поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.08.2011 Дин

Барысы да нияттән тора

Дөньяда Изге Рамазан ае хакимлек итә. Бездәге урта полосада яшәүче мөселманнарның тәкъвалыгы иң нык сынала торган вакытлар килеп җитте.

Әбиемнең үзе үскән чорны искә алып, өлкәннәрнең урак өстендә ураза тотулары турында: «Иреннәр кибеп ярыла, тамагы кипкән игенчеләр, өйләренә кайтып, эссегә чыдый алмыйча, кар базларына төшеп утыра иде...» – дип сөйләгәне хәтердә. Менә шундый сынау көннәре без яшәгән чорга да килде. Шөкер, хәзер ураза тотарга теләгән игенчеләрнең комбайннарында кондиционерлар урнаштырылган, аннан, Изге айга аяк басучылар бәхетенә, көннең кызулыгы да сүрәнәйде. Изге нияттә булган ихлас бәндәләре өчен Аллаһы Тәгалә сабырлыгын да, ярдәмен дә үзе бирә, бөтен шартларын да тудырып тора. Бары тик тәвәккәлләп ниятләргә генә кирәк. Ә ният – үзенә күрә бер этәргеч ул. Адәм баласы нәрсәгә дә булса ирешергә теләп үз алдына максат куя икән, бурычын ничек тә үти, барлык эш-гамәлләрен тиешенчә башкарып чыга. Ураза вакыты кыш айларына туры килгәндә күпләр, намазын укымаган очракта да, ураза тотып карый торган иде. Дөрес, ул чорда уразаны, «исәнлеккә файдасы бар» яки «диета урынына» дип, адашулы юл белән тотучылар да булгандыр. Ә хәзер 17 сәгать ач торуның бернинди дә файдасы юк, фәкать Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү өчен генә ураза тотарга кирәклеге көн кебек ачык. Гадәттә, бу айда хәтта дини йолаларны үтәмәүче кешеләрнең дә күпчелеге гөнаһлы гамәлләр кылудан үзләрен ничектер тыеп торырга тырыша. Шулай да күпләребез, дини йолаларны үтәмәс өчен, әллә кайлардан әллә нинди форсатлар, сәбәпләр эзләп таба. Йә вакыт юк, йә чир комачаулый, ә иң куркынычы – әйләнә-тирәсендәге денсезләр алдында уңайсызлану: «Алар нәрсә уйлар?» Аллаһы Тәгаләдән курку дәрәҗәсенә караганда, шулардан курку күпкә өстенрәк булып чыга. Авылга кайтсаң, мәчеткә гадәти намазга түгел, хәтта тәравих, җомга намазларына да беренче рәтләрне тутырырлык та халык җыелмый. Арабызда милләт, дин турында сүз куертучыларыбыз байтак. Күп гөнаһларда Мәскәүне гаепләргә тырышабыз. Ә үзебез? Үзебез – «гаҗәп хыянәтсез, «мулла» кебек тәүфыйк иясе» инде. Бигрәк тә галим-голамә, каләм әһелләренең «татар халкын ислам дине саклап калды», дип авыз суын корытып икейөзлеләнүләре саруны кайната. Татарлардан мәчетләребездә җәмәгать намазлары укырга пенсиягә чыгып сакалы агарган картлар һәм иманы качкан ата-аналардан туып та, Аллаһының рәхмәте белән хак юлга баскан яшьләр генә йөри. Ә дини тәрбиядә үскән урта буын вәкилләребез кайда соң?! А-у-у... Юк алар. Хәер, юк дип кистереп әйтергә ярамый. Бар, әмма татарлар һәм татар җанлылар гына түгел. Шуңа күрә толерант Татарстаныбызның мәчетләрендә вәгазьләр дә рус телендә алып барыла.

 

Совет чорында яшәүчеләр үз вакытында мәчет манараларын кисте, изге урыннарны клубларга, төгәлрәге, хәмер чөмереп, фәхешлек кылып яту урыннарына әверелдерде, пенсиягә чыгып исәнлеге киткәнче шул юлда йөрүен, күңел ачып, дөнья кууын дәвам итте. Ә инде картлык килгәч, намаз карты булып, кунак ашы ашап, ак сакал баскан «кара йөзен» сыпырып йөрүдән гайре чарасы калмады. Алар кайчандыр башын бәрә-бәрә хәмер эчкән, фәхешлек кылган урыннарда яңадан манаралар торгызып, җыелышып cәҗдә кылырга, сәдака җыеп, йөз сыпырып утырырга кереште. Шул рәвешле татар аңына «намаз карты» дигән какшатылмас төшенчә сеңдерелде. Ягъни: «намаз уку – картлар эше, яшь чакта барын да татып, типтереп яшәп калырга, картлык килгәч, яшьлек хаталарыннан тәүбә кылып, Аллаһтан ярлыкау сорарга кирәк!» – дигән ялгыш фикер үсеп килүче буынның миен агулады. Ә үзләре атеист-коммунист булып яшәп алган картлар, артлары чиста булмаганлыктан, балаларына авыз ачып сүз әйтә алмады.

 

Шуңа карамастан, үзләре ата-ана булып, бала тәрбияли башлагач, урта буынның үз балаларына начар тәрбия бирәсе килми. Үзе үтәмәгән изге гамәлләрне баласы үтәр дә, аның исәбеннән гөнаһлары кичерелер дип уйлаучылар да юк түгел. Әмма... Адәм баласының гамәл дәфтәре исән вакытында гына ачык булып, вафатыннан соң ике иңендәге фәрештәләрнең дә каләмнәрендә кара калмавы һәм гамәл дәфтәренең кыямәткәчә киштәдә «тузан җыеп» ятачагы хакында оныталар. Шайтан вәсвәсәседерме, Адәм баласының үз ялкаулыгыдырмы - теләсә нәрсәгә вакыт табылса да, кеше изге гамәлләр өчен вакыт таба алмый, сәбәп арты сәбәп, форсат эзли, кичектерә килә. Шулай итеп, «картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз»га туры килә, хәтер дә кыскарган, буыннар да каткан, инде соңарылган да була. Картаерга өлгерсәң әле...

 

Үз баласына игелек теләгән денсез ата-ана, ни өчендер: «Башкаларның балалары кылган начар гамәлләрне минеке кылмас, бар да әйбәт булыр», – дип, үз-үзен ышандырып юата, ә үзе баласының күз алдында тискәре үрнәк күрсәтүен дәвам итә бирә, сиңа – ярамый, миңа ярый принцибы буенча яши.

 

Бер фикер иясе: «Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла!» – дип әйткән. Әмма ни өчендер акыл сатарга хәлебездән килсә дә, үзебез башлап адым ясарга кирәк булганда икеләнеп торабыз, кыенсынабыз, ә иң куркынычы – Аллаһтан түгел, ә җәмгыятьтән, үзебезнең әйләнә-тирәбездәгеләр фикереннән куркабыз кебек... Кемдер намаз укырга, ураза тотарга, дога кылырга тиеш?! Кемдер...


Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»