поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
31.08.2008 Матбугат

ТӘРТИПНЕ ЧЫНЛЫКТА КЕМ БОЗГАН?

"Тәртип FМ" ябылган!" Дустымның, шалтыратып, әнә шулай диюенә башта ышанмадым. "Синең радиоалгычың гына тотмыйдыр", – дим аңа. Баксаң, 2 ай элек ачылган радио, чыннан да, үз эшчәнлеген туктаткан икән.

 

"Тәртип FМ" беренче көннән үк "тәртипле" радио булырга, ягъни моңарчы игътибардан читтә калган 35 яшьтән узган аудитория өчен эшләп, татар халкының классик җырларын яңгыратырга ниятләгән иде. Көн дәвамында намазга чакырып азан әйтү, иртәнге эфирда Коръән аятьләре яңгырату – "Тәртип"тә моңа да урын табылды. 1 сентябрьдән исә эфирга тыңлаучыларны ислам дөньясы, Татарстан һәм Россиядәге яңалыклар белән таныштыручы проект та чыгарга тиеш иде. Радионың оештыручылары Марат Ибләминов һәм Камил Бикмөхәммәтовның ниятләре тормышка ашырмы – әлегә билгесез. 26 август көнне 15 сәгать 15 минутта радиога шалтыратып, "Тәртип"нең эшчәнлеген туктатырга боерганнар.

 

Әлеге радио 11 июнь көнне кичке 7дә мәркәзебездә аваз салды. "Татарстан халкына Россия көне уңаеннан әнә шундый бүләк ясарга теләгән идек, – ди "Тәртип FМ"ның музыкаль редакторы Камил Бикмөхәммәтов. – Ә Республика көне алдынан инде үзебезгә үзенчәлекле "бүләк" ясадылар: эшчәнлегебезне туктаттылар. Бу эш сәяси сәбәпләр аркасында килеп чыкты дип уйлыйбыз". Радионы оештыручылар сүзләренә караганда, аларга теш кайраучылар аз булмаган. "Башка радиоларның рейтингын киметеп, аларның тыңлаучыларын үзебезгә җәлеп иткән өчен кемнеңдер бугазына сөяк булып тыгылганбыздыр", – ди алар.

 

Руль артына йөртүче таныклыгыннан башка утырырга ярамаган кебек, радио хәтле радио ачар өчен дә, тиешле документлар булу зарур. "Тәртип FМ"ның да радио чарасын теркәү таныклыгы бар. Ләкин Массакүләм элемтә коммуникацияләре өлкәсендә күзәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә әйтүләренчә, радио ачу өчен бу гына җитми. "Оештыручылар хәбәр тапшыру, элемтә өлкәсендә эшчәнлек алып бару өчен лицензия алырга тиеш. "Элемтә турында"гы закон рөхсәт кәгазьләренә ия булмаган объектлар куллануны тыя. "Тәртип FМ"га бирелгән таныклык исә киләчәктә радиоешлык куллану мөмкинлеген тикшерү өчен генә бирелгән иде. Ягъни оештыручылар электромагнит дулкыннарның мөмкинлекләрен үлчәп, аның башка радиоэлектрон чаралар белән каршылыкка керү-кермәвен ачыкларга тиеш иде. Бу эшләр Татарстан, Чуашстан, Мари Илендә урнашкан хәрби частьлар белән берлектә башкарыла. Нәтиҗәдә кайсы ешлыкның кемгә комачаулавы билгеләнә. Каршылыклар тумаган очракта, Идел буе федераль округының радиоешлык хезмәте әлеге дулкынны федераль бәйгегә тәкъдим итә. Бәйгедә теләсә кем катнашып, ешлыкка хуҗа була ала. Моның өчен бу дулкынга дәгъва итүченең радио чарасы буларак теркәлгән булуы һәм бәйге уздыручы комиссия әгъзаларына эфир вакытының ничә процентын музыка һәм реклама алып торачагы, нинди тапшырулар яңгыратачагы хакында документлар тәкъдим итүе кирәк. "Тәртип FМ" радиосын оештыручылар бу шартларның берсен дә үтәмәде", – ди идарә җитәкчесе Әнвәр Вәлиев.

 

Шулай итеп, 87,8 FМ ешлыгында әлегә тынлык урнашты. Идарәдә әйтүләренчә, радионы законлы рәвештә теркәү өчен берничә ай кирәк. Бу – "Тәртип FМ" эфирга тиз генә чыкмас дигән сүзме – әлегә билгесез.

 

P.S. Әлеге язма басмага тапшырылган вакытта, редакциягә "Тәртип FМ"ның җитәкчесе Марат Ибләминов шалтыратып, йомгакның бераз сүтелә башлавын хәбәр итте. "Тәр­тип"леләргә административ закон бозу хакында беркетмә тапшырганнар. Аларны законсыз рәвештә эфирга чыгуда гаеплиләр. "Без элемтә хезмәтен үтәмибез, шунлыктан законны да бозарга мөмкин түгелбез", – ди Марат әфәнде. Әлеге низаг вакытында радио эшчәнлеге тулаем туктатылмасын өчен, аларга радионың исемен, дулкынын атамыйча, үзләренә бернинди реклама ясамыйча, алып баручыларны эфирга чыгармыйча, көне-төне музыка гына уйнатырга рөхсәт ителгән. "Тәртип"леләр бу тәкъдимне кабул итәрме – әлегә билгесез. Карарны алар кичә кичен кабул итәргә тиеш иделәр. Аның ниндирәк буласын инде бүген үк 87,8 ешлыгын кабызып белү мөмкин.

Гөлназ ГЫЙЛӘҖЕВА
Ватаным Татарстан
№ 184 | 30.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы