|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.03.2025 Әдәбият
![]() УенчыкГәрәй абзый белән Наҗия апаның шатлыклары эчләренә сыймый. Кесә телефоннары бар хәзер аларның да. Өйнекен күп кеше кулланмый ич инде күптәннән. Алар аны һаман өздереп атарга батырчылык итми йөрделәр, чөнки ул – бердәнбер элемтә чыганагы, хәл-әхвәл белешү чарасы шул. Үзләре көтеп-көтеп көтек булгач, ерак туганнарының, балаларының кәрәзле телефонына чылтыратып сөйләшүләре өчен, түләүләр хәтсез генә җыела. Күпме пенсия акчаларын җилгә очырып, сукранып сөйләнә торгач, бәйрәмгә икесенә дә сюрприз ясадылар, ниһаять.
Китте хәлләр хутка. Балалар, “сезгә яшел һәм кызыл төймәләрдән кала башкасы кирәкми” дисәләр дә, калган функцияләрен әкерен генә оныклары өйрәткәләве бушка китмәде. Гәрәй абзый үзенә дуслар, яшьтиләр, кордашлар табып, маллары мөгерәгәнен дә ишетмәс булды.
Көнозын иренең телефонына тек тә тек, смс хәбәрләр килеп күңелен кайтарганда Наҗия апа:
– Атасы, нәмәдәй чәкелдәгән тавыш соң ул берөзлексез ә-ә-ә? – дип куйганы, һавада асылынып калуына ачуы чыгып, кулын гына селти:
– Бер адым калмый, 39 ел итәгемә тагылып, артымнан бастырып йөргән Гәрәемне бер ай эчендә йотты, теге каһәр суккан “уенчык”...
Наҗия апа урамга чыкса да, каралты-кура арасын әйләнсә дә, чоланга керсә дә үз телефонын ала алуын, әмма ләкин беркайчан да чылтыратып эзләүче дә, смс хәбәрләр атучы да булмагач, эче пошып:
– Атасы, минекенең эчәкләре уралмагандыр бит инде, әй! Бер тавыш-тыны чыкмый. Син ничек уйлыйсың, ә?.. Мә тикшер әле шушы, хәсрәт капчыгын... – дип, ире янына килеп баса. – Соң... кем борчысын инде сине? Балаларның өчесенә дә чылтыратып иртүк хәлләрен белештем. Ижау кодагый белән дә, Чиләбе кодагыйлар, Төмән кода белән дә аралаштым, сәлам әйттеләр барысы да... – Бә-ә-әлеш икән! Кемгә тапшырдың соң ул сәламнәрне? Миңа бирмәдең бит берсен дә... – Соң, син бит өйдә юк! Ничә кычкырдым, аркам өшеде, камзулымны яп әле дип... Тавыш-тын ишетелмәгәч, җавап булмагач, бакчадасыңдыр дип уйладым. Әле бит көн бетмәгән, менә тапшырам... – Әкәмәт икән атусак синең хәлләр! Кичке тугызда урам этләре дә йоклап бетте ич инде. – Ничек инде 9? Көтү кайтты дип әйтмәкче буласыңмени, аңламадым... – Минекеләр утарда, синең “көтү” соңлагандыр бәлки? – Каз, үрдәкләрне дә алып кайтып, ашатып, җыйнап яптыңмени? – Атусак! Сине дә җиде тапкыр эндәшеп, чакырып чыгаралмагач, төшке ашыңны да, кичкесен дә өстәлеңә китереп куеп ашатырга туры килде. Гомер бакый кара-каршы утырып, рәхәтләнеп сөйләнә-сөйләнә, көлә-көлә бергәләп ашый торган идек. Кухняң залга күчте; минем кереп-чыгып йөрегәнемне дә абайламыйча, “уенчык” белән серләшеп серең, сөйләшеп сүзең бетми. Ашамадым, диген тагын... – Әллә инде... истән чыкты микән, әллә кыланасың гынамы, керттем дип... Бер сөйләшә башлагач, бүленеп булмый инде, әйтеп бетерәсе килә күңелдәгеләрне. Күпме вакытлар берсенең хәбәрен дә белми яшәгәнбез, ә алар бер-берсенә көндә “кунака” йөрешә, хәл-әхвәл сораша икән... – Чыбыксыз ич телефоның, кәнәфидә кырын ятып сөйләшмәсәң дә була торгандыр. Эшеңне эшли-эшли дә аралашып була, карткаем. Туалетны да залга күчерергә булыр инде, болай булгач. – Ярар, чәпчемә әле шулкадәр. Үз гомеремдә аралашмаган сыйныфташларымны таптым менә. Бака Зәриясен хәтерлисеңме? Күзләре тавык күкәе зурлык иде. Тоболда яши икән. Өч тапкыр аерылып, дүртенчегә кияүгә чыгарга йөри. Фотоларын җибәрде. Чибәрләнеп киткән, каһәр! Элек, шахтер фонарьларыдай бәбәкләреннән өркеп, көндез күрсәң җан тәслим кылырлык куркыныч итеп истә калган... Фәгыйләне бөтенләй танырлык түгел! Егерме яшьлек кызкай сыман, күзләре ут янып тора. Шәп укыгач, Мәскәүгә алып киткән иде бит абыйсы. Мэрияда эшли икән 20 елдан артык ...идән юучы булып. Тәки укырга кермәгән... Чуртыма кирәкме аңа диплом? 180 мең ала икән! Минем бер еллык пенсия бит ә, анасы! Ишетәсеңме? – дип, башын күтәргәндә, диван кырында утырган хатынының тыныч кына мышлавын күреп, шалт итеп өстәлгә сугып куйды һәм: – И-и-их, шундый яңалыклар тыңламый, бүселеп йокы симертә берәү, ә-ә-ә!.. – диде, урыныннан кузгалып. – Юк ла, нишләп йоклыйм мин... Бер нәрсәгә генә аптырыйм. 40 ел буе аралашмаган, синең бармы, юкмы икәнеңне дә оныткан, исеннән җуйган ул кешеләрнең тормышы ниемә кирәк соң сиңа? Балалар белән элемтәгә керер өчен генә кирәк иде бит ул кесә телефоны безгә. Акай күз Зәриянең ничә тапкыр аерылганын, Фәгыйләнең кесәсендәге тәңкәләрен барлап утырыр өчен түгел... – Ник алай кызасың әле, әнисе? Бәй, син дә барла классташларыңны. Ни гаебе бар аның? Без менә Сабан туена җыелышып алырга план корабыз, мәсәлән... – Ярар, ятыйк, әтисе. Кәдер киче җитмәгән, иртүк көтүгә торасы бар, – дип, кузгала башлаган хатынын, Гәрәй абзый бөтенләй аптырашта калдырып: – Нинди яту, нинди йоклау әле бу вакытта... Сәрхүш Зәкинең хәлен беләсе бар, ковидтан чирләп ята. Сакау Рабига белән Үгез Рифатының смсларына һаман җавап бирелмәгән. Чүлди Мараты белән Чәнти Кифая, Байлардан Нәфисәнең чылтыратулары күрми калынган. “Ник йөртәсең ул трубкаңны, кирәк чакта эләгеп булмый”, – дип, кичә дә тамак төбен чайкады югары оч Мәҗит. – Абау икән! Килеп терәлдек чикләвекле каенга. Кремльдә швейцар булып тормыйсың ич син, барсына да җавап биреп утырырга... – Кирәклегемне сизеп, белеп, сагынып чылтыратулары сезнекәйләрнең нервларына ярамады ахрысы, әнисе...
...Көтүне айдан артык берүзе куа Наҗия апа. Тормыш иптәше “сыйфатлы” ханымнар белән төне буе аралашып, “уңышлы” яшәп яткан классташларын барлап, тугызда гына күтәрелә ятактан. Ачуы килгәләп куя кайчак, кәнишне. Әмма, “онны күп салма, суын җылытмагансың, чиләгең юылмаган, бу кара тавык күршеләргә сала торгандыр, кереп белешеп чык, ишегеңне каты япма, капкаң ник бикле түгел” дип, артыннан калмый, һәрдаим бөтен нәрсәгә кысылып, өйрәтеп, сүз көрәштереп йөрүче булмау да бик уңайлы икән, ләбаса. Телефонына оныгы өйрәткәнчә басып, җырлар куя да, әкерен генә кушылып көйли-көйли, бөтен эшләрен ялт итеп, җитез генә башкарып кую җанына ял бирә аның. “Әтинең телефоны һәрвакыт “занято” бирә”, – дип, балалары, оныклары да тизгә генә чылтыратып хәлен белешә. Үзе дә вакыты булганда таныш-белешләренә смс язып сала.
Беркөнне казлар артыннан төшеп, бик озак аларны таба алмый йөдәгәч, ярдәм өмет итеп, беренче тапкыр Гәрәен җыйды.
– Әл-л-лү-ү-ү, исәнмесез, былбылым, – дип, ичкиткеч йомшак тавыш җавап биргәч, кызулап барган җиреннән, чүт абынып егылмады Наҗия апа. Ялгыш җыйдым инде әллә дип, экранга күз салып алды. Анда балалар язганча: “Гәрәй” торуын күреп, үзе дә югалып калмады; бераз паузадан соң, шаярырга теләп: – Хәерле кичләр, кояшым! Ни эшләр майтара икән бу чибәр егет? – дип куйды. – Сезнең челтер-челтер аккан инештәй тавышыгызны ишетү теләге белән, көне буе сусау кичердем. Әллә кая югалдыгыз ич... – дип, тәмле телләнгән иренең, үзен кем беләндер бутап сөйләшүен төшенеп алган Наҗия апа да, тавышына тагы да йомшаграк ноталар өстәп: – И-и-и, җан ярам! Сезнең белән очрашып-күрешү турында бөтен уйларым, хыялларым. Тик тормыш һәрдаим үзенең җәтмәсен корып куя шул, дускаем. Гомер бакый, янымнан ышанычлы кешем атлый дип шатлануларым, юкка булып чыкты болай булгач. Ялгыш адымнардан сакласын безне Аллаһы Тәгалә... – Шулкадәр назлы, якын, йомшак, гомер буе колакта чыңлаган бу таныш тавышыгызны ишетү өчен генә дә тагын бер кат мәктәп елларын узарга әзер ич мин. Укыганда сез дә миңа күз салып йөргәнне белгәч, эредем, күз нурым. Тәмам талчыктым мин, бу буш тормышта яшәүдән. Өзелеп-өзелеп яратасы, хыял болытларына асылынып йөзеп, шашып-шашынып сезнең кочакка сикерәсем килә... – И-и-их, и-и-идит-кудрит! – дип, үзе дә сизмәстән әйтеп куйды, караңгы тыкрыктан чыкканда, аягы таеп чокырга мәтәлгән хатыны, авыр ыңгырашып. – Әл-л-лү-ү-ү, нидер әйтергә теләдегез бугай, аңламый калдым... – И-и-их, мәйтәм, кара бөдрә чәчләреңнән бер генә сыйпыйсы иде дә бит, соң шул инде, соң... – дип эче катып көләргә тотынды Наҗия апа, иренең пеләш түбәсен күз алдына китереп. – Соң түгел, көләч йөзем! Әнә ич кәефләрең нинди яхшы... Әле бер дә соң түгел...
...Әле бит соң түгел, соң түгел, соң түгел,
Күзләрдә гомерлек моң түгел.
Гомерләр бер генә мең түгел, мең түгел,
Кил әле, кил әле, кил әле... – дип җырлап җибәрүенә таң калып, озак кына сүзсез торганнан соң:
– Элек тә шулай моңлы иде тавышың, әле бераз карлыгып чыга. Әллә арзан тәмәке көйрәтеп боздыгызмы? – Төрлесеннән тартыла шул. Ташлап та булмый, каһәр сукканны. Ни... кем... Диләфрүз дим, әллә соң мәйтәм очрашып алыйк микә-ә-ән? Мәктәп елларын искә төшерербез; тегесен-монысын сөйләшеп, күзгә-күз карашып аралашып, онытылмаслык күңелле мизгелләр кичереп, яшь чакта әйтергә базмый йөргән хисләрне дөрләтеп алыйк, күгәрченем. Сез ничек уйлыйсыз бу... – Дөрләтермен мин синең учак астыңны, оятсы-ы-ыз! Җиде рәткә салган өч бөртек чәчеңнән дә коры калырсың. Ач капкаңны тиз бул! Казларың кайчаннан бирле каңгырашып капка төбен таптый, ә синең уйда казлар түгел, кызлар һаман. Шаярып сөйләшә дисәм, чынлап торып танымый икән 40 ел торган хатынының тавышын. Тиккә генә “Төлке” түгел инде синең кушамат. Җиде ирдән аерылып кайткан, калхуз “Молоковоз”ыдай Диләфрүзне күрешүгә чакырып ятасың, йолкынып бетмәгән атакай... – На... Наҗ... ия, туктале, зинһар. Мин шаяртырга гына... – Кайтып җиткәч шаяру әсбапларыңны конфискациялим, тапшырырга әзерли тор. “Мал-мөлкәтемне тартып алды” дип, сөйләп кара балаларга, шундук рисвай итәрмен Диләфрүзләреңнең, Зәрия белән Фәгыйләңнең смс хәбәрләрен дәлилгә куеп...
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА, Тукай районы, Комсомолец поселогы.
Фото: ru.freepik.com
--- |
Иң күп укылган
|