|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
27.03.2025 Мәдәният
Зөлфия Вәлиева: “Энем Рөстәм 20 яшендә фаҗигале төстә һәлак булды, 9 айлык баласын үстердек”Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиеваның буш вакытын туры китерү шактый катлаулы булып чыкты. Әле төп эш урыны Тинчурин театрында репетицияләрдә ул, әле кайдадыр чыгыш ясый, “30, 40, 50” тапшыруын төшерәләр, сериалларда уйный, Апуш театрында балалар белән шөгыльләнә. — Балачакта да шундый шук, шаян булгансыздыр. Ничек артист булып киттегез?
— Мин — Казан кызы. Гаиләдә өчәү үстек. Безгә кунаклар еш килә иде. Әти дә, әни дә — сәнгатьне үз итә торган кешеләр. Әти баянда уйный, әни кушылып җырлый. Миңа, фәлән кеше булып күрсәт әле, дип пародияләр ясарга кушалар, кыланмышларымнан рәхәтләнеп көләләр.
Шәһәр баласы булсам да, татар телен саклап калуыма сөенәм. Әбиемә дә рәхмәт. Ул миңа догасын да, телне дә, кул эшләрен дә өйрәтте. Шөкер, әти-әнием исән-сау. Энем Илсур гаиләле, ике бала үстерәләр. Икенче энем Рөстәм 20 яшендә фаҗигале төстә һәлак булды. Аның 9 айлык баласы калды. Ул сабыйны — Динараны без үстердек. Хәзер ул — Казанда бер ресторанда арт-директор. Диджей буларак Россия буйлап гастрольләргә йөри.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|