поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.08.2011 Мәдәният

“Эстрада милләтне саклап калды”

Эстраданы сүгү шулкадәр гадәти хәлгә әверелде ки, сольфеджио укымаган кеше – “җырның өч ноталы” булуы, рифма белән ритмның ни икәнен белмәүчесе “текстының мәгънәсезлеге” турында гәп куерта. Ә эстрада “Эт өрер, кәрван барыр” дигәндәй, бай һәм матур итеп яшәп ята бирә.

Бүгенге әңгәмә дә өлешчә эстрадага кагыла. Әмма максат аны ачулану да, мактау да түгел, бәлки күпмедер дәрәҗәдә аңларга тырышу һәм аклаудан гыйбарәт. Җырларны фәнни яктан өйрәнеп, докторлык диссертациясе язган галим белән эстрада турында сөйләшүебез милләт язмышы мәсьәләсе белән үрелеп барды.

 

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Ким Мөгаллим улы Миңнуллин - җырларны поэзиягә, шигърияткә нисбәттән өйрәнгән галим.

 

- Профессионал җырларның шигъриятен өйрәнү темасына аңлы рәвештә, максатчан төстә киленмәде. Чөнки тема институтның һәм бүлекнең эш планыннан чыгып билгеләнә, - ди Ким Мөгаллимович. - Фольклор белгечлеге буенча аспирантура булмагач, шушы әдәби җырлар темасына алындым. Бер җитәкчем Флүн абый Мусин иде, икенчесе - халык иҗаты бүлегеннән Хуҗиәхмәт абый Мәхмүтов. Мин шагыйрьләр иҗат иткән җыр текстларының шигырь буларак үзенчәлекле бер жанр икәнен исбатларга тырышып эшләдем. Чын җыр икән, димәк, ул – шигырь, поэзиянең бер жанры.

 

- Сезнең бу мантыйк буенча, бүген җыр сүзләре язучы бөтен кеше – шагыйрьмени?

 

- Хәзер инде бу мантыйк югалды. Чөнки дөнья үзгәрде, профессионализмга караш үзгәрде, һөнәрчелек киң таралды. Мин җырларны туксанынчы еллар ахырына кадәрге хәлен өйрәндем: картотекамда өч меңләп җыр бар. Анда егерменче еллардан башлап, ягъни 70 еллап вакыт эчендә җитмешләп композитор иҗат иткән җырлар тупланган. Сүз авторларының саны 220 тирәсе. Җыр китапларын да туплаган идем: 2000 елда чыккан берничә китапны да кертеп, 556 җыр җыентыгы чыккан. Алда әйтелгән 3000 җыр нигездә шулардагылар. Бу – асылда татар җыр сәнгатенең җитмеш еллык тарихи бер этабы. Алга таба авторларны тәгаенләп булмый башлады. Чөнки радио-телевизорда һәм концертларда аларны әйтеп тормыйлар. Шулай итеп, туксанынчы еллар уртасында җеп очын югалттым.

 

- Хәзер аларны җыю мөмкин эшме?

 

- Ниндидер принцип табып, механизмын тудырып, тәртипкә салып буламы икән – мин өзеп әйтә алмыйм.

 

- Картотекадагы өч мең җырның барысы да шигырь дип раслый аласызмы?

 

- Әйе. Ләкин, чыгарылмаларсыз кагыйдә булмый. Кайчакта җырны формалашып бетмәсә дә, көй күтәреп җибәрә. Яисә, оста башкаручы, тавыш мөмкинлекләреннән чыгып, кимчелекләрне каплый. Өч мең җыр бер үк дәрәҗәдә булмаса да, бүгенге хәл белән чагыштырырлык түгел. Игътибар иткәнсездер, туксанынчы еллар башына кадәр шигърияткә килмичә генә җыр иҗат иткән кешеләр табып булмый иде. Алар башта шигърияткә, аннары җыр жанрына мөрәҗәгать итәләр. Мостафа Ногман, Мөнир Мазунов, Гөлшат Зәйнашева, Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин һәм башка бик күпләр җыр жанрына шигърият аша килделәр. Бу – закончалык иде. Бүген җыр текстлары язучылар исә шигърияттә юк, булмаячак та, эченәрәк керсәк, ул җыр сүзләреннән шигърилек табу җиңел түгел.

 

- Бу нилектән шулай? Тамашачы талымсызландымы?

 

- Тамашачыны талымсызландыру бара. Әмма шунысын да истән чыгармыйк: туксанынчы елларда, милли күтәрелеш чорында, нәрсә генә дисәк тә, яңа чор эстрадасы яшьләрне татарлыкларын югалтмауда шактый эш башкарды. Эстрада милләтне саклап калуга уңай тәэсир итте.

 

- Зәвыкны корбан итү бәрабәренәме?

 

- Әйе, милләтне бер итеп тоту хакына зәвык корбан ителде. Профессионализм җитмәү, шигырь һәм музыка дөньясындагы зәгыйфьлек сизелсә дә, мәсьәләнең әнә шул икенче ягы бар.

 

- Үлчәүгә салсак, ул ягы зуррак идеме?

 

- Тарихыйрак иде. Башкасын төзәтергә була. Аны дәүләт төзәтә ала - дәүләт сәясәте профессионал сәнгатьне үстерү ягында булырга тиеш.

 

- Җыр сәнгатен өйрәнгән галим буларак, бүгенге эстрадага нинди диагноз куяр идегез?

 

- Ул, дәүләт казнасына артык кермичә, үзенчә яшәсен, эстрада жанр буларак яшәргә хаклы. Аны милләтне саклау, берләштерү өчен дөрес файдаланырга гына кирәк. Профессионал сәнгатькә игътибар артса, ул як көчәйсә, эстрадага да уңай тәэсир итәр иде. Билгеле инде ул дәүләт структураларыннан һәм бюджетыннан башка бик ерак китә алмый. Сәнгать осталары исем алу өчен булса да, дәүләткә киләләр бит.

 

- Туксанынчы елларда эстрада башкарак юнәлештә үсеп китә ала идеме? Ничек уйлыйсыз, аны Салаватлар гына шушы юнәлешкә кертмәдеме?

 

- Эстрада, билгеле булганча, күпкырлы сәнгать төре, интернационал күренеш. Анда бик күп олы профессионаллар эшли. Бездә дә бар иде һәм бар алар. Әмма заманы нинди иде бит?! Салават кебегрәк берәү килеп чыгарга тиеш иде. Бәлки, аз гына икенчерәк булыр иде. “Случай помогает подготовленному уму”, –диләр. Ягъни, очракка әзер кеше булырга тиеш. Димәк, Салаватның әзерлеге, характеры, дөньяга карашы, үҗәтлеге шушы чорга әзер булган.

 

- Ә профессионалрак кеше чыкса…

 

- Митинглар заманы, иреккә чыккан чор иде бит. Халыкка, укымышлы, белгечләр тарафыннан югары бәяләнә торган кеше түгел, чорына күрә, “свой брат” образы кирәк булган. Яшәү рәвешебез шундый иде.

 

- Ким Мөгаллимович, халыкта “Җырның җыртыгы юк”, дигән әйтем бар. Фольклорчы галим буларак, аңлатыгыз әле, кайдан чыккан сүз ул?

 

- Минемчә, бу әйтем кәгазьгә язылып туа торган җырларга кагылмый, бу –җыр авторларына аклану түгел. Монда халык җырлары турында сүз бара, ә алар төрле вариантлар белән яши, импровизация белән бара. Әйтик, мәҗлестә җырлап кемдер кемнедер чеметеп ала, берсе ачуын баса, икенчесе мәхәббәтен белдерә. Очракка туры китереп, җырны үзгәртеп җибәрә. Монда шомарып бетмәгән, шул очрак өчен генә яраклы җырлар яңгырый. Ә менә әйтемнең “җыртылса ямавы юк” дигән дәвамы халыкның: “Уйлабрак әйт!” диюедер.

 

- Ничек уйлыйсыз, ислам дине татарда җыр-моңның яшәү үсешен берәр ничек тоткарламаганмы?

 

- Мин җыр сәнгатенең дин белән бәйләнеш ягын махсус өйрәнмәдем. Уйлавымча, ислам дине кабул ителгәч, мәҗүсилектән килгән гадәт-күренешләр чикләнгән булырга мөмкин. Урта гасырда иҗат ителгән «Кыйссаи Йосыф», «Җөмҗөмә Солтан», «Хөсрәү вә Ширин» кебек бөек әсәрләргә күз салсак, без анда шул чорның музыкаль-поэтик сәнгатенә караган тасвирламаларны, Алтын Урда сарайларына хас җыр-музыка белән үрелеп алып барылган мәҗлесләрнең урын алуын күрербез. Әсәрләрнең аерым урыннарында хәрби музыка яңгырашы да тасвирлана, музыка өлкәсенә караган бай лексика һәм күпсанлы уен коралы исемнәре файдаланыла. 16 гасыр уртасы – дәүләтсезлек. Монда инде хәл икенчерәк - руслаштыру, диннән читләштерү. Милләтне югалту куркынычы тугач, саклану өчен бердәнбер булып дин юнәлеше калган. Диннән башка милләтне саклар көч булмаган. Мин моны, җыр-музыка, күңел ачу ягыннан ниндидер чикләр, бәлки, югалтуларга китерсә дә, милләтне саклау өчен мотлак кирәк булгандыр дим. Милләтне саклау – беренчел.


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»