поиск новостей
  • 13.05 "Бию пәрие" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 13.05 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 13.05 "Ак чәчәкләр кебек" Кариев театры, 18:30, 12+
  • 14.05 "Гөргөри кияүләре" Камал театры (иске бина), 19:00, 12+
  • 14.05 "Сезне Ватан Онытмас!" Тинчурин театры, 11:00, 6+
  • 14.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.05 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 15.05 "Башмагым" Камал театры, 19:00, 16+
  • 15.05 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18:30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
24.03.2025 Язмыш

“Миңа монда ямь юк инде...”

“Мәхәббәт яшьләрдә диләр, була ул һәркемдә дә”, - дип җырлый иде Әлфия апа Авзалова. Алай гына да түгел, олыгайгач мәхәббәт яшьлектәгедән көчлерәк тә була әле ул. Аны инде авыз тутырып “мәхәббәт” дип сөйләп йөрмисең, бер-береңә хөрмәтең арта, шактый гомер юлын бергә үткән парыңның кадерен, кирәклеген тагын да яхшырак аңлыйсың, аны югалтудан курка башлыйсың.

Хәзер моны дәлилләүче бик көчле ике ике мисал китерәм. 

Беренче вакыйга безнең авылда, моннан 20-30 еллар элек булды. Минем әтинең туганнан туган сеңелесе Нурдидә апа белән аның ире Фәйзулла абый авылда иң хөрмәтле кешеләр иде. Фәйзулла абый гомер буе ферма мөдире булып эшләде, кулыннан бөтен эш килә иде. Нурдидә апа дүрт бала (өч ул, бер кыз) табып үстерде, колхозда төрле эштә эшләде. Бик матур яшәделәр, дүрт баланы аякка бастырдылар. Шулкадәр булган кешеләр иде. Бәрәңгене авылда иң беренче булып утырталар иде. Кеше әле бакчасын сөрмәгән була, ә алар бу эшне инде апрель урталарында ук башкарып куялар иде. Иртә утырткач, иртә алалар да, август уртасында алып бетерәләр иде. 
 
Бер елны да шулай балалар, оныклар да кайтып, җыйнаулашып бәрәңге утыртып бетергәннәр. Шуннан Нурдидә апа, аш-суларны караганнан соң, нишләптер хәл бетеп тора әле, арыдым дип, түрдәге бүлмәгә кереп яткан. Киленнәр ярар, әни, ял итеп ал дип, табын янында кайнаша башлаганнар. Инде өстәл янына утыргач, Фәйзулла абый: “Әниегез нишләп ашарга чыкмый соң әле?” – дигән. Түргә кереп карасалар, Нурдидә апа китеп тә барган... Тромб булгандыр инде бәлки, ул вакытта аны белүче дә юк иде әле. Менә шулай тиз генә, җиңел генә вафат булды. Ул чакта аңа 67-68 яшьләр иде. Авыл җирендә үлгән кешене озак тотмыйлар, җирләргә ашыгалар бит инде. Ул вакытта әле әллә кайларга алып барып яру дигән нәрсәләр дә юк, туганнары риза булса, милиция чакырулар да юк, медсестра килеп карый да, юып-кәфенләп озаталар иде. Нурдидә апаны да шулай тиз генә озаталар. 
 
Менә шуннан Фәйзулла абы-ы-ый... И сагынды, и сагышланды, и боекты.... Әле балалары янында йөгереп йөриләр, кызы да, киленнәре дә әйбәт. Ул кулдан кискән токмачлы аш ярата иде. Тавыклар суеп, токмачлы аш та пешерәләр, Фәйзулла абыйның күңелен ничек тә күрергә тырышалар. “Әй, балалар, сез бик әйбәт әзерлисез, шулай да токмачыгыз барыбер әнигезнеке сыман түгел”, - дип әйтә икән. 
 
Элек бит әле хәзерге кебек пластик тәрәзәләр юк иде, шуңа кышка тыштан тагын бер кат тәрәзә куялар, аның кырыйларын  эчке-тышкы яктан сылыйлар иде. Ә яз көне ул тәрәзәләрне алалар. Берзаман кыз, киленнәр яз көне өй юарга җыелганнар. Фәйзулла абый әйтә икән: “Тимәгез тәрәзәләргә! Анда әниегезнең бармак эзләре бар!” Менә ярату кайда ул! Авыл кешесе корырак бит, “яратам”, “матурым”, “сандугачым” дип сөйләшергә өйрәнмәгән ул, аның яратуы әнә шулай үзе гади, үзе бик тирәндә, ихлас, эчкерсез. Нурдидә апаны шулай сагынып, сагышланып йөри торгач, Фәйзулла абый яңгыша да башлады. Балалар нишләргә дә белмиләр, үзен генә калдырырга да куркалар. Бер-берсен якын итүләре, тарту көчләре шулкадәр нык булганмы, чирләмәгән-нитмәгән Фәйзулла абый, мин Нурдидәм янына китәм инде дип, бәрәңге алган вакытта кинәт китеп тә барды... Бер үк елны! Каберләре янәшә. Әтиләрнең кабер өсләрен чистартырга баргач, искиткеч матур яшәгән, дөньядан гаҗәп рәвештә киткән шушы туганнарыбызга да дога кылам.  
 
Соңгы вакытларда шундыйрак тагын бер очрак булды. Нәфис белән без бик тыгыз аралашып яшәдек. Эш буенча еш очрашырга туры килә иде. Хатыны Әминә склад мөдире булып эшләде. Искиткеч матур яшәделәр. Яңа Минзәләбаш авылында беренче булып матур йорт салып керделәр (әле беркөнне дә турыларыннан үтеп киттем, йортлары көлеп тора, зәвык белән төзелгән). Пенсиягә чыккач, Нәфис белән мәчеттә күрешә башладык. Ул минем әнинең туган авылыннан, Карамалыдан. Шуңа бер-беребезгә “авылдаш” дип тә эндәшәбез, ул миннән бер яшькә кече иде. Берьюлы җомга намазыннан соң ул: “Җәй буе ютәлләп йөрдем, врачларга барам, дару язалар да җибәрәләр, ә ютәл бетми”, -- дип сөйләде. Шуннан Казанга барып тикшеренгәч, үпкәсендә онкология тапканнар. Берзаман әйтә: “Мансур, без яңа йортка күчеп яши башлагач, өй түрендәге бакчага икебезгә багышлап ике миләш агачы утырткан идек, яз көне шуның берсе, сынмаган килеш, тик торганнан тора салып корыды, аптырадык инде”, -- ди. “Карчык и-и, Нәфис, бу миләш нишләп корыды икән, нәрсә булды икән дип әйтә, үзе миңа карый”, -- ди. “Соң, карчык, минем хәл билгеле бит инде, озак калмагандыр миңа дип әйттем”, -- ди. Шуннан ишетәбез: Әминә үлеп киткән -- тромб! Яз көне, халык бәрәңге урырткан чак. Аңарда бронхиаль астма иде, “интегә инде” дип сөйли иде Нәфис аның турында. Китте барды менә шулай... 
 
Нәфис хатынын үлеп ярата, “Әминәм” дип кенә тора иде. Боекты, бетереште... Мәчеттә атна саен күрешәбез. Җомгага кадәр, йә намаздан соң сөйләшеп торабыз. “Әминәм янына атнага ике тапкыр төшәм, һәр чәршәмбе белән җомгада бармый калганым юк”, -- ди. Ә зират Җәлилдән 15-18 чакрым ераклыктагы Карамалы авылында. Атнага ике тапкыр барып йөри. Балалары да бар, алар да сагышын баса алмый, хатынын сагына. “Әминәм мине көтеп ята инде, яныннан урын да алып куйдым”, – ди. “Нәфис, ашыкма әле, балаларың бар, алар өчен яшә әле, син аларга терәк бит”, -- дим. “Юк инде, Мансур, балаларны аякка бастырдык, миңа монда ямь юк инде”, -- ди. Чире дә бар бит... Шуннан бәрәңге алган вакытларда Нәфис мәчеткә бер-ике атна килмәде. Аннан вафаты турында хәбәр ишетелде. Әминәсе янына җирләдек... 
 
Мансур ЗИННӘТУЛЛИН, Сарман районы. 
 
Фото: ru.freepik.com

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.03.2025
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы