поиск новостей
  • 16.12 "Җәйнең бер көнендә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 16.12 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 17.12 "Мең дә бер кичә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 17.12 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.12 "Сары елга" Камал театры, 19.00, 16+
  • 18.12 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.12 "К.Ү.Р.КӘ" Камал театры, 19.00, 12+
  • 19.12 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.12 "Көл" Камал театры, 18.00, 16+
  • 20.12 "Сөяркә" Камал театры, 19.00, 16+
  • 20.12 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 21.12 "Сеңелкәш" Камал театры, 14.00, 12+
  • 21.12 "Сафлык музее" Камал театры, 17.00, 18+
  • 21.12 "Сөяркә" Камал театры, 18.00, 16+
  • 21.12 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 21.12 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 23.12 "Хуш, авылым. Хыял" Камал театры, 19.00, 16+
  • 24.12 "Башмагым" Камал театры, 19.00, 16+
  • 25.12 "Шүрәлене көттегезме?" Камал театры, 11.00, 14.00, 6+
  • 25.12 "Көзге кайтаваз" Камал театры, 19.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Декабрь
  • Сәрия Хәбибуллина - журналист
  • Хәсби Фазлуллин (1909-1995) - дирижер
  • Резидә Гасыймова - журналист
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
  • Актаныш ул.южная 1о соток. Дача тел.89625751843
  • Яшьлек метросыннан ерак булмаган (5мит)2 булмэле фатирнын 1 булмэсенэ эшли торган тэртипле татар кызы кертэм озак вакытка. 79534935777 Казан.
  • Казанда Восстания/Ибрагимова урамында урнашкан 2 бүлмәле фатирнын 1 булмэсе тәртипле кызларга арендага бирелэ. Комиссия юк. 89376001290
  • Климатик хезмәт күрсәтү: кондиционерлар урнаштырабыз, төзәтәбез, чистартабыз. Шулай ук сатабыз. 89377752225
Архив
 
04.04.2025 Язмыш

Үкенечле гомер: «Язмышыңны үзең сайладың. Хәзер түз инде»

Авылның калтыр-колтырлы юлларыннан иске сәпитен жәлләмичә чаптырган почтальонка Гөлнур бик ашыга иде. Бүген аның Гөлия апасына әйтәсе хәбәре бик күңелле бит. Сөенчене тизрәк аласы иде.

Малларның җәйге лагерына тизрәк бөтен кешедән алдан килеп җитеп, сыер савучы апасын табып алырга кирәк. Әле савым башланганчы дип, бәлки, су коенырга төшеп киткәндер.
Читенсенми аның апасы, инде утызны узып китсә дә, гәүдәсенең матурлыгын югалтмаган ул. Сыер сауганда кия торган кара халатын салып ыргыта да, эчке күлмәктән генә Ашытка чума. Гөлнурның апасы бигрәк әйбәт. Кешегә авыр сүз әйтмәс, ачуланмас. Сыерларга аты-юлы белән сүгенеп акыручы авыл хатыннарына бер дә охшамаган ул. Ник укырга кермәгәндер инде? Әллә кем була алыр иде, юкса. Әй, шул Хәмите дип, тәки авылда калган, юләр. Гомер үткән, Хәмит юк, Гөлия апасы һаман сыер сава. Җүләр дә инде хатын-кыз. Шулай итеп, бертуган апасы турында уйлап чаба торгач, ниһаять, килеп җитте Гөлнур лагерьга.
 
– Апа, кая син, апа, бер сүз әйтәм. Кил тизрәк, – дип, Гөлияне тыны-көне бетеп, кабаланудан иясез-хәбәрсез җөмләләр белән куандырырга ашыкты. – Син бит ни, теге... билет белән... Откансың бит. Хәбәре килде... Апа, ун мең сум! Миңа сөенчегә азрак бирерсең, яме? Тегенди, ни, чуклы итәк... алырмын, яме? Аннан мобила яки плеер. Тегеләре искерде бит инде.
 
Берничә чакрымны туктаусыз педаль әйләндереп, телләре көрмәкләнерлек итеп арыган сеңлесенең тәтелдәвеннән Гөлия шуны аңлады: лотерея билетына акча откан икән ул.
 
– Кара инде, шулкадәр чапмасаң. Ярый, рәхмәт яхшы хәбәреңә.
 
“Алырсыңмы соң инде чуклы итәк?” дип аптыраткан сеңлесенә: “Мин аны сиңа лотореяга акча отмасам да алыр идем, сеңлем. Акча өчен бу кадәр шашмасаң инде... Ярый, кич күрешербез”, – дип, апасының шундый зур суммага да битараф булуына ачуы килгән сеңлесен озатып җибәрде.
 
...Гөлия мәктәптә яхшы укучы иде. Аңа зур өметләр багладылар. Институтка керер, берәр зур белгеч булыр дияләр иде укытучылары. Ул мәктәпне тәмамлаган елны әтиләре үлеп китте. Әнисен ике кечкенә сеңлесе белән ничек калдырып китсен? Китмәде. Йортта да әнисенә терәк булды. Күңеле укырга ыргылса да, әнисенең хәлен аңлап, авылда калды. “Ялгызым түгел бит әле. Хәмитем бар. Инде алты ел очрашабыз. Ул да авылда калды бит. Бөтен кешегә дә шәһәргә китәргә димәгән. Монда гаилә корырбыз. Укырга җитешербез”, – дип, күңеленнән сөйгәне Хәмит белән киләчәк тормышлары турында планнар корды. Ләкин... Эх, шул ләкин булмаса...
 
Шәһәрдән практикага килгән кызлар арасында иң чаясы, Альбина дигәне, Хәмитне ошатты. Гөлия каршында ук егетне тегеләй-болай боргалады. “Он будет моим. Я так хочу. Кто успел, тот и съел”, – дип, Гөлиянең йөзенә карап шаркылдаган Альбинага Хәмитен урлаган өчен кыз бик рәнҗеде. Тырышты кызый. Хәмит студентлар яшәгән баракка һаман саен ешрак йөри башлады. Ниһаять, бер ай дигәндә, Альбинаны үз өйләренә – әти-әнисе янына алып кайтты. ”Улым, аңыңа кил. Синең өчен түгел бу кыз. Гөлияне рәнҗетмә. Хаталанма”, – дигән сүзләрне тыңлар хәлдә түгел иде егет. Алар өйләнешкәннән соң, Гөлия үз-үзенә урын таба алмады. Хәмит белән Альбинаның пар булмавын, егетнең тиздән айныячагын күңеле белән сизде. Авыл тормышына өйрәнмәгән, җиңел яшәргә яраткан, хыялы уен-көлкеле, җыр-биюле тормыш булган кызыйны Хәмит бик тиз туйдырды. Гади колхозчы гаиләсендә ялчы булып ятасы килмәде яшь киленнең. Идарәгә эшкә керде. Көненә өч күлмәк алыштырды, буянды, ясанды – рәисне үзенә каратты. Зур түрәләр кунакка килгәндә, бәйрәм вакытларында әледән-әле “хуҗалык эшләре” белән чыгып югала башлаган Альбина. Хәмитнең ачулануын, ялваруын колагына да элмәде.
 
Гөлия бөтен авыл телендә булган яшь гаиләдәге хәлләрне читтән күзәтеп, Хәмитне кызгана, тыштан сүксә дә, эчтән йөрәге сыза иде. Көннәрдән бер көнне килеп:
 
– Гөлия, гафу ит мине. Мин сиңа әйтергә тиеш. Каргышың төшкәндер. Яшәвем яшәү түгел. Шушы берничә елда дөньядан туйдым. Син гафу итсәң, әллә... – дип сүз башлаган ирне бүлеп, Гөлия: ”Юк, – диде. – Балагыз бар. Язмышыңны үзең сайладың. Хәзер түз инде. Каргамадым да, алай уйлап ялгышма. Улыңны әбисе кулында еш күрәм. Гел үзең. Аның өчен дип яшә”, – диде. Соңыннан Ашыт ташыганда, Хәмитнең үле гәүдәсе судан табылгач, күпме күз яше түкте ул шул сүзләре өчен. Үзенең ясалма горурлыгы өчен күпме газапланды. Ләкин яшь ирнең хурлыкта яшәргә түземе дә, сабырлыгы да җитмәде. Ул китеп барды. Альбина, еш кына бәйрәм итеп йөри торгач, эчүгә сабышты. Хәмитнең әнисе бу хәлләрне күтәрә алмады: үлеп китте. Әтисен абыйлары шәһәргә алып киттеләр. Колхоз фатирын притонга әйләндергән хатынның күзе гел Хәмитнеке төсле булган малае бу вакыйгада иң кызганычы булды. Гөлия аны жәлләп, еш кына мунча кертеп, ашатып чыгара, кеше күрмәгәндә баланың башын күкрәгенә кысып елый иде. Шундый вакытларның берсендә бала Гөлиянең яшьләрен сөртте дә:
 
– Елама, апа. Мин сине бер җиргә алып барырмын. Анда бик матур. Әти мине тагын алып барырмын дигән иде дә, су анасы алды бит үзен. Менә мин зур үскәч, акча эшлим дә, китәрбез синең белән, яме?” – дип, Гөлия апасының нигә елаганын да аңламыйча юата башлады. Хәмит баланы узган ел башкалага алып барган, шунда циркларга, төрле аттракционнарга, паркларга йөрткән булган икән. Бу җәйдә дә алып барырга вәгъдә биргән булган. “Эх, Хәмит. Түзәр әмәлләрең булмагач, ник балага вәгъдә бирдең?” – дип уфтанды Гөлия һәм кинәт үзенең башына килгән фикергә куанып куйды.
 
...Гөлия, лотереяга откан акчаларын алып, Хәмитнең улы белән икенче көнне үк башкалага юл алды. Язмышын үзгәртә алмавына үкенсә дә, балага әтисе биргән вәгъдәне сөйгәне өчен үти алуына Гөлия үзен бәхетле сизә иде.
 
Фото: ru.freepik.com

Чулпан НАСЫЙРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 04.04.2025
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы