поиск новостей
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Март
  • Габдрахман Сәгъди (1889-1956) - әдәбиятчы
  • Равил Фәхретдинов (1937-2014) - галим, язучы
  • Газинур Фарухшин - җырчы
  • Ислам Беляев (1926-1986) - язучы
  • Ицхак Горелик - дин әһеле
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
01.04.2025 Мәдәният

“Татар сүзе” бәйгесенең сайлап алу этабы тәмамланды

“Татар сүзе” бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең сайлап алу этабы тәмам. Жюри 4500 гариза арасыннан 38 җиңүчене билгеләнде.

Бәйгегә 2024 нче елның июнендә старт бирелгән иде. Гаризалар алты ай дәвамында кабул ителде. Быел 13 мартта “Шаян ТВ” телеканалында бәйгенең жюри утырышы узды. Барлык эшләрне бәяләгәннән соң, дәрәҗәле жюри финалга үтүчеләрне билгеләнде. Аларның һәркайсына акчалата премия тапшырылачак. Быел әлеге грандиоз бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып тора – ул 2 000 000 сум тәшкил итә.

Елдагыча “Татар сүзе” берничә категория буенча үткәрелә: 7 яшькә кадәр булган катнашучылар, 8-13 яшькә кадәр, 14 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 һәм аннан өлкәнрәкләр өчен. Бәйгедә шулай ук профессионаллар, үз шигырен, әсәрен сөйләүчеләр дә катнашты. Чыгышлар проза, шигърият һәм махсус номинациядә бәяләнә.

Быелгы бәйгенең шигаре “Татар сүзе – чиксез”. Конкурста бөтен Россиядән 4500 артык кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә үзләренең эшләрен тәкъдим итте. Иң кечкенә катнашучыга 2, иң олысына 100 яшь. Бәйгенең географиясе дә киңәя: Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркиядән катнашучыларның булуы – милләтәшләребезнең бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен тагын бер кат дәлилләде.

Быел махсус “Туган тел” номинациясенә кызыксыну тагын да артты. Әлеге номинациядә чуваш, мари, мордва, удмурт халыклары вәкилләре катнаша. Катнашучылар үз туган телләрендә классик һәм хәзерге заман язучылары әсәрләрен һәм үзләре язган әсәрләрне башкара.

Бәйгегә килгән эшләрне “ТНВ” һәм “ШАЯН ТВ” телеканалларында даими чыгып баручы махсус кыска программаларда күреп була (150 программа).

Оештыру комитеты тарафыннан барлык катнашучыларга да 24 апрельгә кадәр электрон рәвештә Рәхмәт хатлары җибәреләчәк.

Җиңүчеләрнең исемнәре 24 сентябрьдә тантаналы рәвештә Гала-концертта игълан ителәчәк. Шулай ук “Татар сүзе” җиңүчеләре белән 5 телевизион программа, 38 видеоролик төшереләчәк. Бу проектлар “ТНВ”, “ШАЯН ТВ”да һәм каналларның рәсми аккаунтларында чыгачак.

“Татар сүзе” бәйгесе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. 


---
Шаян
№ --- | 01.04.2025
Шаян печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы