|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.08.2011 Җәмгыять
Хәрәмне мәкрүһтан аерып, савап алыйкГакыйль Сәгыйровка истәлек ташы куярга Иске Җүрәй авылына баргач, минем янга олы яшьтәге бер абзый килеп, авыл уртасындагы клубтан ерак түгел, егерме-утыз метр чамасы ераклыкта, зур мәйдан уртасында басып торучы бәдрәфкә төртеп күрсәтте: - Күрәсезме, нинди безобразие?! Бу мәйданда революциягә кадәр мәчет булган бит. Коммунистлар аның манарасын кисеп ташлаганнар, аннары үзен дә сүткәннәр. Ә хәзер бәдрәф китереп куйдылар. Дөрес, ул бер-ике метрга мәчет нигезеннән ераграк, шулай да, бәдрәфнең изге, безнең ата-бабалар гыйбадәт кылган мәчет янында торуы, ачык урында булуы дөрес түгел, дип уйлыйм.
Минем әңгәмәдәшем шул бәдрәф каршындагы матур зәңгәр өйдә яшәүче пенсионер Минәсгать ага Камалетдинов булып чыкты. Иртән торып, кояш чыгуга шатланып, иртәнге чык чисталыгына хозурланыр урынга, аның күзенә сөял булып, бәдрәф килеп төртелә. Җитмәсә, клуб янына җыелган яшьләрнең төне буе сыра эчеп, тәмәке тартып утырганда калдырып киткән чүп-чары да тормышка шатланырга мөмкинлек бирми.
Бәдрәфне куйганда ук Минәсгать ага Степная Шентала авыл җирлеге җитәкчесе Равил Миннебаевка ризасызлык белдергән булган, аннары бу мәсьәләне авыл җыенында да күтәргән. Халык та Камалетдинов сүзен хуплагач, җитәкче бәдрәфне күчерергә вәгъдә иткән. Тик нишләптер әлегә кадәр кулы гына җитеп бетмәгән ахыры.
Пенсионер күршедәге мәктәп язмышына да битараф түгел. Мәктәп ябылган, хуҗасы юк. Ә йортында балалар куллары белән үстерелгән алмагачлар, чияләр үсә. Шуларга кызыгып, йортка бала-чага керә һәм бөтенесен сындыра, вата... Бәлки бераздан тормыш үзгәреп куяр да мәктәп бинасы кирәк булып чыгар, дип борчыла ул. Ә мәктәпне таратсалар, яңа мәктәп салырга алынучы булмас.
- Халык тарафыннан авыл җирлеге башлыгы итеп сайланып куелдың икән, хуҗалыкны карап торырга, булганын таратмаска, җитешсезлекләрне бетергә кирәк, - дип тәмамлады сүзен Минәсгать ага Камалетдинов.
Мин эшне озакка сузмыйча, авыл җирлеге башлыгы Равил әфәнде Миннебаевка шушы сорауларны бирдем. Равил Әхмәт улы бәдрәфнең мәчет урыныннан 1 – 2 метр түгел, 5 – 6 метр ераклыкта булуы, бу эшнең картлар белән киңәшеп эшләнүе турында әйтте. “Әйе, киләчәктә без элеккеге мәчет урынында парк утыртырга хыялланабыз. Шул вакытта бәдрәфне дә читкәрәк, куаклар арасынарак күчерербез”, - диде.
Парк әле хыялда гына булгач, бу тормышка ашса да, агачларның кайчан үсеп җитәсен күз алдыма китердем дә, Минәсгать абыйга бу якты киләчәкне күрергә насыйп булмас инде дип куркып, Камышлы һәм Кләүле районнары мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримгә мөрәҗәгать иттем.
- Габдулла хәзрәт, элек мәчет урнашкан урынга бәдрәф кую дөресме?
- Мәчет эче - изге урын. Ә җир – ул җир инде. Анда мәчет булмагач, аны сөрсәң дә, чәчсәң дә, нәрсә теләсәң шуны куйсаң да ярый, - дип җавап бирде ул.
Шулаен шулайдыр да, тик без, татар халкы, йортыбызда да андый урынны сарай артынарак яшерергә өйрәнгән бит. Исе дә, төсе дә күз алдында булмаска тиеш, дип саныйбыз. Авыл уртасында ачык урында торучы бәдрәф татар аңына сыеп бетмидер шул. Кыскасы, хәрәм булмаса да, мәкрүһ эштер бу. Ә бәдрәфне аулак урынгарак күчергән кешегә савап булыр, дип уйлыйм.
Кошки районы.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|