|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2025 Әдәбият
![]() "Нәселең адашмасын дисәң, яхшы эз калдыр" (Галия Гайнетдинова афоризмнары)Галия Гайнетдинова - танылган шагыйрә, укытучы кеше, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Әнгам Атнабаев премиясе иясе. Галия Гайнетдинованы матур шигырьләре аша белә идек. Бүген исә аның гыйбрәтле афоризмнарын тәкъдим итәбез. Алга бар, артка әйләнеп карарга онытма. Күңелең изгелек өләшсә, көткәнең игелек булыр. Үзең сөя белмәсәң, сөю өмет итмә. Бөек булам дип биеккә менмә, егылып төшәрсең. Кешеләр кайгы кичергәндә бәйрәм ясама.
Нәселең адашмасын дисәң, яхшы эз калдыр.
Иманлы гаиләдә иманлылар үсә.
Туганың бәласенә күз йомма, ул – уртак бәла.
Кылган гамәлеңне яхшы булса, онытмыйлар.
Начар булса да онытырлар дип уйлама.
Кечкенә әйбердән дә бәхетле була бел, чөнки кемдәдер анысы да юк.
Серле бул, керле булма.
Сүзеңне акыл бизмәнендә үлчә.
Күлмәгеңә тап төшсә дә, вөҗданыңа тап төшмәсен.
Атның дилбегәсен тота белгән тормыш дилбегәсен дә оста тотар.
Җиңүгә ирешәсең килә икән, башта үзеңне җиңәргә өйрән.
Тормыш яхшы якка үзгәргән саен кешеләрнең яхшы сыйфатлары югала бара.
Матурлыкны ямьсездән дә табып була.
Бер яклы сөюнең дәвамы юк.
Сүзеңне ишеттерергә теләсәң, кычкыру мәҗбүри түгел.
Юнь булганны юньле булыр дип уйлама.
Тыныч йоклыйсың килсә, бурычка кермә.
Көнчелек ул – зур кимчелек.
Дуслыкның гомер озынлыгы ихласлыкка бәйле.
Син ашыкканга һәм ашыктырганга карап, җир тизрәк әйләнми.
Көнчел ишеккә бик куяр, тәрәзәгә пәрдә эләр.
Кешенең кимчелегеннән көлү – үзе кимчелек.
Саран кешенең дуслары булмый.
Ятимне җиңү җиңел, чөнки аның яклаучылары юк, диләр. Киресенчә: аны тормыш чыныктырган, җиңелмәскә өйрәткән.
Акча яратсаң, эшлә, кешенекен санама.
Кәефсезгә җылы сүзең кызганма.
Юлга кеше ничек кенә тизрәк җыенса да, уйлары аннан җитезрәк. Алар күптән инде ул барасы урында.
Гади кеше әзер юлдан үтәр, ә шагыйрь үз юлын салыр, иҗатына азыкны да шуннан алыр.
Синнән соңгы икенче буынга син үзеңнән алдагы ике буын кичергәнне сөйләсәң, ул ышанмас, “әкият” итеп кабул итәр.
Тәнкыйтьне күтәрә алмасаң, эшең алга китмәс. Кеше фикеренә колак сал.
Яшәүнең мәгънәсен аңлаучы мохтаҗларга гел яхшылык эшләр.
Үз акылың белән башкарган ялгышыңны язмышка сылтама.
Төшенкелекнең соңгы чигендә кешене өмет коткара.
Бүгенге уңышсызлыгың өчен кичәге кара мәчене гаепләмә.
“Кәҗә” белән “бүре” күршелеге, ахыр чиктә,“кәҗәне” чыгырыннан чыгарыр, “бүре” көтелмәгән зыян күрер.
Тышкы матурлыгына карап кына кешенең эчке матурлыгын билгеләп булмый.
Җаның бизгән белән үткән гомер әрәм.
Бала ата-анасыннан ишеткән сүзләрне үз баласына кабатлар.
Һәр бүгенге көн – киләчәккә бер адым.
--- |
Иң күп укылган
|