерү буенча проектлар. Шул исәптән 2024 елда банк сөт тармагы предприятиеләренә 110 млрд сумга якын акча бирде (аңа кадәрге елга карата+37%). Бу суммадан һәр икенче өлеш, шартлы рәвештә, ташламалы шартларда бирелде», - дип хәбәр итте ул.
 
Денис Пирогов Татарстан Республикасы Сөт җитештерүчеләр берлеге җитештерүчеләренең һәм эшкәртүчеләренең рейтингларын тәкъдим итте. Республикада 1000 баштан артык савым терлеге тотып, эре сөт җитештерүчеләргә түбәндәгеләр керә: «Мәңгәр» АХҖК, «Таң» АХҖК, «Татарстан» АХП» ҖЧҖ, «Урал» АХҖК һәм «Вахитов ис.» АХҖК, ә тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт эшкәртүчеләр: «ВАМИН» компанияләр төркеме» ҖЧҖ, «Зеленодольск сөт комбинаты» АҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ, «Азбука Сыра» ҖЧҖ һәм «Биектау сөт комбинаты» ҖЧҖ.
 
Чара азагында Марат Җәббаров Татарстан Республикасының чимал сөте җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре рейтингы лидерларын бүләкләде.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы