поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ике сәгать буе кешеләрнең гайбәтен сатканнан соң, “ярар, үзләре беләләрдер инде” дип әйтеп куярга онытмагыз.

Бүген кемнәр туган
  • 09 Сентябрь
  • Кәрим Габидуллин (1945-2025) - музыкант
  • Вера Минкина (1918-2011) - актриса
  • Ирек Богуславский - эшмәкәр
  • Зөлфия Шәмсуарова - актриса
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
  • Студент кызыма, яшәп укыр өчен, квартира, бүлмә эзлим. Казан шәһәре Вахитов районыннан укуына якын булыр иде. Риелторлар, мошенниклар шалтыратмасагыз иде.89372839839
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
Архив
 
15.08.2011 Мәгариф

Татарстанның инглиз теле укытучылары чит илдә белем алачак

«EF School» шәхси белем бирү компаниясе Татарстанның инглиз теле мөгаллимнәрен чит илдә укытуны оештырырга тәкъдим итә.

Дөньяда иң зурлардан саналган «EF School» шәхси белем бирү компаниясе Татарстанның инглиз теле мөгаллимнәрен чит илдә укытуны оештырырга тәкъдим итә. Бүген компания вәкилләренең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы вакытында хезмәттәшлек преспективалары хакында фикер алышынды. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

 

«EF School» компаниясенең корпоратив сатулар буенча директоры Йохан Нордстремның сүзләренә караганда, компаниянең бөтен дөньяда 75 офисы һәм 400 мәктәбе бар, аларда 25 мең укытучы эшли. «EF School» Пекиндагы Олимпиадага волонтерларны инглиз теленә өйрәткән, хәзер шул ук эшне футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында Бразилиядә үткәрә.

 

Россиядә «EF School» компаниясенең 35 мәктәбе, 1100 хезмәткәре һәм мөгаллиме бар, компания Россия тимер юллары, “Саклык банкы”, “Аэрофлот” белән хезмәттәшлек итә, 70 мең волонтерны Сочида узачак Олимпиада уңаеннан инглиз теленә өйрәтә. Компания вәкилләре хәбәр иткәнчә, «EF School» Татарстанда да үзенең офисын һәм берничә мәктәбен ачуга карата кызыксыну белдерә.

 

Инглиз теле мөгаллимнәрен чит илдә укыту бүген ТР Хөкүмәте йортындагы очрашу барышында компания вәкилләре тарафыннан тәкъдим ителгән проектларның берсе булды. Мондый курсларны тәмамлаганнан соң укытучылар белем бирүнең халыкара стандартларына җавап бирүче сертификат ала.

 

ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, республикада 3 меңгә якын инглиз теле мөгаллимен укыту күздә тотыла.

 

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән проектны хуплады. Татарстан Президенты фикеренчә, укытучылар бөтен мәгариф системасының нигезе булып тора, шунлыктан «EF School» компаниясе белән хезмәттәшлекне нәкъ менә укытучыларга белем бирү программасыннан башлап җибәрергә кирәк. “Алларына тиешле таләпләр куеп, без үз мөгаллимнәребезне укытырга тиеш”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.

 

Республика башлыгы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына проектны гамәлгә ашыруга керешергә күрсәтмә бирде.


Татар-информ
№ | 15.08.2011
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы