|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2025 Могҗиза
![]() Булмас димә: “Йорт иясе” белән танышуКүп кеше олыгайган саен җылыга тартыла: караватка, мич башына, сәндерәгә үрмәли. Яшьрәк чакта, җәй көне киез итек киеп эскәмиягә чыгып утырган әби, бабайны күреп, сәндерәдә йоклаучы олы кешеләргә аптырап, ничек туңа икән алар мондый эсседә дип гаҗәпләнә идем. Кемнеңдер яланаяк рәхәтләнеп идәнгә чып-чып басып йөргәнен күрүдән, эчкә салкын йөгерә хәзер. Инде сәндерәләр юк, аның каравы сузылып ятып йокларлык җылытылган идәннәр бар, Аллаһка шөкер. Сүзем сәндерә турында иде. Үзебездә беркайчан булмагач, кайдадыр, кемнәрдәдер күреп, шунда менеп ятып рәхәтләнеп китап укыйсы, качып ятасы килә иде минем. Бер очраклы хәл булганчыга кадәр...
Бераз ерактанрак башлыйм. Әткәй белән әнкәй гомер буе ветеринар булып эшләделәр. Аларның өйдә торганнарын хәтерләмим. Безнең Ариша исемле “нянябыз” бар иде хәтта. Кечкенә чакта аның карамагында булдык, аннан Әнисә апага тапшырдылар, соңрак балалар бакчасында “яшәдек”. Унлап авылның малларына җаваплы булып, дәвалап, бозаулатып, прививкалар ясап, ни хикмәтле өлгергәннәрдер, әнкәй белән әткәй, белмим. Үзебезнең Камай авылы фермалары гына да йөреп чыгышсыз, искиткеч зур иде. Колхозлар бай чак: ат, сыер, бозау, сарык, дуңгыз, каз, тавык асрап яшәгән заманалары. Аның өстенә аерым хуҗалыкларның барсында да мал-туар санап бетергесез. Аларның эше бүленгән: әткәй күбесенчә ерак авылларга хезмәт күрсәтсә, әнкәйгә тулысынча Камай фермалары, көтүлекләр йөкләнелгән. Әнкәйгә ияреп йөрегәнебез булмады, аның каравы, мәктәптә укыганда әткәй безне үзе белән атка утыртып, һәрдаим читтәге авылларга алып чыкты. Тойма, Куян, Кокшанда татарлар яшәсә, Күрәк, Рус Кокшаны – урыс, Монаш, Енабердино – удмурт, Илнәт, Әхтәҗик – мари, Ашпайка – керәшеннәр яши торган һәм һәркайсы үз телен, гореф-гадәтләрен саклап, үз тормышлары белән мәш килүче, бик тә үзенчәлекле авыллар иде алар. Кайсына гына килеп туктама, безне генә түгел, әткәйне дә күтәреп алып керергә әзер киң күңелле, җылы карашлы мари халкын ярата идем. Бигрәк тә нык хәтергә сеңеп калган бер гаилә, әткәйнең иң якын дуслары, хәзер дә еш искә төшә. Бер генә сүзләрен аңламасам да ни әйтергә теләгәннәре сизелеп торган, туганнардай елмаеп сөйләшүче Анна түтәй белән Степан дәдәй иде ул. Өйләренә кермәс борын, урамнан ук танауны кытыклап кергән тәмле аш, ботка, камыр исе һаман хәтердә. Зур-зур итеп ясаган бәрәңге, эремчек пирожкиен ике кулга тоттырып, сеңелем белән икебезне тәрәзә буйлап сузылган озын эскәмиягә утырталар да, үзләре өстәл артына кереп, русчалатып гәп сатарга тотыналар. Мин, аларның бөтен җиргә эленгән, кулдан чигеп эшләнелгән мари орнаментлы пәрдәләренә, мич, сәндерә өстен каплап торган кыска-кыска җыйнак япмаларындагы бизәкләрнең матурлыгына сокланып туя алмый идем.
Бервакыт бик тә сәер нәрсә булды: карангалап утырганда, япма астыннан күренеп киткән, аяк бармакларына охшаган нәрсәгә сагаеп калдым. Шулай тоелгандыр: нәрсә булмас сәндерә башында, дип кенә уйладым. Шунда менеп-төшеп, чаптырышып уйнап йөргән песиләре күп иде аларның. Белгәнемчә, хуҗалар икәү генә яши. Балалары каядыр Себер ягында, бик сирәк кайта. Без Илнәткә килгән саен аларга туктамый калмый идек, чөнки Степан дәдәй, әткәй кебек үк, Казанныкы, зоотехник булып эшли, бәлки шул аларны якынайткандыр, дуслаштыргандыр.
Ул көнне сеңелем белән икебезне Анна түтәйгә калдырып әткәйләр ерак көтүлеккә китте. Урамда күк күкрәп, яшен яшьнәп, яңгыр коя. Өйдә күкеле сәгатьнең йөреше генә ишетелерлек тынлык. Хуҗабикәнең кереп-чыгып йөрүенә игътибар бирмибез, чөнки безгә дәфтәр белән төсле карандашлар бүләк иттеләр ул көнне. Үз эшебезгә чумдык. Мин, ишек төбеннән алып алгы як тәрәзәсенә чаклы сузылган сәндерәне каплап торган япмадагы бизәкләрне дәфтәргә төшерәм... Шулчак япма дулкынланып куйды һәм аның астыннан бер күзле әби башын чыгарып туп-туры миңа карап торды да, юк булды. Сүзсез калып, сеңлемә таба елыштым. “Анда сәндерәдә кемдер бар”, – дидем. Сеңелем, көйләп, рәсем төшерә. Минем әйткәнне ишетмәде дә. Терсәгенә төртәм: “Башыңны күтәр әле, тегендә песиме ул?”
Япма артыннан ыңгырашып куйган тавыш килде. Икебез тиң сәндерәгә карап тын калдык. Япма кабат чайкалып куйды да, чак кына күтәрелде һәм яулыгын бер күзенә төшереп, каплап бәйләгән теге әби пәрдә астыннан башын тыгып, ишеккә карап алды да кабат юк булды. Минем калтырау сеңелемә дә күчте. Без эскәмиягә кадаклап куйгандай, тавыш-тынсыз шулай күпме утырганбыздыр, кинәт ишек ачылып киткән тавышка сискәнеп, сикерешеп тордык та, үкереп елап йортка беренче кергән кеше куенына ташландык. Әткәй курка калып: “Ни булды, балакайлар?” – дип безне кочаклап алды. Бер-беребезне бүлә-бүлә сәндерәгә төртеп, бер күзле әби турында әйткәч: “Юк анда беркем дә, алар икәү генә яши ич. Мәчеләре бит ул...” – дип әле беребезне, әле икенчебезне тынычландырырга тырышты. Аннан хуҗаларга русча сөйләп, безнең курыкканны аңлатты, күрәсең. Хуҗалар елмаешып тик торалар. Анна түти чәй хәстәрли башлады: безнең алга савыты белән кәнфит, печенье куеп, тустаганнарга сөт агызды. Ни сеңелем, ни мин бернигә дә кагылмый, әткәйнең ике ягына ябышып тик басып тордык.
Анна түти мич артына кереп, сәндерәгә үрмәләгәндә, нидер сөйләнә-сөйләнә озак кына кыштыр-мыштыр килде һәм ике песи баласы күтәреп төшеп безгә сузды. Безнең өчен әткәй җавап бирде. Үзебезнең дә “Наный” ике атна элек кенә 3 нәни песи бәбие тапты. Шуны әйткәндер, мөгаен, түтиебез тегеләрне кире менгереп куйды.
Кайтып барганда әткәйгә теге бер күзле әби турында әйткәч, ул ышанмый, һаман көлә: “Курыккан кешегә әти дә пәри булып күренә... ялгышасыз, юк аларның бер кеме дә”, – ди.
Без бит икебез дә күрдек аны. Ничек ялгышыйк? Мин өчтәме, дүрттәме укый идем инде, сеңелем миннән бер яшькә генә кече. Өйгә кайткач теге хәлне әнкәйгә сөйләдек; яхшылап, тасвирлап. Ул да ышанмады. “Анна түтәгез йокы бүсәргә ярата, үзе менеп яткан булгандыр, әтиләрегез өйдә юкта”, – дип сүзне бөтенләй башкага борды. “Мин аяклар күргәндә Анна түти безнең белән, өстәл артында утыра иде ич!” – дигәнемнән, алар кычкырып көлделәр генә.
Әбекәйләргә кунакка баргач, күргәннәребезне яңалык итеп сөйләдек. Ул безне бүлдерми, бик игътибар белән тыңлады һәм: “Йорт иясе булган ул, балалар. Ни өчендер борчылган. Яшенле яңгыр булды дип сөйлисез бит, сезне саклаган ул, Аллаһның рәхмәте төшсен”, – дип көрсенеп куйды.
Без, йорт иясен бер күзле әби итеп, озак еллар онытмый көлеп искә алдык әле.
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|