|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
31.03.2025 Җәмгыять
Рифат Фәттахов "Әл-Фәхр" ордены белән бүләкләнде (ФОТО)Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов Россия мөселманнарының иң югары бүләге саналган "Әл-Фәхр" орденына лаек булды. Бүләкләү тантанасы 30 март көне Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә, Ураза Гаете бәйрәменә багышланган чарада узды. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин: "Рифат Фәттахов бу олы бүләккә ислам рухи кыйммәтләрен пропагандалау, татар халкына тугры хезмәт итү һәм милли музыка сәнгатендә яшь талантларны үстерү өчен лаек булды", – дип билгеләп үтте орденны тапшырган вакытта. Рифат Фәттахов исә үз чиратында бү бүләк өчен Равил хәзрәт Гайнетдингә рәхмәт белдерде. "Бу олы бүләкне Ураза Гаете бәйрәмендә илебезнең төп мөселман йортында баш мөфтиебез кулыннан алу – зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык!" – дип ассызыклады ул.
--- |
Иң күп укылган
|