поиск новостей
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 31.05 "Рәшә" Камал театры (иске бина), 18.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
26.03.2025 Мәдәният

Казанда «Тау башында бүре бар» китабы тәкъдим ителде (ВИДЕО)

Кичә Казанның «Ногай» кунакханәсендәге Тукай залында Равилә Шәйдуллина-Моратның «Тау башында бүре бар» китабын тәкъдим итү кичәсе үтте. Кичәдә язучының иҗатташ дуслары катнашты.

«Равилә апабыз – «Казан утлары» журналы редакциясенең иң яратып һәм көтеп алынган авторларының берсе. Гомумән, дөресен әйткәндә, безнең барлык авторларыбыз да якын һәм аларны хөрмәт итәбез. Басмабызда бирелгән әсәрләрнең укымлылыгы буенча да аның иҗаты алдынгы күрсәткечләрне били. Шуннан соң аның иҗатындагы тагы бер үзенчәлеге: әйбәт геройлары бөтен әйберләрне җиңеп чыга. Әсәрләрен укыгач күңелдә яхшы хисләр генә кала», – диде «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Шулай ук кичәдә Башкортстаннан язучы һәм шагыйрә Халисә Мөдәррисова да чыгыш ясады һәм Равилә Шәйдуллинаның иҗатына карата мөнәсәбәтен әйтте. «Бүген зур бәйрәме уңаеннан Равилә ханымны котлыйбыз. Мин сезне күбрәк шагыйрә буларак күреп поэзиягезне укый идем. Ә инде ике романыгызны укып чыккач, сезгә мөнәсәбәтемне бөтенләй үзгәрттем. Сез «коеп куйган» прозаик икән. Мин күпне күргән, авылда да, шәһәрдә дә дөнья көткән хатын-кыз. Ир белән дә яшәгән, бала да караган, мал да асраган, хөкүмәт эшендә хезмәт куйган. Мине берни белән гаҗәпләндереп булмый. Шулай да сезнең перестройка заманасы язмышларын шулкадәр җентекләп язуыгызга шаккаттым. Истә, ул чакта халык җыеннарына кешеләрне чакырырга керә идек тә йортларга, мичтән малга тартылган фураждан икмәкләр чыга… Шундый катлаулы елларны сурәтләгәнсез бит», – дип сөйләде ул.

* Равилә Шамил кызы Шәйдуллина-Морат – язучы, шагыйрә, эшмәкәр. 1949 елның 25 февральдә Теләче районының Алан авылында туган. Казан шәһәрендә ресторан һәм кафелар хуҗасы. Лирик шигырьләр, тормышчан проза, балалар өчен язылган әсәрләр авторы. 2019 елның декабреннән Язучылар берлеге әгъзасы.

Юлай Низаев.

Татар информ


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы