поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
27.03.2025 Икътисад

Кытайга Татарстан Республикасыннан беренче партия солы экспортка җибәрелде

Агросәнәгать комплексы продукциясенең иминлеген һәм сыйфатын бәяләү федераль үзәге халыкара базарга, шул исәптән Кытай Халык Республикасына бөртекле продукцияне экспортлау номенклатурасын киңәйтү максатларында даими нигездә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән эшли.

“АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы сынау лабораториясе белгечләре Татарстаннан Кытай Халык Республикасына беренче тапкыр экспортка җибәрелгән азык-төлек солы ашлыгы партиясеннән алынган пробаларны тикшерделәр. Партия күләме - 1 мең тонна. Продукция җибәрүче ашлык саклау һәм Кытайга экспортлау хокукына аттестацияләнгән. 

«Лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча солы Кытай ягының тиешле нормаларына һәм дәүләт таләпләренә тулысынча туры килә», – дип сөйләде филиалның инспекция органы җитәкчесе урынбасары Полина Азаренко.
 
Тикшеренүләр Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Кытай Халык Республикасының сыйфат контроле, инспекция һәм карантин буенча Баш дәүләт идарәсе арасында төзелгән Россия Федерациясеннән экспортлана торган солыга карата фитосанитар таләпләр турындагы беркетмә нигезендә, карантин экспертизасы уздыру буенча методик күрсәтмәләр нигезендә үткәрелде.
 
Моңа кадәр республикадан үсемлекчелек продукциясеннән экспортка кузаклылар (күбрәк борчак), бөртеклеләр (арпа һәм бодай), майлы культуралар (рапс, горчица, җитен орлыклары) һәм ашлык эшләнмәләре продуктлары җибәрелә иде. 2024 елда “АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” филиалы контролендә Татарстаннан Кытай Халык Республикасына 11,5 мең тонна продукция экспортланган.
 
Үзара файдалы мөнәсәбәтләр партнерлыкны ныгыта һәм «Экспорт» илкүләм проекты максатларына туры килә.
 
Филиал белгечләре Кытай Халык Республикасына продукция экспортлау белән кызыксынучы оешмалар Россия предприятиеләренең тиешле реестрына кертелергә тиеш булуын искәртә. Моның өчен хуҗалык субъекты аттестацияләнүгә заявка бирергә тиеш.
 
Импортлана торган ашлыкка Кытай Халык Республикасы таләпләре белән Россельхознадзорның рәсми сайтында (https://fsvps.gov.ru/) «Экспорт/Импорт/Кытай/Ашлык экспорты» бүлегендә яисә Татарстан Республикасында “АПКның Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” филиалына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп танышырга мөмкин: Казан шәһәре, Оренбург тракты ур., 20а.
▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы